ВикиШкола Сәләт/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Тел/ Tel: русский · English · татарча / tatarça
Сәләт ВикиМәктәбе эмблемасы
«UG TAT» эмблемасы

Көз-2019  • Җәй-2019  • Яз-2019  • Көз-2018  • Яз-2018  • 2016-2017 уку елы

...Җилкендереп йөрәкләрне,
Ашкын дустым бөеклеккә,
Еллар үтеп, кешелекне
Өйрәт син изгелеккә...

Сәләт гимны

Күз алдыгызга һәрбер кеше барлык булган гыйлемгә ирекле рәвештә ирешә алган бер дөньяны китерегез.
Гамәлләребез нәкъ шуңа юнәлгән.

'Викимедиа фонды карамагындагы барлык проектлар өчен иң югары идеал тасвирланмасы'

Оффлайн очрашулар[править]

Бу проект чикләрендәге төп оффлайн викиочрашулар Сәләт Йортында (Казанның Вахитов районы, Островский ур., 23 нче йорт) шимбә көннәре, гадәттә, сәгать 14:30-15:30 арасында уза.

Кораллар[править]

Һәрбер катнашучының булырга тиешле кораллар:

  1. татар теле клавиатура раскладкасы (төймәсары) урнаштырылган ноутбук-санак булуы көтелә (Сәләт IT үзәге тәэмин итә), кимендә — татар раскладкалы планшет-санак яки смартфон
  2. Wi-Fi яки мобиль интернет (инструктор смартфоныннан hotspot оештыра ала)
  3. Теркәлгән Викимедиа хисап язмасы (теркәлү турында)
  4. Тышкы чараларда:
    • Вики-экскурсия яки экспедицияләргә — сыйфатлы фотоаппарат, кимендә смартфон
    • Вики-семинар яки конференцияләргә — тәҗрибәсе буенча әзерләнгән презентация (Россиядә русча, чит илләрдә инглизчә)

Төп элементлары[править]

Әнә килә автомабиль,төягәннәр сарымсак
Үзебез дә гырамотный — тулы программаны укып чыгарбыз, теләсәк...

— {{{3}}}

Сәлкешләргә файдалы булган кораллар белән таныштыру, аларны куллану сәләтләрен үстерү:

Сәлкешләргә моннан ни?[править]

Шаблон:Викикитап

Проект турында[править]

Проект w:tt:Җәүдәт Сөләйманов өндәве һәм Сәләт Фондының кызыксынуы сәбәпле Викимедиа хәрәкәтенең Татарча язучы викимедистлар төркеме вәкилләре белән гамәли белем бирү мәсьәләсендә хезмәттәшлектә үсә.[1]

Максат һәм бурычлар[править]

Проектның максаты:

  • Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне “Викимедиа” замана белем платформасы белән таныштыру һәм аның мөмкинлекләрен куллануны өйрәтү.

Проектның бурычлары:

  1. Сәләт хәрәкәте вәкилләрен үз проектларында Вики-мохит биргән мөмкинлекләрне куллана алуларына әзерләү;
  2. бүгенге җәмгыятьтә интеллект һәм мәгълүматны беренче урынга кую идеяләрен алга этәрү;
  3. Сәләт хәрәкәтендә катнашучы балаларда мәкаләләр язу һәм иҗтимагый активлык дәрәҗәсен арттыру;
  4. w:tt:Татарстан Республикасы яшь лидерларында позитив иҗтимагый һәм профессиональ имидж булдыру.

Команда[править]

Җитәкчеләре[править]

Остазлар[править]

Викимедиа проектларында катнашучыларның эшләрен күзәтеп тикшерү максатыннан Остазлар шурасы булдырыла. Аның составы «Сәләт» ТРЯИФ генераль директоры тарафыннан раслана. Остазлар шурасы составына филология фәне белгечләре, Викимедиа проектларының тәҗрибәле кулланучылары, мәгариф хезмәткәрләре керә. Остазлар шурасы өстәмә рәвештә проектның конкурсларында махсус бүләкләр һәм номинацияләр билгели ала.

Кулланма-белешмәлекләр[править]

Ярдәмче материалларны w:tt:Википедия:Ярдәм бүлегеннән табып була. Өстәмә ярдәм кирәк булганда, сораулар бирү алачыгыбызга рәхим итегез.

Махсус чаралар[править]

Эшчәнлек үрнәге[править]

w:tt:Татар Википедиясе кырларында[править]

  1. Катнашучылар хисап язмасын теркәгәч (теркәлү турында) үзләренең катнашучы битләренә {{Сәлкеш}} һәм {{Сәләт викимәктәбе катнашучысы}} өлгеләрен өсти ала.
  2. Инструктор язган мәкаләләргә үзгәртүләр кертүдән башлау:
    1. грамматик-стилистик хаталарны төзәтү,
    2. кертелгән мәгълүматларны шик астына кую (искәрмәләр белән дәлилләнмәгән җөмлә яки фраза артына {{чыганак юк}} калыбын урнаштыру)
    3. башка якларны тасвирлаучы текстны өстәү һәм абруйлы чыганакларга сылтама урнаштырып дәлилләү,
    4. мәкаләнең бәхәс бите ярдәмендә консенсус эзләү тәртипләре белән танышу,
    5. исемнәре хаталы булган мәкаләләрнең исемнәрен үзгәртеп саклау.
  3. Булырга тиешле мәкаләләр исемлеге белән танышу:
    1. татар телендә әлегә булдырылмаганнары өчен татар исемнәрен билгеләү,
    2. язылмаганнардан берәүне булдыру.
  4. Википедия мәкаләләрен викиләштерү, бүлекэче һәм бүлекара мәкаләләр челтәренә кертү, төркемләү һәм кулланылган чыганакларны күрсәтү.
  5. Призлар тәкъдим ителгән халыкара бәйгеләрдә катнашу яки шәхсән кызыктырган темаларны Вики-мохит мөмкинлекләрен кулланып популярлаштыру.

Шулай ук карагыз[править]

Искәрмәләр[править]

  1. Татар Википедиясе – Сәләт йортында