Translations:Конкурсы/Выпускники и наставники России 2020/18/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
  • 1.1. Бәйге нәтиҗәләрен мәкаләләр язу һәм башкалар язган мәкаләләрне бәяләүдә тәҗрибәсе булган русча Википедиянең актив һәм тәҗрибәле катнашучылардан торучы җюри билгели.
  • 1.2. Нәтиҗәләрне чыгарганда исәпкә бәйгедә катнашучы булдырган әсәрләрнең саны һәм сыйфаты алына.
    • 1.2.1. Бәйгедә максимум баллар җыйган катнашучы җиңә. Баллар тигез булган очракта мәкаләләрнең тулаем күләме һәм сыйфаты билгеләнә.
    • 1.2.2. «Яңа катнашучылар» номинациясеннән тыш, призлы урыннарга кимендә 10 таләпләргә туры килүче мәкалә язган яки яхшырткан катнашучылар дәгъва итә ала.
    • 1.2.3. Бәйгедә катнашу тәртипләрен бозу (теркәлмәү, берничә хисап язмасыннан катнашу, авторлык хокукларын бозучы мәкаләләрне булдыру, түбән сыйфатлы мәкаләләр, проектның башка кагыйдәләрен бозу) катнашучының дисквалификациясенә китерә.
    • 1.2.4. «Гадел уен» принципларын бозу өчен жюри катнашучының дисквалификацияли ала, аеруча бу бот белән мәкаләләр кою, урынлы вакыт чикләре эчендә булдырылган мәкаләләрне /йөкләнгән сурәтләрне исемлеккә кертмәү, теләсә нинди этапта алдан әзерләнгән мәкаләләр / сурәтләрне йөкләү, һәм гадел көндәшлеккә яки башка катнашучыларны бутауга китерүче баша гамәлләргә кагыла.
    • 1.2.5. Жюри карары шикаять ителә алмый.
  • 1.3. Нәтиҗәләр игълан ителү вакытыннан соң бер атна эченә җиңүчеләргә хәбәр электрон хат ярдәмендә җиткерелә. Призны алу өчен, электрон хәбәр җибәрелүдән соң ике атна эчендә катнашучу җавап кайтарырга һәм кирәкле реквизит мәгълүматларны тапшырырга тиеш була. Призны алуга моны раслау таләп ителә.