Участник:Буа шәһәренең Ак каен балалар бакчасы

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску

Туган авылым.

Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар,якын безнең авылга ул; Аулыбызның ямен,суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным- тәнем белән.(Г.Тукай)

Туган авыл дигәч тә, күз алдыма үз авылым килеп баса, кияүгә чыгып Буа шәһәрендә яшәсәм дә,минем өчен Нурлат районы, Кычытканлы авылыннан да якын җир юк. Иң матур табигать,чиста, саф һава, иң матур урман да шул якта.Авылым дүрт яктан урман белән уратып алынган.Урманнарыннан җәй көне кайтып та керәсе килми,кура җиләге,җир җиләге,каен җиләге дисеңме,гөмбәнең күп төрләре,көз җитә башлагач чикләвеге-барысына да бай безнең урман.Урманда шулай ук куян, тиен, төлке, кабан дуңгызы, бүреләрне рәхәтләнеп яши. Ял итеп, хәл алыйм дисәң чишмәләре бихисап.Каен чишмәсе,Кизләү чишмәсе,Гызар чишмәсе, Мулла чишмәсе, Закир чишмәсе һәм башкалар. Соңгы елларда чишмәләргә игътибар артты, бик матур итеп тирәләре тотылды, юллар китерелде, балалар мәйдәнчыгы да булдырылды. Авылдашлар тәгдиме белән авылда туып үскән, чит җирләрдә яшәүче авылдашлар ярдәме белән яңартылып торалар. 2021нче елда сугышта үлеп калганнар, һәм исән кайтучыларга һәйкәлне төзекләндерү эше алып барыла. Кычытканлы авылынан публицист, язучы, профессор Тәлгать Галиуллин һәм Әвгать Галиуллин, журналист Фәния Хуҗәхмәт һәм Алсу Зәйдуллина чыккан. Ә тарих ягыннан 1962 елдан Кычытканлы Нурлат районының көньяк чикләрен саклый.Сүз уңаенда, рәсми документларда теркәлә башлагач, Кычытканлы урысчага кызыклы тәрҗемә ителгән.Турыдан-туры “Крапивник” булырга тиешле исем әллә писарьларга ошамаган, әллә урыс теркәүчеләре авылның татарчасын тәрҗемә итә алмаган, әллә башка сәбәбе булган, әмма урысча безнең авыл Кичкальня дип аталып йөри башлаган. Ярый әле “Крапивник” дип язмаганннар, бик сәер дә, куркыныч та яңгырар иде ул. Әйткәнемчә,үз вакытында авылыбыз урманга бай булуы белән тирә-якны көнләштереп яшәгән. Шомлы, серле, адаштыргыч кара урман халыкны ашаткан, җылыткан, киендергән, ачлык, сугыш елларында үлемнән саклаган. Озак яшә авылым, сиңа тагын, кабат-кабат кайтырга язсын. Әнисә Гәрәева –Сафиуллина

Кырлангым Табигатьнең матурлыгын күрәсегез килсә, безнең авылга килегез. Авылдагы матурлыкның чиге юк! Ул үзенең болыннары, басулары, кырлары белән җәлеп итә. Зур Кырлангы авылының тирә-ягын җиләккә бай матур калкулыклар чорнап алган. Тирә -якта яшәүчеләр безнең авыл болыннарына җиләккә киләләр. Нинди генә чәчәкләр юк! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч матур гүзәллек! Авылым, әкияти манзара эчендәге кебек. Авыл кырыеннан кечкенә генә инеш аккан, аны буып куеп зур платина ясаганнар. Кыш көннәрендә платина чиксез ак диңгезгә ошаган. Җәй җитү белән су өсте җанлана. Җылы яктан кыр үрдәкләре, кыр казлары, челәннәр кайта. Кышын ояларында үткәргән бобрлар эшкә тотыналар. Бу матур манзараны күзәтү җанга тынычлык бирә. Инеш ярлары буйлап чишмәләр төзелеп киткән. Тәмле чишмә суын эчеп тә туя торган түгел. Авыл халкын шул чишмәләр су белән тәэмин итә. Авыл уртасында – иман йорты – “Зәки” мәчете урнашкан. Мәчетебез бик зур, бик матур һәм үзенә җәлеп итеп тора. Ул бервакытта да буш булмый. Бигрәк тә җомга көнне. Кырлангы бабайлары монда намаз укырга килә. Яшь вакытта авылын ташлап чит якларга китүчеләр, туган якларын, табигатен сагынып, кире әйләнеп кайталар. «Кырлангым» Бик тә ямьле минем туган җирем Тәпи киткән тәүге эзләрем. Әби-бабамнардан калган телем Беренче әйткән сүзләрем. Күңелемә табигате якын – Күрче, күпме монда чишмәләр Инешкә кайткан кыр казлары Язын сәлам биреп китәләр. Суларга бай елга – күлләр; Болыннар – яшел келәм. Горурланам батыр, эшчән Кырлангы халкы белән.

                                                                                                     Гиматдинова Лилия Мәҗит кызы

Мин Буа районының эш сөючән, уңган, талантлы, яшь поэтессабыз Лилия Салахутдинова турында язырга уйладым. Аның иҗатына сокланып туймаслык! Бигрэк тэ туган як, мәхәббәт турындагы шигырьләре мәгънәле, халык күңеленэ якын. Куңелендэ булган барлык уйларын, тормышта ниләр кичерүләрен, хыялларын шигырь юллары аша халыкка җиткерә.Хәтта ул җыр текстлары да яза. Лилия Салахутдинова –үрнәк алырлык сабыр, акыллы зат.Ул, дөньядан ямь табып, шатланып яши белэ. Аның бу сыйфатларына баш иярлек.. Аның язмышы кешене сабыр, акыллы, тырыш, ярдәмчел булырга өйрәтә. Тормышта нинди генә сынаулар булса да, артка тайпылмыйча, алга барырга энди. Үзенең шигырьләрендә дуслык темасына да зур басым ясый., дуслар булу- зур бәхет икэнлеген раслый. Без Лилия Салахутдинованын иҗатын яратып укыйбыз, узен хөрмәт итэбез. Алдагы кенендә дә аңа бары тик уңышлар телибез. Анарга булган хөрмәтемне шушы шигырь юлларында күрсәтергә телим. Язмыш сынавы. “Бәллүр кеше мин”, - дип борчылма әле, Син шагыйрә, шуңа горурлан! Ходай сиңа биргән шул сәләтне, Кимсенмә син, бары тик шатлан.

Йөрәкләргә безнең үтеп керә Сезнең язган моңлы шигырьләр. Укыганда мелдерәп яшҗләр тама, Әрни-әрни елый күңелләр.

Сине язмыш шулай сынаса да Сыгылмадың язмыш каршында. Бүләк иттең йөзләп шигырь һәм җыр Туган җирең, газиз халкыңа.

Халык җырлый сезнең җырларны Кузләренә яшьләр килсә дә. Бары сезгә бездән шул теләк, Озак – озак язсын яшәргә. Рузидә Мәүлет кызы Шакурова.


Фирзәр Мортазин 1958 нче елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасының Буа районы Кайбыч авылында Мортазиннар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга туа. Бераздан аның энесе туа, әти-әнисе дүрт бала тәрбияләп устерәләр. Фирзәр Мортазинның кечкенәдән музыка сәләте очылып килә, хаттә аны сәләтле балалар интернатына укырга чакыралар. Әмма әти-әнисе баланы алты яшендә Буа районы Кайбыч утра мәктәбенә укырга кертә. Сигезенче сыйныфны тәмамлачач, Фирзәр Мортазин Лениногорск музыка училищесына белем алырга керә. Аның педагогы Виталий Харитонович Кулинич була. Училищены тәмамлагач, ул авыл клубына эшләргә кайта. Параллель рәвештә Буа шикәр заводының Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе була. Ул бу эштә ун ел дәвамында идарә итә. Композитор гомер буе музыка яза, җырлый, шигырьләр иҗат итә, әмма үзенең иҗат юлын, авылдашы Рәшит Сабиров шигыренә язылган «Ява карлар» җырыннан 1995нче елда башладым диеп, исәпли. Татар халкының иң ярарткан җырлары: «Пар балдаклар», «Бер генә минутка», «Узыйм әле авыл урамнарын». Фирзәр Мортазин 1978нче елда егерме яшендә бик яшьли өйләнә. Бүгенге көндә, хатыны Наилә ханым белән, кырык өч ел тату гаилә тормышын алып баралар, ике балалары бар – кызлары Чулпан Һәм малайлары Ленар. Кызы Чулпан кечкенәдән музыка белән бик кызыксына башлый, әтисе белән концертларда катнаша, тамашачылар аның җырлавын бик яратып кабул итәләр. 24 март 2018 елда музыка сәнгатен үстерүгә керткән хезмәте өчен татар эстрада йолдызы, Буа дәүләт драма театрының музыка бүлеге җитәкчесе Фирзәр Мортазнга «Татарстанның халык артисты» мактаулы исем бирелә.

                                                                                                              Гимранова Эльмира Әмир кызы