Конкурсы/Викибудущее/tt
Тел/ Tel: | русский · English · татарча / tatarça |
---|
Бу бәйгене ни өчен үткәрәбез?
[править]Википедия туган чагында авторлары аның төп һәм, бәлкем, чыңыннан да ирешәлмәслек максаты дип ирекле универсаль энциклопедияне булдыруны күрде. Әмма тиздән бу максатка ирешелде. Булдырылган энциклопедиянең мәкаләләр сыйфаты башта «Британника» (ингл. Encyclopædia Britannica, рус. Британская энциклопедия) кебек классик энциклопедияләрнекеннән нык калыша иде. Еллар үтүгә Википедия дөньяның бар абруйлы энциклопедияләргә иреште, ә кайбер күрсәткечләре буенча хәтта узып та чыкты. Проектның максаты планетабыздагы һәрбер кешегә кешелекнең бар гыйлеменә ирекле килеш ирешү мөмкинлеген бирүгә үзгәрде. Тулысынча булмаса да, әмма бу максатка да күбесенчә ирешелде. Хәзер кая юл тотыйк? Википедия авторлары җәмгыятен яңа глобаль максатына таба хәрәкәт итүгә илхамдырырлык идеяләрне тәкъдим итүегез өчен без сезгә — язучы-фантаст һәм футурологларга — мөрәҗәгать итәргә булдык.
Википедия глобаль энциклопедиясенең барлыкка килүен дә, зур өлештә нәкъ язучы-фантастлар алдан әйтте. 1930-нче елларда Герберт Уэллс кешелекнең ахмаклык һәм сугыш юк ителгән яңа үсеш чорының доктринасы буларак «Яңа энциклопедизмны» тәкъдим итте. Моңа ирешү юлы буларак ул «Бөтендөнья акылы» (ингл. World Brain, рус. Мировой мозг) — бөтен кисәкләренә планетаның бар кешеләре бушлай ирешә алган глобаль кимчелексез энциклопедияне — булдыруны алга сөрде. Гыйлемнең ни аерым берәү, ни меңләрчә кешеләр белән чикләнмәгән аңлап, Айзек Азимов (ингл. Isaac Asimov, рус. Азимов, Айзек) үзенең 1951 елгы «Нигез салу» (ингл. Foundation, рус. Основание) романында «караңгы гасырлар» ахырында цивилизациянең яңарышын тәэмин итү өчен аерым планетада җыелган 100 000 энциклопедист-галимнең «Галактик энциклопедияне» (ингл. Encyclopedia Galactica) булдыру өстендә эшләвен тасвирлый. 1979 нчы елында үзенең «Галактика буенча автостоп ысулы белән сәфәр итүчеләр өчен юл күрсәткече» (ингл. The Hitchhiker's Guide to the Galaxy, рус. Автостопом по галактике) романында Дуглас Адамс (ингл. Douglas Adams, рус. Адамс, Дуглас) Галәмдә иң популяр булган китабын — «Галактик энциклопедиянең» бар гыйлем һәм хикмәт туплагычы булу данын тартып алган «Галактика буенча юл күрсәткечен» (ингл. The Hitchhiker's Guide to the Galaxy, рус. Галактический Путеводитель для Путешествующих Автостопом) — тасвирлый. Юл күрсәткечендә «күп бушлыклар, һәм ялгышлыклар, яки, кимендә, коточкыч төгәлсезлекләр, урын алса да, ул иске һәм күпкә прозаиклырак булган энциклопедия белән чагыштырганда җиңеп чыга». Бу хәл «Юл күрсәткече» бар теләүчеләр тарафыннан язылуы аркасында мөмкин була. Википедия ирекле энциклопедиясе нигезләнгән вики-технология исә нәкъ шулай эшли.
Кешеләрне яңа гыйлем дөньясын төзүгә илхамландырачак яңа идеяларны тәкъдим итегез!
Номинацияләр
[править]Бәйгедә ике номинация:
- Фәнни-фантастик хикәя
- Футурологик мәкалә
Бәйге темасы
[править]Бәйге темасы — Википедия һәм башка вики-проектларның киләчәге; энциклопедияләр һәм башка глобаль белем базаларының киләчәге; вики-технологияләр, энциклопедияләр һәм белем базаларының киләчәк дөньясына тәэсире һ.б.
Бәйге ничек үткәрелә?
[править]Бәйге параллель рәвештә авторлар өчен ике иң популяр рус телле интернет-мәйданчыкта үткәрелә — «Проза.ру» һәм «Самиздат».
Оештыручылар
[править]Бәйгене «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы һәм Россия язучылар берлеге бергәләп үткәрә.
Вакыт
[править]Әсәрләр 2019 елның 21 февраль көненнән башлап кабул ителә:
- 2019 елның 20 май көненә кадәр Проза.ру сайтында - бәйге бите.
- 2019 елның 1 май көненә кадәр «Самиздат» сайтында - бәйге бите.
Жюри
[править]- Павел Амнуэль — язучы-фантаст. Физика-математика фәннәре кандидаты. Иерусалимда чыгучы рус телле «Млечный Путь» (Киек каз юлы) әдәби журналының баш мөхәррире, «РБЖ Азимут» (ингл. RBG-Azimuth, рус. РБЖ Азимут) халыкара журналы мөхәррире. Иң алдынгы табигый фәннәр өлкәсендәге фантастика остазларының берсе, фәнни фантастиканың тарихы һәм иҗади күзаллау буенча хезмәтләр авторы.
- Станислав Козловский — Россиядәге Викимедиа оешмасы («Викимедиа РУ») башкарма директоры, Википедиянең русча бүлеге администраторы (2004 нче елдан), россияле психолог, хәтер һәм үзләштерү өлкәсендәге когнитив нейрофән белгече, психологик фәннәре кандидаты, Мәскәү дәүләт университеты доценты.
- Николай Романецкий — фәнни фантастика язучысы, тәрҗемәче, «Полдень. XXI век» айлык фәнни фантастика альманахының җаваплы сәркәтибе. «У мертвых Кудесников длинные руки» (Үле Тылсымчыларның куллары озын) һәм «Экспансия» (Киңәю) цикллары авторы. «Большой Зилант» (Олы Зилант), «Бронза әкәм-төкәм», Александр Беляев ис. әдәби премия, Иван Ефремов ис. премия, Аркадий һәм Борис Стругацкий исемендәге халыкара әдәби премия җиңүчесе.
Файдалы сылтамалар
[править]- w:ru:Проект:Будущее - Википедиянең рус телле бүлегендә
- w:en:Wikipedia:WikiProject Futures studies - Википедиянең инглиз телле бүлегендә
- Акыллы төбәк - Викимедиа проектлары мөмкинлекләрен региональ үсеш өчен куллану инициативасы
Нәтиҗә
[править]Һәрбер номинациясендәге җиңүче «Википедия» символикалы махсус приз белән бүләкләнә. Бәйге дипломантлары һәм җиңүчеләре язган әсәрләр Россия язучылары берлеге басмаханәсендә ирекле лицензия астында махсус «Викикиләчәк» басма җыентыгында чыгачак.