Конкурсы/Узнай мир. Начни с побратимов/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Тел/ Tel: русский · العربية · Deutsch · English · español · français · 日本語 · татарча / tatarça · 中文 · 中文(臺灣)
Дөнья белән таныш. Кардәш шәһәрләрдән башла

Дөнья белән таныш. Кардәш шәһәрләрдән башла — Россия Федерациясе шәһәр һәм районнарының чит илләрдәге кардәш яки партнёр шәһәр-территорияләре турында мәкаләләр булдыру һәм яхшырайту буенча тематик марафон-бәйге. кардәш шәһәрләр һәм партнёр территорияләр дип бер-берсенең мәдәниятләре, тарихы һәм тормышлары белән танышу максатында үзара даими дуслык мөнәсәбәтләрне булдырган территорияләр атала.

Истәлекле урыннар үрнәкләре: һәйкәлләр, музей һәм галереялар, ботаник бакчалар, биналар һәм корылмалар (мәсәлән, тегермәннәр, курганнар, күперләр), милли парклар һәм тыюлыклар, урманнар, күңел ачу парклары, карнаваллар һәм ярминкәләр, фестивальләр, концертлар, мөрәсимнәр, спектакльләр, әдәби әсәрләрдә тасвирланган урыннар, тарихи вакыйгалар урыннары, киноәсәрләр төшерелү урыннары, мөһим шәхесләр яшәү урыннары һ.б.

Бәйге номинацияләре:

Номинация #1 — «Россия шәһәр һәм районнарының чит илләрдәге кардәш яки партнёр шәһәр-территорияләренең истәлекле урыннары турында рус телле мәкаләләр»

Номинация #2 — «Рус телен исәпкә алмыйча, кардәш шәһәр яки партнёр территорияләре урнашкан чит илләр һәм регионнарының рәсми телләрендә Россия шәһәр һәм районнарының истәлекле урыннары турындагы мәкаләләр»

Номинация #3 — «Россия шәһәр һәм районнары, аларның кардәш шәһәр һәм партнёр территорияләрендәге истәлекле урыннарының ирекле лицензияле иллюстрацияләре»

Махсус номинацияләр

  • «Rostov region» махсус номинациясе — «Ростов өлкәсе шәһәрләренең кардәш шәһәрләре, кала һәм районнарының кардәш шәһәр һәм партнёр территорияләренең истәлекле урыннары турында иң күп язганнары». Рус һәм бар башка телләр номинацияләрендә иң күп мәкалә язган берәр (бергәләп ике) җиңүче билгеләнәчәк.
  • «Яңа катнашучы» махсус номинациясе — «Википедиягә беренче тапкыр 2018 елда яза яки төзәтүләр кертә башлаган мәгълүмати волонтёрлар бәйгегә язган яңа мәкаләләр».

Бонус баллар түбәндәге файдалы гамәлләр өчен бирелә:

  • Кече яки уртача торак пунктларының истәлекле урыннарына багышланган мәкаләләр икеләтә балл ала. Кече һәм уртача зурлыгындагы торак пунктлар категориясенә яшәүчеләр саны 100 000 кешене узмаган торак пунктлар керә.

Бәйге 2018 нче елның 1 ноябрьдән 2019 нче елның 1 мартына кадәр (эченә алып) үткәрелә.


Темаларны сайлау өчен, катнашучылар тәкъдим ителгән исемлекне куллана алалар.

Кагыйдәләр

  • Бәйгедә бар теркәлгән катнашучылар катнаша ала (теркәлү процедурасы вакытына карамыйча).
  • Һәрбер катнашучы бәйгедә фәкать бер хисап язмасыннан катнаша ала.
  • Бәйгегә түбәндәге критерийларга туры килгән мәкаләләр кабул ителә:
    • Яңа мәкалә 2018 елның 1 ноябреннән башлап 2019 елның 1 март көне киченә кадәр булдырылган.
    • Мәкалә бәйге катнашучысы тарафыннан булдырылган, күләме кимендә 2000 байт һәм минимум 150 сүз булырга тиеш.
  • Бәйгегә түбәндәге критерийларга туры килгән яхшыртулар кабул ителә:
    • Элек булдырылган мәкаләгә минималь кертеме — кимендә 150 сүз, мәгълүмат абруйлы чыганакка искәрмә белән дәлилләнергә тиеш.
  • Нәтиҗәләр билгеләнүдә бәйге катнашучылары тарафыннан булдырылган яки яхшыртылган әсәрләрнең сыйфаты һәм саны исәпкә алына. Сыйфаты дип аларның күләме һәм тиешлечә сурәтләнүе, теманың тасвирлануның тулылыгы, кертелгән материалларның абруйлы чыганакларга искәрмәләр белән дәлилләнү дәрәҗәсе, тышкы күренеше.
  • «гадел уен» мәсләген бозучы, гадел көндәшлеккә киртә салучы яки башка катнашучыларны бутаучы башка гамәлләр, аеруча мәкаләләрне бот ярдәмендә кою, булдырылган мәкаләләр яки йөкләнгән сурәтләрне исемлеккә соңа калып өстәү (бәйгенең финиш өлешендә булдырылу мизгеленнән 1 тәүлек узганчы), теләсә нинди этапта ук элек әзерләнеп куйган мәкаләләрне масс-йөкләүче катнашучылар жюри тарафыннан дисквалифицияләнә ала.

Марафон катнашучылары

  • Яңа булдырылган яки яхшыртылганнан соң, мәкалә түбәндәге тематик җәдвәлләргә кертелергә тиешле (бәйге катнашучылары үзләре ясый).
  • Марафонда фәкать түбәндәге җәдвәлләрдә теркәлгән мәкаләләр һәм катнашучылар катнаша.
  • Яңа булдырылган яки яхшыртылган мәкалә җәдвәлгә язылу вакытыннан соң 24 сәгать узганчы, әмма бәйге тәмамланганчы кертелергә тиеш.

Призлар фонды

Призлар фонды «Шәрәфле ватандашлар, остазлар һәм сәләтле яшьләр ассоциациясе» тарафыннан тәкъдим ителә. Призлар фондының тулаем күләме 255 мең сумны тәшкил итә.

3 номинациясенең һәрберсендә 5-әр җиңүче билгеләнә:

  1. I урын — 25 мең сум
  2. II урын — 20 мең сум
  3. III урын — 15 мең сум
  4. IV урын — 10 мең сум
  5. V урын — 5 мең сум
  • «Rostov region» махсус номинациясе — махсус номинациясе эчендә иң күп баллар җыйган ике авторга 10 мең сумлык 2 махсус акчалата приз бирелә (рус телле мәкаләләр арасында 1 җиңүче һәм башка телләрдә язылган мәкаләләр арасында 1 җиңүче):
    • 10 мең сумлык приз — номинация #1 чикләрендә Ростов өлкәсе шәһәр һәм районларының чит ил кардәш һәм партнёр территорияләрендәге истәлекле урыннар турында иң күп мәкаләләр язган авторына;
    • 10 мең сумлык приз — номинация #2 чикләрендә Ростов өлкәсе шәһәр һәм районнарының истәлекле урыннары турында иң күп мәкаләләр язган авторына.
  • «Яңа катнашучы» махсус номинациясе — Википедиянең рус телле бүлегендә беренче төзәтмә яки мәкаләне 2018 елда булдырып, махсус номинациягә керүчеләр арасында иң күп баллар җыйган автор 10 мең сумлык махсус акчалата приз белән бүләкләнә.

Нәтиҗәләр чыгару

  • 1.1. Бәйге нәтиҗәләрен мәкаләләр язу һәм башкалар язган мәкаләләрне бәяләүдә тәҗрибәсе булган русча Википедиянең актив һәм тәҗрибәле катнашучылардан торучы җюри билгели.
  • 1.2. Нәтиҗәләрне чыгарганда исәпкә бәйгедә катнашучы булдырган әсәрләрнең саны һәм сыйфаты алына.
    • 1.2.1. Бәйгедә максимум баллар җыйган катнашучы җиңә. Баллар тигез булган очракта мәкаләләр күләме һәм сыйфаты билгеләнә.
    • 1.2.2. Призлы урыннарга кимендә 20 таләпләргә туры килүче мәкалә язган яки яхшырткан катнашучылар дәгъва итә ала.
    • 1.2.3. Жюри карары шикаять ителә алмый.
  • 1.3. Нәтиҗәләр игълан ителү вакытыннан соң бер атна эченә җиңүчеләргә хәбәр электрон хат ярдәмендә җиткерелә. Призны алу өчен, электрон хәбәр җибәрелүдән соң ике атна эчендә катнашучу җавап кайтарырга һәм кирәкле реквизит мәгълүматларны тапшырырга тиеш була.

Бәйге оештыручылары

  • «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы
  • Россия Федерация Иҗтимагый Пулаты әгъзасы — Шафиров Леонид Александрович
  • Шәрәфле ватандашлар, остазлар һәм сәләтле яшьләр ассоциациясе Шәрәфле ватандашлар, остазлар һәм сәләтле яшьләр ассоциациясе
  • Дон викимедиачылары төркеме Дон викимедиачылары төркеме

Җаваплылыктан баш тарту[править]

  1. Бәйге катнашучылары өченче тарафларның авторлык хокукларын бозу очракларында бәйге оештыручылары җаваплы була алмый.
  2. Бәйге катнашучылары булдырган мәкаләләренең Википедиядән бетерелмәве өчен бәйге оештыручылары җаваплы була алмый.

Төзмәне тутыру үрнәге[править]

Хөрмәтле катнашучылар! Башкаларның сораулары тумавы һәм жюри эшчәнлеген җиңеләйтү өчен, яңа булдырылган мәкаләләр төзмәсен түбәндәге килеш тутыру сорала:

Участник
Participant
Статьи
Articles
Кол-во
статей
Number of
Articles
Баллы
Points
Приз
Prize
Участник 1 w:Нишская крепость (город побратим w:Белгород) • w:Белая Вежа (фестиваль) (Орёл) • w:Пирейский порт (w:Таганрог) • 3
Участник 2 w:Монорельс Джэксонвилла (w:Мурманск) • w:Цзилэ (w:Якутск) • 2
Участник 3 w:Мавзолей Сухэ-Батора (w:Москва) • 1

Бәйге мәкаләләре[править]

Конкурсы/Узнай мир. Начни с побратимов/Номинация 1. Новые статьи на русском языке

Конкурсы/Узнай мир. Начни с побратимов/Номинация 2. Новые статьи на иностранных языках


Конкурсы/Узнай мир. Начни с побратимов/Номинация 3. Новые статьи на языках народов России

Конкурсы/Узнай мир. Начни с побратимов/Номинация 4. Изображения

Өстәмә контактлар[править]

Мөрәҗәгатьләр өчен электрон адрес: info@wikimedia.ru

Бәйге жюрисы (төп номинацияләр)[править]

Бәйге турында матбугатта[править]