Конкурсы/WikiGap 2018 Russia/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Тел/ Tel: русский · English · татарча / tatarça

WikiGap 2018 халыкара проекты[править]

Дөньядагы иң эре онлайн-энциклопедия булган Википедия катнашучылар тарафыннан булдырыла. Белем — ул көч, һәм Википедия безнең дөньяга карашыбызга тәэсир итү потенциалына ия. Әмма, һәрбер аерым җәмгыяттә һәм гөмүмән дөньяда кебек үк, сайтта ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында дисбаланс күзәтелә.

Википедиягә эчтәлек өстәп торуда катнашучыларның 90% ― ир-атлар. Нәтиҗәдә ир-атлар турында мәкаләләр саны хатын-кызлар турындагылардан 4 тапкыр күбрәк. Региональ дәрәҗәдә бу саннар бераз аерылып торса да, нинди яктан карамасагыз — күренеш ап-ачык: ир-атларныкына караганда хатын-кызлар турында мәгълүмат азрак. Һәм бу Википедиянең бар тел бүлекләрендә дә шулай. Без моны үзгәртергә телибез.

WikiGap — төрле өлкәләрдә үз әһәмиятле эзен калдырган хатын-кызлар турында Википедиягә күбрәк эчтәлек кертүгә багышланган халыкара чара. Викимедиа хәрәкәте активистлары һәм Швеция илчелекләре 8 март көненә багышланган уртак чараларны бер юлы 40 тан артык илдә үткәрә: Швециядән Танзаниягә, Мисырдан Колумбиягә хәтле.

WikiGap 2018 проекты Швециядәге җирле Викимедиа оешмасы Wikimedia Sverige һәм Швециянең чит ил эшләре министрлыгы тарафыннан партнёрлыкта оештырыла. Россия өлешен оештыру өчен «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы һәм Мәскәүдәге Швеция илчелеге ярдәм күрсәтә.

Некоммерческое Партнёрство «Викимедиа РУ»
Посольство Швеции в России


Гадел һәм дөрес, шул ук арада тотрыклылык һәм иминлек өчен төп шарт булганлыгы аркасында Швеция үз тышкы сәясәтен гендер тигезлеккә корган беренче ил булып тора. Швециянең шундый сәясәте хатын-кызлар хокукларына, аларның вәкиллек итү һәм ресурсларга ирешүгә мөмкинлегенә юнәлгән. WikiGap инициативасы хатын-кызлар турында Википедиянең төрле телле бүлекләрендә мәкаләләр санын үстереп, аларның дәрәҗәсен күтәрәчәк.

WikiGap-2018 интернет-марафоны — Википедиядә хатын-кызлар турында мәкаләләр булдыруга багышланган тематик бәйге.

  • Русча Википедиягә мәкаләләр язучыларга (8 март - 8 апрель) призларны Мәскәүдәге Швеция илчелеге тәкъдим итә:
    • иң күп баллар җыйган 10 катнашучыга IKEA, H&M швед кибетләренең бүләк-карталары һәм Urbanears швед ширкәте җитештергән колакчыннарны сайлау бирелә. Күбрәк мәгълүмат өчен рус телле битне кара.
  • Башкортча Википедиядәге бит өчен монда кара.

Шулай ук карагыз[править]

Искәрмәләр[править]

Сылтамалар[править]