Конкурсы/Узнай Россию. Города и регионы ЧМ по футболу 2018/tt
Перейти к навигации
Перейти к поиску
Тел/ Tel: | русский · English · татарча / tatarça |
---|
Кагыйдәләр
- Бәйгедә бар теркәлгән катнашучылар катнаша ала (теркәлү процедурасы вакытына карамыйча).
- Бәйгегә түбәндәге критерийларга туры килгән мәкаләләр кабул ителә:
- Мәкалә 2018 елның 14 мартыннан башлап 2018 елның 15 июль көне киченә кадәр рус яки башка Википедия бүлекләре телләрендә булдырылган.
- Мәкалә бәйге катнашучысы тарафыннан булдырылган.
- Яңа булдырылган мәкаләдә кимендә 2000 байт һәм минимум 150 сүз булырга тиеш.
- Мәкалә предметы әһәмиятле, кулланылган чыганаклар күрсәтелгән булырга тиеш.
- Яңа булдырылган мәкалә түбәндәге тематик җәдвәлләргә кертелергә тиешле (бәйге катнашучылары үзләре ясый).
- Бәйгегә кертелгән иллюстрацияләр тиешле лицензияләрен күрсәтеп Викиҗыентыкка урнаштырыла. Исәпкә фәкать бәйге темасына туры килгән кимендә бер мәкаләдә кулланыла алырлык сурәтләр алына (бәйге чикләрендә булдырылу шарты юк).
Бәйге оештыручылары
- «Шәрәфле ватандашлар, остазлар һәм сәләтле яшьләр ассоциациясе»
- «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы
- Россия Федераиясе Иҗтимагый палатасы вәкиле Леонид Шафиров
Призлар фонды
Призлар акчасы «Шәрәфле ватандашлар, остазлар һәм сәләтле яшьләр ассоциациясе» тарафыннан тәкъдим ителә. Призлар фондының тулаем күләме 300 000 сум булып тора.
Төп 4 номинацияләрнең һәрберсе өчен 3 җиңүче билгеләнә:
- I урын — 25 000 сум
- II урын — 20 000 сум
- III урын — 15 000 сум
- «Ростов регионы» махсус номинациясе - бәйге чикләрендә русчадан тыш башка БМО телләрендә Ростов өлкәсе истәлекле урыннары турында язылган мәкаләләр саны буенча алдынгы өч катнашучы 10 000 сумлык махсус акча призлары белән бүләкләнә.
- «Яңа катнашучы» махсус номинациясе - Русча Википедиясенә беренче кертемне 2018 елда ясаган мәгълүмат тарату өлкәсендәге волонтёрлар арасыннан бәйге чикләрендә язылган мәкаләләр саны буенча алдынгы өч катнашучы 10 000 сумлык махсус акча призлары белән бүләкләнә.
Мәкаләләр сыйфаты яки катнашучылар саны түбән (7 дән азрак) булганда, жюри аерым номинацияләр буенча кайбер приз урыннарын билгеләмәскә хокуклы. Приз акчасын алу өчен, җиңүчеләр банк карталары реквизитларын һәм үз контакт мәгълүматларын оештыручыларга тапшырыга тиеш булачак.
Җаваплылыктан баш тарту
[править]- Катылучылар өченче тарафларның авторлык хокукларын бозган очракта, бәйге оештыручылары җаваплы була алмый.
- Катылучылар булдырган Википедия битләренең бетерелү-бетерелмәү ихтималлыгы өчен оештыручылар җаваплы түгел.