Вики любит памятники 2017/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Тел/ Tel: русский · English · татарча / tatarça · удмурт
"Вики һәйкәлләрне ярата" бәйгесенең 2017 елгы Россия өлеше битенә рәхим итегез!
Бәйге турында тулырак мәгълүматны рус телле битебездә таба аласыз.
Илебезнең мәдәни мирас һәйкәлләре исемлекләренә кергән фотографияләрегезне бәйгегә катнаштырыгыз!

Сорауларыгыз булса, уңайлы дип тапканыгыз бәхәс битендә яки e-mail буенча элемтәгә керегез.

Нигезләр[править]

"Вики һәйкәлләрне ярата" бәйгесенең Россия өлеше эмблемасы
  • Россиядәге мәдәни мирас һәйкәлләре фотосурәтләрне ясагыз һәм Викиҗыентыкка йөкләгез
  • Мәдәни мирас һәйкәлләре исемлекләре әзерләнгән. Һәйкәлнең тасвирланышы буенда, уң яктан йөкләү өчен сылтама ("Загрузить файл") урнаштырылган. Сылтамага басуга, алдан әзерләнгән минималь кирәкле параметрлары урнаштырылган Викиҗыентыкка йөкләү ярдәмчесе тәрәзе ачылачак. Файлның тасвирланышын үзгәртә яки башкача арттыра аласыз. Зинһар, һәйкәл идентификацион номерына тимәгез.
  • Фотосурәт үзегез төшергәне булырга, CC-BY-SA-4.0 яки охшаш ирекле лицензия буенча бастырылырга тиеш.
  • Фотолар төшерелү вакыты буенча чикләү юк, ләкин бәйгегә фәкать бөтендөнья килештерелгән вакыт (UTC) зонасы буенча 1 сентябрь көне 00:00 белән 30 сентябрь көне 23:59 арасында йөкләнгәннәре катнаша ала.

Чумар алдыннан:

  • Викиҗыентык белән беренче эшләвегез булса, андагы профилегезне яңартып, e-mail адресыгызны өстәгез. Бу ысул сезгә приз турында хәбәр итү өчен кулланылачак. Өстәлгәннән соң, кулланучы битегезнең сул як менюсында "Email this user / Кулланучыга хат язу" сылтамасы күренә башлый.
  • Азмы-күпме дәрәҗәдә бар сыйфатлы фотографияләр йөкләнә ала, тик жюри бәяләүгә фәкать күләме буенча 1 Мб, сурәт сыйфаты буенча 2 мегапиксель'дән югарырак булганнарын алырга хокуклы.

Номинацияләр[править]

«Яндекс нәшрияты» - «Вики һәйкәлләрне ярата 2017» фотобәйгесенең Россия Федерациясе өлеше партнеры
Беренче турист картасы «CityPass Russia» - «Вики һәйкәлләрне ярата 2017» фотобәйгесенең Россия Федерациясе өлеше призлары спонсоры

Призлар биреләчәк номинацияләребез:

  • Иң сыйфатлы 10 фотосурәт - техник һәм эстетик критерийлар буенча жюри тарафыннан сайлана
  • Россия регионнарының киңлеге (Иң күп регионнарда төшергән сурәтләрне йөкләгәненә)
  • Һәйкәлләрне каплау иң яхшы Иң Best coverage of monuments (Викиҗыентыкта сурәтләре әлегә булмаган һәйкәлләрнең фотоларын төшерү)
  • Модерн (1900- һәм 1910-елларга караган биналар һәм корылмалар)
  • Россия / экс-Советлар Берлеге киңлегендәге авангард (1920- һәм 1930-елларның беренче яртысына караган архитектура һәм сәнгәть объектлары)
  • Куркыныч янаган мәдәни мирас (сәнгәти кыйммәтенә игътибарсыз реновация яки тулысынча юк ителү куркынычы янаган мирас объектлары)
  • Викисәфәр битләре баннерлары (бөтен дөньядан!), тулы кагыйдәләрне моннан кара.

Иң сыйфатлы 10 фотосурәт шулай ук халыкара бәйгегә кертеләчәк.

Призлар[править]

  • Иң сыйфатлы 10 фотосурәтнең һәрберсе өчен 10000 сум акча призы бирелә
  • Алты махсус номинациядә җиңүче һәрбер фотосурәт өчен 5000 сум акча призы бирелә
(Россия тышында төшерелгән Викисәфәр баннерлары өчен өстәмә приз буларак Россиянең мәдәни мирасына багышланган китап була ала)
Игътибар: Призлар күләменнән урынлы салымнар чыгарылып, турыдан-туры салым органнарына тапшырылачак. Призны алу өчен, җиңүчеләр оештыручыларга акча җибәрүдә таләп ителгән мәгълүматларны тапшырырга тиеш була: үзенең Россия паспорты мәгълүматларын, ИНН шәхси салым түләүче номерын (булса), һәм Россия сумнарында булган банк хисабы мәгълүматларын (чит ил банкы да була ала). Акчаны юллау фәкать Россия сумнарындагы банк хисабына һәм дә таләп ителгән мәгълүматларны тапшырудан соң гына оештырырга була.

CityPass призлары[править]

Иң сыйфатлы 10 фотосурәт җиңүчеләре шулай ук Moscow CityPass Мәскәү шәһәрендәге турист хезмәтләрен куллану карточкасы белән бүләкләнә
8 махсус номинациядә җиңүчеләр шулай ук St. Petersburg CityPass Санкт-Петербург шәһәрендәге турист хезмәтләрен куллану карточкасы белән бүләкләнә

Бар җиңүчеләр Мәскәү һәм Санкт-Петербург өчен яраклы туристик хезмәтләргә хокук бирүче Moscow CityPass St. Petersburg CityPass карточкалары белән бүләкләнә. Бу Мәскәү («Иң яхшы 10 фотосурәт» номинациясе) һәм Санкт-Петербург (8 махсус номинация) шәһәрләрендә катнашучы музейларга, ике катлы туристлар автобусларына, елга һәм диңгез турларына бушлай керү. Җыентыкка шулай ук юл күрсәткече һәм истәлекле урыннар буенча гид, ташламалы хезмәт өчен купоннар, шәһәр һәм метро карталары керә. CityPass карточкасы өч көнлек вакыт эчендә һәрбер катнашучу музей яки турга бер тапкыр керү хокукын бирә (музейга, автобуска яки корабка беренче керүдән санала). Ташламалар һәм махсус тәкъдимнәрдән соңрак та кулланып була. Сәфәрләрегез шатлыклы булуын, CityPass кулланып дөнья буенча күп кызыклы фотосурәтләрне төшерүегезне теләп калабыз!

Контактлар[править]

Сорауларыгыз бармы? Аларны монда урнаштырыгыз, яки an электрон почта исемлегебезгә юллагыз. Такымыбыз вәкилләре русча, инглизчә, алманча сөйләшә, башка телләрдә булса, тәрҗемә итеп аңларга тырышырбыз.