Мир Викимедиа/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Тел/ Tel: русский · English · татарча / tatarça

Монда Викимедиа хәрәкәте'нең идеаллары хөкем иткән дөнья тасвирлана. Максатларыбызга ирешү өчен стратегик алгарыш юлы исә башка биттә аңлатыла.

Гыйлемле кешеләр хезмәттәшлеге[править]

  • Гыйлемне үз итү, тудыру, туплау, систематизация һәм башкалар белән уртаклашуда һәрбер кеше катнаша.
  • Бар кешеләр бергәләп шәхсиятләрен, уртак фән һәм мәдәниятне үстерү эшчәнлегендә бер-берсе белән хезмәттәшлек итә.

Гыйлемгә ачык һәм ирекле ирешү[править]

  • Һәрберсенең кешелек туплаган бар гыйлемгә үзенә уңайлы булган ирешү мөмкинлеге бар.
  • Һәрбер кеше ирекле килеш һәм бернинди чикләүләрсез гыйлем алу һәм башкалар белән уртаклашу, анарга өстәү, аны төзәтү һәм системалаштыру мөмкинлегенә ия.

Күптеллелек[править]

  • Һәрбер кеше гыйлемне үз ана телендә алу мөмкинлегенә ия.
  • Һәрбер кеше белемне теләсә нинди телдә тудыру мөмкинлегенә ия, һәм бу гыйлемгә бар башкалар ирешә ала.
  • Һәрбер кеше берничә телне белә.
  • Бар телләрне саклау һәм үстерү өчен шартлар тудырылган.

Күпмәдәниятлелек[править]

  • Җәмгыять аерым шәхесләр, аларның төркемнәре һәм милләтләренең мәдәни үзенчәлекләре, төрле мәдәниятләр күренешләре һәм үзгәрә торган мәдәни карашларына хөрмәт йөзе белән карый.
  • Мәдәни үзенчәлекләренең барлыкка килүләре, сакланылулары, бер-берселәрен баету, яңа яклары белән серкәләнү һәм үсүләре өчен шартлар бар.

Хезмәттәшлек[править]

  • Кешеләр хезмәттәшлек итә. Үзенә кешеләр, оешмалар һәм хәкимият органнарын алган киң хезмәттәшлек даирәсендә катнашалар. Бер-берсенә ярдәм итәләр.
  • Бәхәсләрне чишкәндә, кешеләр компромисс, берләштерүче фикер, консенсуска ирешү юлларын эзли.
  • Викимедиа хәрәкәте төрле тел, мәдәният, яшь, профессия һәм темперамент вәкилләрен берләштерә.
  • Инновацион, иҗтимагый һәм сәяси лифтлар яхшы эшли.

Тотрыклылык[править]

  • Дәүләт һәм җәмгыятьтә Викимедиа хәрәкәте кыйммәтләренә ят булган хәлгә кире кайтуга мөмкинлекне бирмәгән механизмнар барлыкка килгән.

Шулай ук карагыз[править]