Конкурсы/Ядро энциклопедии/tt
Тел/ Tel: | русский · татарча / tatarça |
---|

«Энциклопедик үзәк» — Зур совет һәм Зур россия энциклопедияләре (ru) тематик исемлекләрендә урын алган мәкаләләрне булдыру һәм яхшырту бәйгесе. Конкурс НП «Викимедиа РУ» тарафыннан үткәрелә.
Үткәрелү вакыты[править]
- Бәйгенең старты: 7 август 2020 (Мәскәү вакыты буенча 00:00:00 дән).
- Бәйгенең финишы: 30 сентябрь 2020 (Мәскәү вакыты буенча 23:59:59 кадәр).
- Нәтиҗәләр чыгарылуы: 2020 елның 31 октябрь көненә кадәр
- Үткәрелү вакытларының үз мантыйгы бар
-
Бәйге Википедияга нигез салган Джимми Уэйлс (ru) туган көнендә башлана
-
Зур совет энциклопедиясенә нигез салган Отто Юльевич Шмидт туган көнендә тәмамлана.
Номинацияләр[править]
- 1. Русча Википедия мәкаләләре
- Википедиянең рус телле өлешендәге мәкаләләр өчен иң күп балл алган катнашучылар (5 призлы урын).
- Иң сыйфатлы мәкаләне язган катнашучы (1 призлы урын).
- 2. Россия халыклары телләрендәге Википедия бүлекләре мәкаләләре
- Википедиянең Россия халыклары телләре өлешендәге мәкаләләр өчен иң күп балл алган катнашучылар (5 призлы урын).
Таләпләр[править]
- Катнашучыларга карата таләпләр
- Бәйге Википедиядә бар теркәлгән катнашучылар өчен ачык (теркәлү вакытына карамастан).
- Хисап язмасы көйләнмәләрендә элемтәгә керү өчен электрон почта адресын өстәү, «Шәхси мәгълүмат» бүлегендәге «Башка кулланучыларга миңа хатлар язарга рөхсәт итү» мөмкинлеген кабызырга.
- Бәйгегә керүчеләр бер хисап язмасыннан гына өлеш кертергә килешә.
- Призларны ала алулары өчен, бәйге җиңүчеләренә оештыручыларга үз шәхси мәгълүматны тапшырырга туры киләчәк.
- Мәкаләләргә карата таләпләр
- Бәйгегә кертелгән мәкаләләр Википедиянең рус телле бүлегендә (номинация 1) яки Россия халыклары телләрендәгеләрендә (номинация 2) язылырга тиеш.
- Яңа мәкаләләр бу телләрдәге инде булган мәкаләләрнең игезәкләре яки икенче версияләре булмаска тиеш.
- Бәйге мәкаләләренең темалары Зур совет энциклопедиясенең 3 нче басмасында[2], яки Зур россия энциклопедиясендә[3] пәйда булырга тиеш. 2 нче номинациядә, Википедиянең башкорт телле бүлеге өчен, Башкорт һәм татар телле бүлеге өчен Татар энциклопедияләренә кергән темаларга язылган мәкаләләр дә бәйге хисабына кабул ителә.
- Бәйгегә кертелгән мәкаләләр Википедиянең барлык кагыйдәләрен хөрмәт итәргә тиеш. Аеруча:
- әһәмиятлелек критерийларына туры килү;
- авторлык хокукларын бозмау. Катнашучыларның авторлык хокукларын бозулары очрагында, аларга карата дисквалификация кадәр бар санкцияләр кулланыла ала;
- фактларны нейтраль караштан тасвирлау, яши биргән шәхесләрнең биографияләре очрагында өстәмә шартлар гамәлдә;
- абруйлы чыганакларга нигезләнү;
- эчендә авторның оригиналь эзләнүләре булмау;
- мәкалә исеме Википедия кагыйдәләренә туры килә.
- Бәйгегә кертелгән яңа мәкаләләр кимендә 150 сүздән торырга тиеш.
- Бәйгегә элек 150 сүздән ким булган мәкаләләр генә кабул ителә. Болар кимендә 75 сүз белән баетылырга тиеш.
- Бәйгегә кертелгән мәкаләләр кабул итерлек сыйфатта булырга, мәкаләләрне беренчел тикшерү таләпләренә туры килергә тиеш. Мәкаләләрдә күп санлы орфографик, пунктуацион һәм стилистик хаталар булмаска тиеш. Зур күләмдә мәгънәле мәгълүмат ташымаган сүз төзмәләрен куллану рөхсәт ителми. Күпләп түбән сыйфатлы мәкаләләрне булдыручы конкурсантлар дисквалификацияләнә ала.
- Бәйгегә ЭСБЕ, КНЭ, Бөек Ватан сугышына кадәр чыккан Зур совет энциклопедиясенең 1 нче басмасы кисәкләре һәм башка ирекле лицензияле энциклопедик материаллар ярдәмендә булдырылган мәкаләләр кабул ителә. Бу очракта жюри материалларның дөреслеге һәм актуальлегенә, шулай ук стиль һәм нейтраль караштан тасвирлауга аеруча игътибар бирәчәк.
- Нинди тема буенча мәкаләләр язып булганын җиңеләйтү өчен, түбәндәге исемлекләрне кулланып була:
- Өстәмә таләпләр
- Проектта үз әсәрләрен керткәндә, аларның авторлары аларның кулланылыш шартлары белән һәм Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 белән GFDL лицензияләре буенча кире алу мөмкинлеге булмаган килеш бастырылуы белән килешүен белдерә.
Мәкаләләрне бәйгегә кертү[править]
- Мәкалә булдырылу яки яхшыртылудан соң, түбәндәге җәдвәлгә кертелә. Моны конкурсантлар үзләре ясый.
- Бәйгенең старт һәм финиш вакытлары Мәскәү вакыты буенча билгеләнә. Бәйгегә беренче көненең 00:00:00 белән соңгы көненең 23:59:59 мизгеле арасында булдырылып һәм/яки яхшыртылып, бәйге җәдвәленә кертелгән мәкаләләр кабул ителә.
Нәтиҗәләр чыгару[править]
- Бәйге нәтиҗәләрен үзләре мәкаләләр язу һәм оештыру-бәяләү эшчәнлегендә тәҗрибәле Википедиянең русча бүлеге катнашучылардан торган жюри билгели.
- Нәтиҗәләр бәйге катнашучылары булдырган әсәрләрнең сыйфаты һәм санын күздә тотып чыгарыла. Сыйфат астында материалның күләме, урынлы сурәтләү дәрәҗәсе, теманың әһәмияте, актуальлеге, тасвирлану тирәнлеге, материалларның абруйлы чыганакларга сылтамалар белән ныгытылу дәрәҗәсе, тышкы күренеше стандартларына туры килүе.
- Таләпләргә туры килүче һәр мәкалә өчен катнашучыга 1 балл бирелә. Мәкаләнең күләмен һәм башка сыйфатларын (тел сыйфаты, тасвирланышы, сүрәтләнүе һ.б.) жюри бер яки ике өстәмә балл белән билгели ала. Өстәмә балл, аеруча, абруйлы чыганакларга сылтамалар белән дәлилләнгән Зур россия һәм Зур совет энциклопедияләрендә тасвирланмаган һәм өстәмә материал бирелгән мәкаләләргә биреләчәк.
- Һәр номинациядә иң күп баллар җыйган катнашучы җиңә. Баллар тигез булган очракта, карар бәйле кулланучыларның бөтен мәкаләләренең күләме һәм сыйфатын (стиль, искәрмәләр булуы, иллюстрацияләр сыйфаты һ.б.) күзгә алып кабул ителә.
- Иң шәп рус телле мәкаләне жюри сайлый. Үз сайлавында жюри Википедиядә сайланган, яхшы һәм "нигезле" мәкаләләргә карата критерийлар буенча (теманың тасвирланышы тулылыгы, абруйлы чыганакларга искәрмәләр булуы, күләм, күренеше һ.б.) карар кылачак.
- Бәйгедә катнашу тәртипләрен бозу (теркәлмәү, берничә хисап язмасыннан катнашу, авторлык хокукларын бозучы мәкаләләрне булдыру, түбән сыйфатлы мәкаләләр, проектның башка кагыйдәләрен бозу) катнашучының дисквалификациясенә китерә.
- «Гадел уен» принципларын бозу өчен жюри катнашучының дисквалификацияли ала, аеруча бу бот белән мәкаләләр кою, урынлы вакыт чикләре эчендә булдырылган мәкаләләрне /йөкләнгән сурәтләрне исемлеккә кертмәү, теләсә нинди этапта алдан әзерләнгән мәкаләләр / сурәтләрне йөкләү, һәм гадел көндәшлеккә яки башка катнашучыларны бутауга китерүче баша гамәлләргә кагыла.
- Жюри карары соңгы, апелляциягә чыгарылмый.
Призлар[править]
Бәйгенең призлар фонды «Викимедиа.РУ» табышсыз партнёрлыгы тарафыннан тәкъдим ителә, тулаем күләме 154 мең сум.
1 нче һәм 2 нче номинацияләрдә 5 җиңүче билгеләнә:
- I урын — 25 мең сум
- II урын — 20 мең сум
- III урын — 15 мең сум
- IV урын — 7 мең сум
- V урын — 5 мең сум
Махсус приз: Жюри күзеннән иң сыйфатлы рус телле мәкаләне язган катнашучы 10 мең сум белән бүләкләнәчәк.
Бәйге катнашучылары[править]
Мәкалә булдырылу яки яхшыртылудан соң, түбәндәге җәдвәлгә кертелә. Моны конкурсантлар үзләре ясый. Бәйгедә җәдвәлгә кертелгән мәкаләләр генә катнаша.
Җәдвәлгә кертелгән мәкаләләрнең бәхәс битләренә {{Энциклопедик үзәк 2020 мәкаләсе}} калыбы урнаштырыла ала.
Номинация #1 — «Статьи Википедии на русском языке»[править]
Номинация #2 — «Статьи Википедий на языках народов России»[править]
Жюри[править]
- Andreykor, НП «Викимедиа РУ».
- Dmitry Rozhkov, НП «Викимедиа РУ».
- JukoFF, НП «Викимедиа РУ».
Нәтиҗәләр[править]
Бәйге нәтиҗәләре 2020 елның 31 октябренә кадәр чыгарылачак.
Искәрмәләр[править]
- ↑ Бәхәс тууы очрагында регламентның рус телле версиясе өстен дип санала.
- ↑ Зур совет энциклопедиясенең 3 нче басмасы материаллары Интернетта бар, аларга туры сылтамалар авторлык хокукларын бозуда гаепләнмәү өчен генә китерелми.
- ↑ Бәйгегә Зур россия энциклопедиясенең басма һәм интернет вариантына гына кергән темалар исемлегенә керүче мәкаләләр генә кабул ителә.
- ↑ Бәйге оештыручылары исемлекләрнең тулылыгы һәм дөреслеге өчен җаваплы була алмый.
Сылтамалар[править]
- Зур россия энциклопедиясе (электрон версиясе)
- Татар энциклопедиясе (электрон версиясе)