О помощи Викимедиа/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Тел/ Tel: русский · English · татарча / tatarça

Бу фикерләшү өчен каралама текст

Күз алдыгызга һәрбер кеше бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешә алган бер дөньяны китерегез.

Максатыбыз нәкъ моңа ирешү.

Без ирекле интернет-энциклопедия булган Википедия тирәсендә барыкка килгән Викимедиа хәрәкәте катнашучылары.

Хәрәкәтебезнең төп кешеләре – Википедиядә һәм гыйлемгә ирекле ирешүне максат дип күргән башка вики-проектларда мәкаләләр булдыручы волонтёрлар. Сез дә шундый авторларының берсе була аласыз, моның өчен хәттә хисап язманы да теркәү мәҗбүри түгел! Яхшыртырга теләгәнегез Википедия битендә «Үзгәртү» төймәсенә басу җитә.

Моннан тыш, Викимедиа проектларының эшчәнлеген тәэмин итүче һәм волонтёрларга аларның миссияләрендә ярдәм итүче оешмалар челтәре дә бар. Аларның иң эресе һәм әһәмиятлесе – беренче булып барлыкка килгән һәм Викимедиа проектларының күпчелек серверларының хезмәт итүен кайгыручы Wikimedia Foundation Inc. булып тора.


Һәр ел Wikimedia Foundation Inc. соңыннан Викимедиа проектларына теләктәшлек күрсәткән бар оешмалар арасында бүленәчәк акчалата ярдәм җыю өчен бөтендөнья иганә кампаниясен үткәрә.

Россия Федерациясендә Викимедиа проектларының үсешенә теләктәшлек күрсәткән региональ оешма булып россияле бәйсез «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлык булып тора. Аның эшчәнлегенә Википедиядә мәкаләләр язу һәм ирекле материаллар йөкләү буенча иҗади бәйгеләр оештыру, конференцияләр һәм семинарлар үткәрү, Викимедиа проектларын һәм гомумән ирекле гыйлемне популярлаштыру, Викимеди проектларына кагылышлы мәсьәләләрдә кануннамәләрне яхшыртуны алга сөрү керә. Бу оешма чит илдән акча ала алмый һәм фәкать россияле чыганаклардан килгән акчаларга гына яши. Безгә ярдәм күсәтүегез өчен рәхмәт!

АКШта теркәлгән Wikimedia Foundation Inc. Россия Федерациясеннән иганә акчаларын кабул итми. Әмма сез барыбер ярдәм итә аласыз.

Беренчедән, Викимедиа проектларының авторлары сафына сез дә кушыла аласыз. Икенчедән, «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгына үз эшчәнлегендә ярдәм күрсәтә аласыз.