Викимедиа:О нас/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску

Эта страничка является частью проекта Викимедиа:Многоязычность.

Тел/ Tel: русский · English · саха тыла · татарча / tatarça

Викимедиа РУ[править]

«Викимедиа РУ» ТП логотибы

«Викимедиа РУ» ТП — Россия Федерациясе территориясендә ирекле кулланылыш таләпләренә туры килүче энциклопедик, белем бирү һәм кешелек тарафыннан тупланылган белемне тасвирлаучы башка мәгълүматларны барлыкка китерү һәм тарату проектларына теләктәшлек күрсәтү өчен булдырылган юридик яктан бәйсез табышсыз оешма. Шундый проектларның иң танылган \үрнәге буларак «Википедия» ирекле интернет-энциклопедиясен атау урынлы — аның рус телле бүлеге «Викимедиа РУ» эшчәнлеге юнәлгән төп объектларының берсе булып тора.

«Викимедиа РУ» ТП үз эшен башка илләрдәге берничә дистә оешма белән тыгыз хезмәттәшлектә башкара — булар арасына Wikimedia Foundation, Inc. табышсыз оешмасы да керә. Соңгысы «Википедия» ирекле энциклопедиясе кебек ирекле килеш таратыла алучы контентны барлыкка китерүче җәмгыятьләрнең эшчәнлеге өчен матди нигезен тәэмин итә.

Россия Федерациясе территориясендә «Википедия» интернет-энциклопедиясенең үсешенә теләктәшлек күрсәтү өчен табышсыз оешманы булдыру фикере 2005 елда туды, тик актив әзерләнү эшчәнлеге 2007 елның көзендә генә башланды. Әзерләнгән учредительные документлары 2008 елның 24 май көнендә «Викимедиа Фонды» багучылар шурасы тарафыннан расланды, һәм «Викимедиа» проектлары мохитендә Россиядәге оешмасының туган көне дип нәкъ бу дата санала. 2008 елның 21 ноябрь көнендә «Викимедиа РУ» ТПның теркәлгән табышсыз оешмалар исемлегенә кертелүе белән, юридик теркәлү процедуралары тәмамланды.

«Викимедиа РУ» табышсыз партнерлыгы Россия Федерациясе территориясендә бар телләрдәге вики-проектларга ярдәм күрсәтү һәм аларны популярлаштыру эшчәнлеген алып бара, тик төп көчен рус һәм Россиянең башка телләрдәге (осетин, удмурт, чуаш һ.б.) проектларына юнәлгән. Оешманың эшчәнлеге юнәлгән мәсьәләләр:

  • «Викимедиа Фондының» түбәндәге проектларга теләктәшлек күрсәтү:
    • Википедия — ирекле энциклопедия (рус телендәге бүлеге иң эре 10 бүлеге исемлегенә керә, һәм шулай ук Россия халыклары телләрендәге бүлекләре);
    • Викисүзлек — ирекле сүзлек һәм тезаурус;
    • Викихәбәрләр — яңалыкларны хезмәттәшлектә язу проекты;
    • Викикитап — ирекле белем бирү материалларны булдыру проекты;
    • Викиөзек — ирекле өзекләр җыелмасы;
    • Викиханә — ирекле кулланылышта булган текстлар җыентыгы (шулай ук тарихи документлар, аларга комментарийлар, библиографияләр, һ.б.);
    • Викиҗыентык — ирекле лицензияле рәсемнәр һәм башка медиа-файлларның үзәкләштерелгән күптелле саклагычы;
    • Викимәгълүмат — бар катнашучылар үзгәртүләр кертә алучы күптелле мәгълүматлар базасы;
    • Викисәфәр — ирекле сәфәр кылу һәм туризм белешмәлеге.

Бу проекларның үсешен тәэмин итү эшчәнлеге чикләрендә төрле тематик өлкәдәге специалистлары белән контактлар булдыру, проектларда катнашучыларның архив материаллары белән эш итә алу мөмкинлекләрен оештыру, фотографларга таныклыклар бирү, профессиональ фотография һәм копияләү (шулай ук түләүле) эшчәнлеген алып бару өчен рөхсәтләр алу, авторларның үз материалларының Википедиядә кулланыла алуына биргән рөхсәтләне дәлилләүче документларны туплау һәм саклау эшчәнлеге, «Викимедиа Фонды» алдында торучы техник мәсьәләләрне чишүдә катнашу һәм башкалар планлаштырыла.

  • Ирекле проектларда катнашу фикерен популярлаштыру, шулай ук аларга галимнәр һәм тематик өлкә специалистларны җәлеп итү.
  • Хокуки мәсьәләләрне чишү — мәсьәлән, Россиядә GFDL һәм башка ирекле лицензияләре астында материалларның бастырылуына кагылышлы кирәкле ышанычлы аңлатмалар туплау.
  • Башка оешмаларга Викимедиа проектлары материалларын таратуда һәм куллануда ярдәм күрсәтү.
  • Викимедиа проектларының эшчәнлегенә бәйле семинар һәм конференцияләр оештыру.
  • Рус һәм башка Россия халыклары телләрендәге бүлекләреннән Викимедиа проектларындагы сайланган материалларны бастыру.
  • Музей, китапханә, урта һәм югары белем бирү йортлар, матбагалар, интернет-провайдерлар, эзләү системалар һәм «Викимедиа РУ» ТП максатларын уртаклашкан яки аларга ирешүдә ярдәм итә алучы бар башка оешмалар белән партнёрлык мөнәсәбәтләр урнаштыру.
  • Викимедиа проектларының эшчәнлеген тәэмин итүгә юнәлгән глобаль химаячелек кампаниясендә Россия Федерациясе ватандашларының катнаша алуын җиңеләйтү өчен түләү системалары белән партнёрлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру.

«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы бар бу мәсьәләләрне «Викимедиа РУ» ТП һәм «Викимедиа Фонды» алдында торган глобаль максатлары — кешелек тарафыннан тупланылган бар белемгә ирекле килеш ирешү мөмкинлеген булдыру — чикләрендә чишүгә юнәлгән бар ярдәмне кабул итүгә әзер.

Wikimedia Foundation[править]

«Викимедиа Фонды» (англ. Wikimedia Foundation, Inc.) — иң танылганы «Википедия» ирекле энциклопедиясе булган ирекле килеш таратыла алучы контентны барлыкка китерүче җәмгыятьләрнең эшчәнлеге өчен матди нигезен булдыручы табышсыз оешмасы. Фондның эшчәнлеге ирекле химая һәм иганәләр моделенә аркасында тәэмин ителә. «Ирекле контент» (GFDL, CC-BY(-SA) лицензиясе астында тараталучы яки иҗтимагый милеге категориясенә керүче текст һәм сурәтләр) һәм «ирекле кодны» (GFDL лицензиясе астында таратылган программалау коды) булдыру эшен исә бөтендөнья буенча яшәгән волонтёрлар ясый. Wikimedia Foundation оешмасының булдырылуы турында Википедиянең нигезләүчесе Джимми Уэйлс 2003 елның 20 июненда игълан итә.

Фондның эшчәнлеге үз чиратта шулай ук төрле илләрдәге волонтёрлар тарафыннан булдырылган һәм тәэмин ителгән 38 региональ бүлекләре ягыннан якланыла. Бүгенге көндә региональ бүлекләр Австралия, Австрия, Аргентина, Бразилия, Маҗарстан, Бөекбритания, Алмания, Гонконг, Дания, Израиль, Һиндстан, Индонезия, Испания, Италия, Канада, Кытай (Тайвань), Макао, Македония, Нидерландлар, Норвегия, Польша, Португалия, Россия, Сербия, АКШ (Вашингтон һәм Нью-Йорк калалары), Таиланд, Филиппиннар, Финляндия, Франция, Чехия, Чили, Швеция, Швейцария, Эстония һәм Украина илләрендә эшли; берничә оешма теркәлү процессында. «Региональ бүлекләр» терминының кулланылуына карамастан, сүзгә алынган оешмалар «Викимедиа Фонды» белән уртак — ирекле лицензияле белем бирү материалларның булдырылу һәм таратылуына теләктәшлек күрсәтү — максаты аркасында бергәләшеп хезмәттәшлектә эшләгән тулысынча бәйсез юридик затлар булып торалар.

Шулай ук карагыз[править]