Конкурсы/WikiGap 2019 Russia/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Тел/ Tel: русский · English · татарча / tatarça

WikiGap 2019 халыкара проект[править]

Халыкара хатын-кызлар көне булган 8 мартта Россиядәге Швеция илчелеге һәм Викимедиа РУ бергәләп рус телле Википедиягә төрле һөнәр ияләре булган хөрмәтле хатын кызлар турында мәкаләләр язуга багышланган WikiGap Россия проектын башлата. Марафон Швеция чит ил эшләре министрлыгы һәм илләренең Wikimedia бүлеге оештырган һәм дөньяның төрле илләреннән Википедиягә өлеш кертүчеләрне берләштергән глобаль WikiGap акциясе кысаларында уза.

Википедия — дөньяның иң эре кулланучылар үзләре булдыра торган онлайн-энциклопедия. Әмма аның сайтында, җәмгыяттә кебек үк, ир кешеләр һәм хатын-кызлар арасында дисбаланс күзәтелә.

Википедиядә мәкаләләрне булдыручыларның 90% – ир кешеләр. Моннан тыш, ир кешеләргә багышланган мәкаләләр хатын-кызлар турындагысыларыннан дүрт тапкыр күбрәк. Төрле төбәк һәм илләрдә бу күрсәткечләр аерылып тора, әмма дөньяны тулаем алганда хәл бер – Википедияне кайсы телдә генә укымасагыз да, хатын-кызлар турындагы мәгълүмат күпкә азрак. Бу дисбалансны бераз үзгәртү һәм мәсьәләгә игътибарны җәлеп итү өчен без икенче елны рәттән Википедиянең төрле телләрдәге бүлекләрне танылган хатын-кызлар турындагы мәкаләләр белән турыруга юнәлгән WikiGap проектын үткәрәбез.

WikiGap Россия бәйгесендә Россиядә яшәүче һәм интернетка чыга алучы һәрбер кеше катнаша ала. Марафон тәмамлануга, эксперт жюри бәяләве буенча иң күп баллар туплаган 10 катнашучы шведцияле Urbanears ширкәте тәкъдим иткән призлар белән бүләкләнәчәк – Stammen чыбыксыз акустик колонка (1 урын) һәм Plattan 2 Bluetooth классик чыбыксыз колакчыннары (2-10 урыннар).

Марафон икенче елны рәттән үткәрелә. Үткән елны WikiGap проекты 54 илдә узган иде. Катнашучылары 30 телдә хатын-кызлар турында язган 13 000 нән артык мәкалә 57 миллион тапкырдан күбрәк укылды. 2018 елгы WikiGap Россия бәйгесенә 500 дән артык мәкалә кертелде.

Швециянең Россиядәге илчесе Петер Эриксон:

«Швеция дөньяда гендер тигезлеккә юнәлгән феминист тышкы сәясәтне үткәрүче беренче ил булып тора. Һәркөн дөнья буйлап миллионлаган кеше кулланган глобаль ресурс – Википедия – үрнәгендә гендер тигезсезлегенә игътибарны җәлеп итү мөмкинлеге безнең өчен әһәмиятле. WikiGap проекты аркасында без Википедиянең төрле телләрдәге бүлекләрдә хатын-кызлар турында мәкаләләр санын үстереп, аларны алга чыгара алабыз».

WikiGap Россия 2019

WikiGap-2019 интернет марафоны — Википедиянең рус телле бүлегендә хатын-кызлар турында мәкаләләр булдыруга багышланган тематик бәйге.

Марафонның төп максатлары һәм биремнәре

  • Хатын-кызлар турында энциклопедик биографик мәкаләләрне язу;
  • Википедиягә яңа мәкаләләр автоларны җәлеп итү;

Оештыручылар

Россиядә бәйге «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы[1] һәм Мәскәүдәге Швеция илчелеге тарафыннан оештырыла.

«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы Швециянең Россиядәге илчелеге

Регламент

(Глобаль WikiGap Challenge бәйгесе регламенты белән билгеләнә)

  • Марафон башлануы: 2019 елның 8 март көне 00:01 CET (7 март көне 23:01 UTC, 8 март көне 02:01 МСК)
  • Марафон тәмамлануы: 2019 елның 8 апрель көне 23:59 CEST (8 апрель көне 21:59 UTC, 9 апрель 0:59 МСК)
  • WikiGap 2019 Russia марафоны нәтиҗәләрен чыгару — 2019 елның 30 апрель көненә кадәр (эченә алып).

Призлар

Призлар фонды Россиядәге Швеция илчелеге тарафыннан тәкъдим ителгән.

Интернет-марафонында иң күп баллар туплаган 10 катнашучы шведцияле Urbanears ширкәте тәкъдим иткән призлар белән бүләкләнәчәк:

  • Stammen чыбыксыз акустик колонка (1 урын);
  • Plattan 2 Bluetooth классик чыбыксыз колакчыннары (2-10 урыннар).

Бар җиңүчеләр шулай ук Швеции илчесе һәм «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы (Wikimedia Russia) директоры имзалаган алган урыннарын билгеләүче персональ диплом белән бүләкләнәчәкләр.

Кагыйдәләр

  • Бәйгедә бар теркәлгән катнашучылар катнаша ала (теркәлү процедурасы вакытына карамыйча). Бәйгедә катнашуга бәйле яшь чикләүләре юк. Призлар Россия Федерациясе резидентларына гына бирелә ала.
  • Һәрбер катнашучы бәйгедә фәкать бер хисап язмасыннан катнаша ала.
  • Бәйгегә түбәндәге критерийларга туры килгән яңа мәкаләләр кабул ителә:
    • Мәкалә 2019 елның 8 мартыннан башлап 2019 елның 8 апрель көне киченә кадәр булдырылган.
    • Бәйгегә тапшырылган мәкаләләрдә авторлык хокукларын бозу очраклары булмаска тиеш. За массовые нарушения авторских прав участник может быть дисквалификацияләнә ала.
  • Бәйге нәтиҗәләрен билгеләү:
    • Марафонда катнашучылары булдырган әсәрләрнең сыйфаты һәм саны исәпкә алына. Сыйфаты буларак мәкалә күләме һәм җитәрлек күләмендә сурәтләнүе, тасвирлану тирәнлеге, материалларның абруйлы чыганакларга искәрмәләр белән дәлилләнү дәрәҗәсе, кыяфәте.
    • Таләпләргә туры килүче һәрбер булдырылган мәкалә өчен катнашучыга 1 балл бирелә. Мәкаләнең күләме һәм сыйфаты өчен (аңлату стиле, тышкы күренеше, сурәтләнүе һ.б.) жюри өстәмә бер яки ике балл бирә ала.
    • Шведча Википедиядә инде тасвирланган шәхес турында мәкалә тудыру баллар икеләтә коэффициент белән бирелә. Ягъни шундый мәкалә өчен бәйге катнашучысына 2 дән 6 баллга кадәр бирелә ала.
  • Мәкаләләрне булдыруда хатын-кызлар исемлеген куллану мөмкин.

Марафон катнашучылары[править]

  • Яңа булдырылган мәкалә турында мәгълүмат түбәндәге тематик җәдвәлләргә кертелергә тиешле (бәйге катнашучылары үзләре ясый).
  • Марафонда фәкать түбәндәге җәдвәлләрдә теркәлгән мәкаләләр һәм катнашучылар катнаша.
  • Яңа булдырылган мәкалә җәдвәлгә язылу вакытыннан соң 24 сәгать узганчы, әмма бәйге тәмамланганчы кертелергә тиеш.

Булдырылган мәкаләләрнең бәхәс битләренә w:ru:t:Статья марафона WikiGap 2019 калыбы урнаштырыла ала.

Бәйгегә кертелгән мәкаләләр[править]

  • «Баллы», «Дополнительные баллы» һәм «Сумма» баганалын жюри әгъзалары тутыра. Башкаларны тутыру өчен бәйге катнашучылары үзләре җәваплы.


Таблица / Table[править]

Жюри[править]

Жюри әгъзалары Марафонда җиңүгә ашкынмый, аларның мөмкин булган формаль катнашуы башкаларга үрнәк һәм мораль теләктәшлекне күрсәтү белән генә аңлатыла.

Нәтиҗәләр[править]

Җиңүчеләр исемлеге бәйге битендә 2019 елның 30 апрель киченә кадәр бастырылачак.

Җиңүчеләргә хәбәр итү һәм бүләкләү[править]

Җиңүчеләргә хәбәр итү вики-почта буенча оештырылачак. Призларны алу өчен, җиңүчеләргә вики-почтаны хәбәрләр алуга көйләү һәм нәтиҗәләр чыгарылудан соң бер атна эчендә призны юллау өчен адресны хәбәр итү кирәк булачак.

WikiGap Challenge глобаль бәйгесе[править]

WikiGap Россия марафоны белән берүк вакытта WikiGap Challenge глобаль бәйгесе уза. Аның беренче призы – 2019 елның август аенда Стокгольм шәһәрендә узачак еллык Wikimania конференциясенә сәфәр. Созданные в рамках конкурса WikiGap Россия бәйгесе чикләрендә булдырылган мәкаләләр шулай ук глобаль бәйгесенә дә кертелә ала. Үзегезнең WikiGap Challenge бәйгесенә кушылуыгызны теркәү өчен, конкурс битендәге күрсәтмәләргә (ингл.) иярегез.

Искәрмәләр[править]

  1. «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы Мәскәүдәге Швеция илчелеге, Швеция чит ил эшләре министрлыгы, Wikimedia Sverige, бар башка чит ил оешмалары яки ватандашлары тарафыннан бернинди финанс яки башка матди ярдәм алмый. Призлар җиңүчеләргә «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы арадашчылыгы булмастан турыдан-туры Мәскәүдәге Швеция илчелеге тарафыннан тапшырылачак.

Ярдәмчел материаллар[править]

  • Как создать статью в Википедии, чтобы ее не удалили — YouTube'тагы өйрәтү видеосы;
  • WikiGap 2019 Russia афишасы — ирекле тарату һәм бар шәхес яки оешмаларның кулланулары өчен. Марафонда катнашырга бар теләүчеләр өчен офлайн-чараларны үткәрү рәхим ителә: китапханә, музей, мәдәни үзәк, урта һәм югары уку йортлары һ.башкаларда. Шундый чараларны уздыру өчен бернинди өстәмә рөхсәт яки расланулар алу кирәкми.

Партнёрлар һәм оффлайн-мәйданчыклар[править]

Үзегездә WikiGap чараларын оештырырга яки проект мәйданчыгы булырга телисезме? press.moscow@gov.se адресына языгыз.

Сылтамалар[править]