Участник:Миләүшә Җиһаншина Мансур кызы

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску

Яңа Тинчәле авылы тарихы.

Яңа Тинчәле авылы Татарстан Республикасы Буа районының көньяк-көнбатыш өлешенә урнашкан..Аның тарихы Абдулла хәзрәт Гафуров, Касыйм Бикколов (әт –Тинчәли),Сәгыть Кишмаев, Җамалетдин Кишмаев, Шаһиҗан Төхфәтуллов,Гариф Аббазов елъязмаларында сакланган.Тарихи язмалар арасында язучы, тарихчы, педагог һәм дин эшлеклесе Касыйм Бикколовның 1926 елда язылган “Яңа Тинчәле авылы тарихы” хезмәте бик зур әһәмияткә ия. Бу карья Романовлар заманында Сембер губернасы Буа өязе Иске Суыксу волосте иде, хәзер исә Татарстанныда Буа кантоны Иске Шәйморза волосте карамагындадар.Тинчәле карьясы үзенең уртасындагы елга белән көньяк һәм төньякка бүленәдер. (Кулъязманың берничә нөсхәсе Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк очрый торган китаплар бүлегендә саклана). Аны Яңа Тинчәле музее җитәкчесе, тарих укытучы Ринат Төхфәтуллов аны кириллицага күчергән. Касыйм Бикколов мәгълүматлары буенча, Яңа Тинчәле авылында 1686 ел тирәсендә, хәзерге Чувашстан территориясеннән - Татар Согыты авылыннан күчеп килүчеләр - 23 гаилә тарафыннан нигез салына. Шәҗәрәләрдән тыш, тарихчы Яңа Тинчәленең барлыкка килү вакытын, аның XVII гасырда булуын 1701 елда Кәрим Чылнысы авылында җир кисеп (бүлеп) бирә теркәлгән документка нигезләнеп дәлилли. Әлеге документта Чынлы кырының Яңа Тинчәледә яшәүче ун кешенең җирләре белән чикләнүе күрсәтелә. “Димәк 1701 елда безнең авыл була, - дип нәтиҗә ясый К. Бикколов. Ул авылның исеме фарсы теленнән кергән, “ак тәнле”, “укымышлы”, “зыялы” мәгънәләренә ия “тәнҗа”(“тәнҗали”) сүзенә нисбәтле, дип фаразлый. Тинчәле башка авылларга караганда күпән гыйлем вә мәгарифтә алда булып, һәр тарафка имам, мөгаллимнәр биреп торган, күп авыллардан шәкертләр килеп укыганнар.

Шушы хезмәттән берничә өземтә: “Бәгъзе картларыбыз авылга иң әүвәл Сөендек,Турна,Ибрай исемле өч кеше килгән диләр. Турна исемлесе хәзер дә торна кыры дигән җирдә урнашкан. Сендек бабай хәзерге Сүндек күле дигән җирдә яшәгән.Ибрай бабай хүзерге Ибрай күле дигән җиргә утырган. 

XIX гасырда авыл шактый зурая. Анда, кечерәк кенә булса да, атна саен базар оештырыла. Яңа Тинчәледәге төбәкне өйрәнү музеенда сакланучы материалларда “1889 елга авылда 700 хуҗалык була, шуңа күрә бу авылны 700 Тинчәл диеп йөрткәннәр” дип күрсәтелә. Яңа Тинчәле 1780 елга кадәр Казан губернасы, 1780 елдан (1920 елга кадәр) Сембер губернасы Буа өязе Иске Шәйморза волосте составына керә. 1896 елда Яңа Тинчәледә 336 хуҗалык исәпләнә, аларда 1073 ир-ат, 1021 хатын – кыз яшәгән. 4 мәчет һәм 3 мәктәп эшләгән. 1913 елда авылда хуҗалыклар саны 485 кә җитә аларда 2805 кеше яшәгән. 1930 елда Иске Шәйморза волость башкарма комитеты карары нигезендә Яңа Тинчәледә “Искра” күмәк хуҗалыгы оештырыла. Хуҗалык рәисе итеп Зартдин Миначев билгеләнелә. 1936 елда китапханә ачыла. 1945 елда “Искра” күмәк хуҗалыгының рәисе итеп Корбан Алиуллов сайлана. 1958 елда Таһир Касыймов җитәкли. 1960 елдан Хасанов Шәүкәт Гариф улы җитәкчелек итә. Шәүкәт Гариф улы Хәсәнов җитәкчелек иткән чорда ”Искра” колхозы алдынгы хуҗалыклар сафына чыга, Татарстан күләмендә таныла. 1976 елда Шәүкәт Хасанов лаеклы ялга чыга, ”Искра” күмәк хуҗалыгы рәисе итеп Иршат Кәлимуллин билгеләнә. 1977 елда хуҗалыкка СССР Халык Хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең II дәрәҗә Дипломы бирелә. 1979 елдан “Искра “ колхозын Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов җитәкли. Бу елларда “Искра“ игенчелек һәм терлекчелек буенча республикабызның алдынгы хуҗалыклары сафына чыга. 1985 елда Яңа Тинчәледә биш бүлектән торган, бай эчтәлекле музей ачыла. Аның җитәкчесе итеп Ринат Низам улы Төхфатуллов билгеләнә. 1990-1993 елларда “Искра” күмәк хуҗалыгын Мансур Төхфатуллов җитәкли. 1991-1994 елларда бер-бер артлы яңа мәчет калкып чыга. 1993-2003 елларда күмәк хуҗалык рәисе вазифаларын Фәрит Хәсәнов башкара. Бу елларда да “Искра” хуҗалыгы “Югары игенчелек мәдәниятенә ия хуҗалык” исемен йөртә. 2004 хуҗалык рәисе итеп Мифтәхетдинов Расих Вазыйх улы билгеләнә. Расих Вазыйх улы - республикабызда фермерлык хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең берсе. Ул, республикада беренчеләрдән булып, «Искорка» дип исемләнгән крестьян-фермерлык хуҗалыгын төзи. Аның эш тәҗрибәсе «Живи как хозяин» китабында урын алган. Әлеге фермер хуҗалыгы Татарстанда иң алдынгы хуҗалыкларның берсенә әверелүе белән ул үзен талантлы оештыручы итеп таныта. 2004 елдан хуҗалыкның исеме-статусы “Тинчәле” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә. Бүгенгесе көндә Яңа Тинчәле авылында 267 хуҗалык, 558 кеше яши. Авылда мәдәният йорты, китапханә, мәктәп, ФАП эшли. Төп халкы татарлар. Яңа Тинчәле халкының элек-электән килгән, бүгенгесе көндә дә төп шөгельләре - игенчелек һәм терлекчелек. тора. Бүгенге материаль һәм рухи культурабызның, барлык казанышларыбыз һәм җиңүләребезнең чыганагы әнә шуннан килә.

ӘДӘБИЯТ: 1. Бикколов К. Яңа Тинчәле вә аның тарихы. Кулъязма (1926). Казан ун-тының Н.И. Лобачевский исем. фәнни китапханәсендә саклана. 2. Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989. - Б. 283. 3. Фәхреддин Р. Асар. – Казан: «Рухият» нәшр., 2010 3-4Т. 646 б. Б. 136-137. 4. Бәшир Ф. Онытылган әдип Касыйм Биккол // Казан утлары. – 2000. – №3. – Б. 173. 5. Татар энциклопедия сүзлеге.- Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2002. – Б. 103. 6. Ибраһимова Ф. Тарих сәхифәләрендә – татар шәхесләре. Ибраһим Биккулов // Казан утлары. – 1994. – №6. – Б. 188. 7.Сәйфуллина Ф.С., Җиһаншина М.М. Касыйм Бикколов иҗат мирасын барлау юлында//Материалы международной конференции “Литература и художественная культура тюркских народов в контексте Восток-Запад». –Казан. Отечество,2015.-644с.