Конкурсы/Конкурс научных фотографий 2022/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Тел/ Tel: русский · English · татарча / tatarça

«Википедия өчен фәнне төшер» фәнни иллюстрация бәйгесе!
Фәнни темаларга багышланган Википедия мәкаләләрен заманча сыйфатлы фотографияләр һәм медиафайллар белән сурәтләүгә ярдәм итегез
Үздырылу чоры: 2 апрель - 31 май 2022
24 призлы урын: сигез номинациясенең һәрберсеннән өчәр җиңүче 10 000 сум күләмендә акчалата приз белән бүләкләнәчәк.

Катнашу һәм фотосурәтләр йөкләү!
Оештыручылар: «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы һәм «Наука» телеканалы.


Кагыйдәләр[править]

Конкурс эшләре бәйгегә 2022 елның 2 апрельдән башлап 31 майга кадәр кабул ителә. Йөкләүченең «Викиҗыентыкта» үз хисап язмасын теркәгәндә үз электрон почта адресын күрсәтүе зарур - җиңүе очрагында, хат аркылы хәбәр ителәчәк!
Бәйге алдагы сигез номинациядә уза: «Фәндәге кешеләр», «Микросурәтләр», «Фотографик булмаган материаллар», «Сурәтләр серияләре», «Табигать», «Космос», «Безне чолгап алучы фән» һәм «Арктиканы яулап алу» махсус номинациясе. Һәрберсендә жюри өч җиңүчене сайлавы белән, егерме дүрт җиңүче сурәт билгеләнә. Боларның авторларына 10 000 сум акча призы тапшырылачак.
Бар конкурс эшләре ирекле лицензия шартлары буенча йөкләнергә тиеш. Кабул ителерлек лицензияләр CC-BY-SA 4.0, CC-BY 4.0, CC0 1.0, һ.б.
Бәйгегә фәкать аларны йөкләүче автор ягыннан ясалган яки булдырылган материаллар кабул ителә. Сурәт берничә автор ягыннан булдырылган чакта, бар автордашлары исемнәре күрсәтелергә тиешле. Бәйгегә берәр оешма исеменнән кертелгән материал аның вәкиле тарафыннан йөкләнергә тиеш.
Бар сурәтләр өчен яхшы һәм детальле тасвирлама зарур. Кимендә рус телендә, мөмкин булганда инглиз телендәгесен дә тутыру бик әһәмиятле - сурәт еш аның тасвирламасы аркасында фәнни статусын ала!
Мөмкинлек булганда, сурәтләрне максималь югары сыйфатта йөкләү киңәш ителә. Сурәттә логотиплар һәм су тамгалары булмаска тиеш.

Нәрсәне йөклибез — бәйгенең 8 номинациясе![править]

Фәндәге кешеләр. Галимнәр үз табигый яшәү мохитләрендә. Үрнәкләр:


Микросурәтләр. Монда микроскоп ярдәмендә ясалган сурәтләр керә. Үрнәкләр:


Фотографик булмаган материаллар. Санак ярдәмендә булдырылган сурәтләр, аудио и видео файллар, фәнни визуализация: инфографика һ.б. Үрнәкләр:


Сурәтләр серияләре. Бер темага багышланган 2-10 сурәт, кадрлар сериясе буларак йөкләнелә. Бер яки берничә файлда була алалар. Үрнәкләр:


Табигать. Табигатьнең бар чагылышларына багышланган фәнни фотографияләр. Үрнәкләр:


Космос. Иң киң мәгънәдә космос һәм космонавтикага бәйле булган бар әйберләр. Үрнәкләр:


Безне чолгап алучы фән. Югарыдагы категорияләргә кермәгән бар башка сурәтләр: археологиядән зоологиягә, вулканологиядән астрономиягә кадәр. Үрнәкләр:


Арктиканы яулап алу. Борынгыдан бирле бүгенге көннәргә кадәр Арктиканы буйсындыруга өлеш кертүчеләрнең көндәлек тормышларына багышланган фотографияб иллюстрацияләр, карталар һәм җирле пейзажлар. Үрнәкләр:

Регламент[править]

1. Бәйгене уздыру этаплары[править]

  • 1.1. 2022 елның 2 апрель белән 31 май арасында (үзенә алып) — конкурс эшләре кабул ителә.
  • 1.2. 2022 елның 1 июнь белән 30 июнь арасында — бәйгенең нәтиҗәләре билгеләнә.
  • 1.3. 2022 елның 1 июль көне — бәйге нәтиҗәләре бастырыла һәм җиңүчеләргә белдерүләр җибәрелә.
  • 1.4. 2022 елның 11 июль белән 31 август арасында — призлар бәйгедә җиңүчеләргә тапшырыла.

2. Бәйгедә катнашу тәртибе[править]

  • 2.1 Һәрбер катнашучы бәйгегә чикләнмәгән санда конкурс эшләрен кертә ала.
  • 2.2 Бар конкурс эшләре ирекле лицензия шартлары буенча йөкләнелергә тиеш. Мөмкин төрләре: CC-BY-SA 4.0, CC-BY 4.0, CC0 1.0, һ.б..
  • 2.3 Бәйгедә профессионаллар гына түгел, һәвәскәр фотографлар да катнаша ала.
  • 2.4 Бәйгегә материал кертү катнашучыларның бу тәртипләр белән танышканнарын һәм аларны тулысынча кабул иткәннәрен белдерә.
  • 2.5 Иҗади конкурс Викимедиа проектларында теркәлгән, бәйгегә үз хезмәтләрен тәкъдим иткән һәм 14 яшенә җиткән Россия Федерациясе яки башка БДБ илләре ватандашлары һәм бәйгегә кертелгән эшләргә хокуклары булган юридик шәхесләр һәм шәхси эшмәкәрләр вәкилләре арасында үткәрелә.

Призлар[править]

  • Сигез номинациясенең һәрберсеннән өчәр җиңүчегә 10 000 сум күләмендә акчалата приз биреләчәк. Призлар фондының тулаем күләме 240 мең сум.

Жюри[править]

  • Дмитрий Жуков — Википедиянең рус телле бүлеге идарәчесе, ирекле гыйлем популяризаторы, 2005 елдан Русча Википедиясе авторы.
  • Станислав Козловский — Википедиянең рус телле бүлеге идарәчесе, психология фәннәре кандидаты, М. В. Ломоносов ис. Мәскәү дәүләт университеты доценты, «Викимедиа РУ» башкарма директоры.
  • Мария Семёнова — «Наука» телеканалының баш мөхәррире.
  • Анатолий Цапенко — математика фәннәре кандидаты, 2007 елдан Русча Википедиясе авторы.

Элемтә[править]

Связаться с организаторами можно на странице вопросов и комментариев или по e-mail.

Оештыручылар[править]

НП «Викимедиа РУ» — Россия Федерациясе территориясендә ирекле кулланылыш таләпләренә туры килүче энциклопедик, белем бирү һәм кешелек тарафыннан тупланылган белемне тасвирлаучы башка мәгълүматларны барлыкка китерү һәм тарату проектларына теләктәшлек күрсәтү өчен булдырылган юридик яктан бәйсез табышсыз оешма. Шундый проектларның алдынгы үрнәге буларак «Википедия» ирекле интернет-энциклопедиясен атау урынлы - соңгысының Россия халыклары телләрендәге бүлекләре «Викимедиа РУ» эшчәнлеге юнәлгән төп объектлары арасына керә.


«Наука» телеканалы логотибы
«Наука» телеканалы логотибы

«Наука» — Россиядә иң популяр фән-белем каналы. "Наука" җитештергән фильмнар һәм программалар Россия һәм бөтендөнья фәннең төп ачышлары турында гади һәм җиңел аңлашырлык телдә сөйли. "Наука" программалары дистәләрчә престижлы бүләк алды, дөньяның 7 теленә тәрҗемә ителгән һәм дөньяның күп илләрендәге тамашачылар тарафыннан карала ала.