Обсуждение участника:Валиуллина Гульназ Мансуровна

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску

Чынлы суы җәелеп ага

   Язгы  ташкыннар  килсә....
   (М.Ногман).
Узган  ел  “Шәҗәрәләр  нәсел  агачы” II  төбәкара  фәнни-гамәли  конференциясендә  үземнең  “Туган  ягымда  нәсел  шәҗәрәсен”  барлаган  идем. Ә бу бәйгедә  туган  төбәгем – Чынлы  районы  Кече  Чынлы  авылының  топонимикасын – географик  атамаларын  өйрәнүгә  тукталдым. Ватан  дигән  төшенчәнең  үзәгендә , мөгаен, һәркайсыбызның  туган  авылы  ятадыр. Минем  туган  авылым – Чүпрәле  районы  Кече  Чынлы  авылы. Җиләк  җыярлык  болыннары, колач  салып  йөзәрлек  зур  елгасы – һәммәсе  җанга  якын  шул  туган  авылымның. Аның  каз-үрдәк  кенә  коенырлык  инеше  дә, яр  буенда  берән-сәрән  үсеп  утырган  таллары  да, елга-күлләре  дә, болыннары,  әрәмәлекләре  дә, хәтта  кычытканы  да, әреме  дә  якын. Кече Чынлы  дигән  авыл  исеменең  каян  килеп  чыгу  сере  мине  кызыксындырды. Бу  серне  чишү  максатыннан, мин  дәү  әтиемә  мөрәҗәгать иттем. Без  дәү  әтием  белән  бик  озак  сөйләшеп  утырдык. Ул  миңа  авылыбызның  исеме  каян  килеп  чыгуы  турында  да,  авылыбыздагы  елгаларның, күлләрнең  атамалары  ничек  исем  бирелүе  турында  да  бик  тәфсилләп, маҗаралы  итеп  сөйләде. Авылыбызның  исеме  Кәрим  бабай  сәяхәте  белән  бәйле  булган. Үзләренә  утрак  тормыш  эзләп,  40  ир-егет  йөргәннәр. Алар  уңдырышлы  җирле  урыннарны  эзләгәннәр. Шушы  ир-егетләр  арасында  аксакал  вазыйфасын  Кәрим  исемле  бабай  башкарган. Шуңа  күрә  дә  гасырлар  буена  аның  даны  калган, авыл  исеменә  аның  да  исемен  кушып  искә  алалар. Элек  хәтта  авылны  Кәрим  Чынлысы  дип  тә  йөрткәннәр. Ә “ Чынлы” атамасы  инеш  атамасыннан  чыгып  бирелгән  булса  кирәк. Зөя  елгасына  коя  торган  ике  инешнең  берсен  Чынлы  инеше  дип, аңардан  күләме  буенча  кечерәген,  Кече  Чынлы  дип  атаганнар. Шулай  ук  “Чүпрәле  районы  Кече  Чынлы  авылы” физик-географик  үзенчәлек  белән  дә  бәйле. Кече  Чынлы  елгасы  буена  ике  карт  ял  итеп  алырга  тукталганнар. Алар  елганың  суы  күбекләнеп, күпереп  агуын  күргәннәр. Шунда  бер  карт  икенчесенә: “Кара  инде  чүпрә  кебек, күбекләнеп-күбекләнеп,  күпереп  ага. Чүпрәледер  бу”,-дип  әйткән. Шуннан  соң  әлеге  урында  картлар гаиләләре белән утрак тормыш  башлап, яшәп  киткәннәр.  Чынлап  та  бу  урын  яшәү  өчен, бөтен  шартлары  да  туры  килгән, җайлы  урын  булып  калган. Тора-бара  гаиләләр  ишәйгән, яшь  гаиләләр  авылда  калып, үз  нәсел  җепләрен  киңәйткәннәр. Кече  Чынлы  елгасы  буенда  тормыш  гөрләп  кайный  башлаган. Әнә  шушы  гаилә  башлыклары  безнең  уөченче  буын  бабаларыбыз  булганнар. Дөрестән  дә, авылыбыз  матур  урынга  урнашкан. Аның  уртасыннан,  күпереп-күпереп , Чынлы  елгасы  ага.  Болардан  кала  авылыбызның  тирә-ягын  Торна, Диңгелди, Садыйк  елгалары  чолгап  алган. Авылның  башыннан  Торна  елгасы  аккан. Бу  авылның  башында   торналар  күп  җыела  торган  булганнар.  Шуннан  бу  елгага  Торна  елгасы  дип  исем  биреп  калдырганнар. Чынлы  авылы, Тау  ягында  урнашкан  булса  да, Болгарга  ерак  түгел. Ул  Болгар  дәүләте  заманнарында  ук  оешканга  ошый. Зур  сәүдә  юлы  да  үз  вакытында  нәкъ  безнең  авыл  аркылы  уза  торган  булган. Авылыбыз  шул  заманнардан  ук  зураеп, киңәеп, ныгып  калган. Безнең  төбәктән  бабайларга  зыярәт  кылырга  баручылар  нәкъ  авылыбыз  башындагы  Торна  елгасы  буенда  ял  иткән. Бу  гадәт  бүгенге  көндә  дә  үз  асылында  саклануын  дәвам  итә. Әле  дә  булса  олы  буын  да, кече  буын  да  шушы  Торна  елгасы  буена  ял  итәргә  тукталалар. Авылыбыз   бик  зур   булганга, аны  Түбән  оч, Урталык, Югары  оч,  Аргы  һәм  Бирге  якларга  бүлеп  йөртәләр. Авылның  төньягында, сизелер-сизелмәс  кенә  үрне  менгәч,  хәйран  калырлык  матур   уйсулык  бар. Авылыбызның  буеннан-буена  сузылган  әлеге  уйсулыкның  өч  исеме  яшәп  килә: көнбатыштан  башланып  киткән – әллә  ничә  чишмәдән  су  алып,  үзенә  юл  ярган  елгага – Диңгелди  елгасы  дип  исем  биргән  халык.  Авылыбызның  уртасына  таба  ул  елга  шактый  ук  тирәнәеп  китә. Бу  елгага – Тирән  елга  дип  исем  биргән  авылыбыз  халкы. Ә  кояш  чыгышы  ягындагысына   исә – Тинчәле  елгасы  дип  исем  бирелгән. “Тинчәле – Тәнҗелы”, ягъни  ак  тәнле,  укымышлы,  зыялы  кеше  дигәнне  аңлата.  Авылыбызның  көньягында  зыялы  бабайлар  яшәгәннәр. Түбән  очка  җитәрәк,  ярлар  әкренләп  кечерәя. Басу  белән  авыл  арасында  уйсулык  барлыкка  килә. Чишмәләрдән  чыккан  су  исәбенә  мулланып, киң  бер  мәйданга  җәелгән  җирендә  тимер-бетоннан  буа  буалап  җибәргәннән  соң  зур  сусаклагыч  барлыкка  килгән. Халык  моңа  “Океан”  дип  исем  биргән. Океан  янындагы  үзәнлеккә  килеп, яшьләр, олылар  балык  тота, җәен  күңел  ачып, ял  итәләр. Авылның  бирге  ягында  нишләптер,  елганың  урта  ягын  сайламыйча, көньяк  ярын  кулайрак  күргәннәр. Менә  биредә  Садыйк  исемле  бабай  да  килеп  төпләнгән. Ул  казый  торгач,  чишмә  юлын  казып  ачкан, шунда  кое  казыткан. Шуннан  бирле  бу   чишмәбезне  Садыйк  бабай  чишмәсе  дип  атаганнар. Бүгенге  көндә  дә  бу  чишмәдә  суын  аш  пешерү,  чәй  кайнату  өчен   файдаланалар. 

Чүпрәле – Бездна калкулыгыннан агып чыккан Кече Чынлы инеше, үз юлында илле-алтмыш чакрым басу-кырларны, елга-ерынты чишмә суларын туплап, Зөя елгасына барып кушыла. Инешнең урта агымында, ярларының ике ике ягына да җәелеп, татар халкының көнбатыш диалектында сөйләшүче, ягъни мишәр дигән төркеме килеп төпләнгән. Язның матур бер көнендә инештә су ташуы авыл кешеләренә бәйрәм төсе биргән. Ул яшьләргә шатлык, күңел күтәренкелеге, киләчәккә өмет һәм дәрт уяткан. Шуның өчен дә авыл халкы бу бәйрәмне көтеп алган. Яше-карты, баласы-чагасы, кызлары-егетләре, бәйрәмчә киенеп, инеш буена су ташыганны, бозлар акканны күрергә җыелганнар. Олы буын боз акканда үзләренә исәнлек-саулык, яшьләр бала-чагаларының бәхетле булуын, кызлар-егетләр үзләренә насыйп яр табылуын теләгәннәр. Караңгы төнгә кадәр су буенда гармун тавышы, җыр-моң яңгыраган. Шунда “Туган авылыма” җырын башкарганнар (Мостафа Ногман сүзләре, Сара Садыйкова көе). Чынлы суы җәелеп ага, Язгы ташкыннар килсә; Ташкыннар кебек шаулашып Авылымда яшьләр үсә. Туган авылым минем каршымда, Күңелем һаман омтыла шунда.

Җәй  көннәрендә  инешне  буалап, суын  яшелчә  үстерү  өчен  файдаланганнар, кош-кортлар  өчен  дә  кулланганнар. Хәзер  исә  инеш  суы  мал-туар  фермаларында, көтүлекләрдә  файдаланыла. 

Кече Чынлы авылына XIV йөзнең ахыры XV йөзнең башында Казан ханлыгы чорында нигез салынган. Борынгы бабаларыбыз елганың сул ягында, калкуырак урын табып, шунда төпләнеп калганнар. Биредә чишмәләр дә бик күп булган. “Голдыр кизләве” дигән чишмә әле дә сөендерә авылдашларны. Иң әүвәл нигез коручылар, инешнең төньяк ярыннан тибеп торган йомшак, тәмле, шифалы чишмә суыннан авыз иткәннәр. Әлеге чишмә Голдыр кизләве булган. Югары очта, Түбән очта да яшәүчеләр кизләү суын чәйгә генә тотканнар. Бүгенге көндә дә чишмә суы җәен, көзен, язын һәм кышын да туктамый агып тора, саекмый. Алай гына да түгел, тирә-як авыллардан, хәтта шәһәрләрдән кайтучылар, килүчеләр дә Голдыр кизләве чишмәсе суын алып китәләр. Шундый Голдыр кизләве чишмәсенең үзенә генә хас истәлеге дә бар. Моннан йөз ел элек биредә Алиулла исемле карт яшәгән. Әлеге чишмәне казып тапкан, аңа тормыш агышын бүләк иткән. Һәрвакыт даими рәвештә чистартып торган. Ә бер заман әле аңа бура да бурап куйган. Ул тәмам чишмәне кое рәвешенә китергән. Тик, кызганычка каршы : “Бәла агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри”, - дип әйтәләр бит. Буранлы көннәрнең берсендә , аягы таеп, бурасы эченә Алиулла бабай үзе төшеп киткән. Алиулла бабай бераз гырылдабрак сөйләшә торган кеше булган. Шул фаҗигале хәлдән соң, чишмә ягыннан кешеләргә аның тавышы ишетелгән сыман тоелган. Халык озак баш ватып азапланмаган, чишмәгә “Голдыр кизләве” дип исем биргән. Моннан ун ел элек, авыл советы рәисе- Яхъя абый Вәлиев Голдыр кизләвенә тәрбия күрсәтте. Су чыганагына тимер-бетон кыршаулар салдырды, кое тирәли бетон җәйдерде. Чылбыр куеп, кул көче ярдәмендә су алуны җайлаштырды, өске өлешләр калай белән каплаттырылды. Голдыр кизләве тирәсе матур татар милли бизәкләр белән эшләнелгән рәшәткә белән чолгатып алынылды. Бу изге эшләре өчен, авыл халкы Яхъя абыйга мәңге рәхмәтле булып калды. Хәзер исә биредә һәр ел саен Голдыр кизләвенә хөрмәт күрсәтелә. Яшьләр бу эшне бик вакытында, зур хөрмәт белән башкаралар. Бүгенге көндә бу Голдыр кизләвенә “Әниләр чишмәсе” дип тә исем бирделәр. Гаиләгә кунак килгән саен, һәр әни шушы чишмәнең суыннан кайнаткан чәй белән сыйлый. Кое суының тирәнлеге җиде метрга җитә. Ничәмә-ничә буын авылдашларыбызга, чит авыллардан, калалардан кайткан кешеләргә, үзенең шифалы суын эчергән “Голдыр кизләве”(“Әниләр чишмәсе”) әле киләчәктә дә ул суын һичкемнән кызганмас. Янә дә гасырлар буе кешеләргә хезмәт күрсәтер дип ышанасы килә. --Валиуллина Гульназ Мансуровна (обсуждение) 11:48, 26 января 2021 (UTC)[ответить]