Конкурсы/Вики-весна — 2018/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Тел/ Tel: русский · башҡортса · татарча / tatarça

«Вики-яз — 2018» — 2018 елгы язының 72 көне дәвамында (21 март - 31 май) арасында узучы Wikimedia CEE Spring 2018 халыкара Википедия мәкаләләрен язу бәйгесенең Россия өлеше.

Проектның максаты һәм мәгънәсе — Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупа илләре телләрендәге Википедия бүлекләре арасында хезмәттәшлекне яхшырайту, күрше илләр турындагы шәхси белемне үстерү, Татарча Википедияне — күршеләребез мәдәниятләрен, башка телләрдәге Википедия бүлекләрен исә Татар дөньясын аңлау өчен әһәмиятле мәкаләләр белән баету. Бәйгедә төрлө илләрнең иреклеләре катнаша, алдынан һәр ил өчен мөһим мәкаләләр исемлеге төзелә.[1]

Кагыйдәләр

  • Бәйгедә бар төркәлгән катнашучылар катнаша ала (төркәлү вакыты әһәмиятле түгел).
  • Бәйге зачётына түбәндәге критерийларга туры килүче мәкаләләр кабул ителә:
    • Мәкалә 2018 елның 21 март белән 31 май көннәре арасында башкорт, рус яки татар телендә язылган.
    • Мәкалә темасы түбәндә күрсәтелгән мәкаләләр исемлегеннән сайланган (башка мәкаләләр бәйге зачётына кабул ителми), әмма Татарстан, Башкортстан, Дон регионы һәм гомумән Россия исемлекләренә керми.
    • Мәкаләне үзегез башладыгыз.
    • Мәкаләнең минималь күләме 100 сүз.
    • Мәкалә предметы әһәмиятле, текстындагы мәгълүматның чыганаклары күрсәтелгән.
    • Мәкалә автоматик тәрҗемә түгел.
    • Мәкаләдә критик җитешсезлекләр турында калыплар очрамый (мәсь. {{Орисс}}, {{Нейтраль караш}}, {{Чыганаклар юк}} һ.б.).
    • Критерийларга туры килүче һәр мәкалә өчен 1 белән 3 арасы балл бирелә ала.

Бәйге жюрисы кертелгән мәкаләләрне авторлык хокукларны хөрмәт итү мәсьәләсенә тикшерә (барысын яки өлешчә). Өлешчә тикшерү заманында авторлык хокукларны бозу очрагы ачыкланганда түбәндәге ике вариант мөмкин:

  1. бу кулланучы язган бар мәкаләләрне тикшерү;
  2. бу кулланучы язган тагын бер өлеш мәкаләләрен тикшерү, яңа очраклары ачыкланган очрагында тулы тикшерүне уздырмыйча катнашучының дисквалификациясе.

Автоматик дисквалификация шартлары: Катнашучы w:tt:ВП:АХ таләпләре турында белми алмаган очракта һәм аның бәйгегә керткән мәкаләләрендә идарәчеләр яки жюри әгъзалары түбәндәге шартларга туры килүче авторлык хокукларын бозу очракларын ачыклаганда (кимендә берсе):

а) 2 яки күбрәк мәкаләләрдә ачыкланган тәртип бозулары мәкаләне бетерүгә, аны тулаем яки зур өлешендә төптән үзгәртелүенә кирәклеге туганда;
б) тәртип бозулары систематик халәтеннән.

Бүләкләр

Төп бүләк

  • Татар телле бүлегенә ясалган кертем өчен:
    • Кимендә 15 кабул ителерлек мәкалә язган һәрбер катнашучыга рәхмәт хаты һәм 2019 елга Татарстан сурәтләре белән эленмә тәкъвим тапшырылачак.
    • Баллар буенча алдынгы өч катнашучыга татар телле энциклопедик кыйммәтлелегендә призлар биреләчәк.
    • Абсолют җиңүчегә 2018 елның көз көнендә Санкт-Петербургта узачак Вики-конференциягә барып-кайту өчен Россия буенча авиабилетлар сатылып биреләчәк.

Махсус бүләк

Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупаның билгеле хатын-кызлары турында иң күп мәкалә язган катнашучыларга махсус бүләк - открытка җибәрү каралган. Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупаның билгеле хатын-кызлары турында мәкаләләрне шулай ук бу исемлегенә кертегез.

Нәрсә турында язырга / Булдыру өчен мәкаләләр исемлекләре[править]

Мәкаләләр исемлеге

Австрия Албания Башкортстан Беларусь Босния һәм Герцеговина Болгария Гөрҗистан Греция Маҗарстан Косово Казакъстан Кырым татарлары Латвия Литва Лужица Македония Польша Румыния Россия Федерациясе Серб Республикасы Сербия Словакия Словения Татарстан Tөркия Украина Хорватия Эрзя Эсперантида Эстония Азәрбайҗан Әрмәнстан

"Вики-яз 2018" проекты графигы[править]

Гомуми график[править]

  • Грантка заявка (быел булагачы турында) 1 февраль көнне хәбәр ителгән
  • 21 март – 31 май: Викимарафон
  • 1 – 30 июнь: Нәтиҗәләрне билгеләү
  • 1 – 31 июль: Бүләкләр тапшыру тантаналары (аерым бүлекләрнең карамагында)
  • 15 – 31 июль: Нәтиҗәләрне бәяләү

"Илләр атналары" графигы[править]

Мәкаләләр язу өчен илләр һәм темалар буенча хронология тәкъдим ителә, әммә ул мотлак түгел.

Атна # Көннәр Җәмгыятьләр / телләр темалар
Атна 1 21 март – 25 март Беларусь, Македония Сәясәт
Атна 2 26 март – 1 апрель Серб республикасы, Литва Спорт
Атна 3 2 апрель – 8 апрель Гөрҗистан, Маҗарстан, Косово Ризык
Атна 4 9 апрель – 15 апрель Австрия, Сербия, Эстония Архитектура
Атна 5 16 апрель – 22 апрель Россия, Хорватия Табигать
Атна 6 23 апрель – 29 апрель Төркия, Албания Мәгариф
Атна 7 30 апрель – 6 май Латвия, Польша, Кырым татарлары Тарих
Атна 8 7 май – 13 май Украина, Азәрбайҗан Музыка / Евровидение
Атна 9 14 май – 20 май Румыния / Молдова, Башкортстан Фән
Атна 10 21 май – 27 май Болгария, Тын регионы Әдәбият
Атна 11 28 май – 31 май Греция, Әрмәнстан, Казакъстан Мәдәният

Бәйге катнашучылары[править]

Мәкаләне булдыргач, автор аны һәрбер катнашучы Википедиядәге үз төзмәсенә кертә. Бәйгедә фәкать таблицага кертелгән мәкаләләр катнаша. Мәкаләнең бәхәс битенә бәйгенең {{Вики-яз 2018}} калыбын урнаштыру сорала.


ТатВПда җирле оештыручылары һәм жюри әгъзалары[править]

Нәтиҗәләр[править]

Шулай ук карагыз[править]

Искәрмәләр[править]

  1. Татарча Википедия катнашучылары арасында оештыру эшчәнлеген башкара алырлык шәхесләр аз булу сәбәпле, Татарстан турында язу өчен тәкъдим ителгән мәкаләләр исемлеге проектын татарлар урынына Мәскәү егете Андрей Корольков әзерләде. Исемлектән тыш, татарча бәйге битен һәм жюри эшчәнлеген оештыра алмавы аркасында, быелгы бәйге тәкъвимендә Татарстан яки татарлар мәдәнияте атнасы әлегә юк ― соңгы мизгелдә кертелә алмаса (күз күрер), үзебезгә татар телле бүлегендә башкалар турында язу берни комачауламый.