Участник:Миндубаева Назиря Хасановна

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску

Вәлиев Вагиз Минвәли улы

  Бөек Ватан сугышына Алексеевск районы Урманасты Шынталысы авылы җирлегеннән 150 ләп  асыл егетләребез Ватанны сакларга, халкыбызның иреге, киләчәк буыннарның бәхете өчен сугышка киткән булса, шуларның яртысына гына туган җиренә кайту насыйп була. Калган батыр егетләребез  Европаның төрле төбәкләрендә мәңгегә ятып кала. Сугыш яраларыннан ветераннарыбызның  саны елдан-ел кими. 76 нчы Җиңү язын бары тик бер ветеран –  Вәлиев Вагиз Минвәли улы каршылаячак.
     Вәлиев Вагиз Минвәли улы 1924 елның 22 нче октябрендә Алексеевск районы Урманасты Шынталысы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә  туа. Ветеран янында без, мәктәп укучылары, еш булабыз. Ул җырларыбызны, шигырьләребезне елмаеп тыңлап утыра. Аның белән сөйләшеп утыруы рәхәт. Вагиз абый ачык йөзле, балалар белән уртак тел тиз таба. Аларның сорауларына бер дә авырсынмыйча җавап бирә.  Үзе дә балаларның  укулары, уеннары, шөгыльләре белән  кызыксына. Менә шундый кызыксынучан, киң күңелле булганга күрә дә ул 96 яшен тутыргандыр да инде. 
   Укучылар аның сугышчан юлы белән кызыксыналар. 18 яше дә тулмаган егет ил тынычлыгы өчен сугыш хәрәкәтләренә кушыла. Аның сугышчан юлы 1942 нче елдан 1947 елга кадәр сузыла.  Вагиз абый башта Горький шәһәрендә запастагы полкта тора, 1943 нче елның сентябреннән хәрби хезмәтен Ерак Көнчыгышта дәвам итә. Ул - Төньяк Кореяның  Расин, Сейсин шәһәрләрен азат итүчеләрнең  берсе. Вагиз абыйның күкрәген "За боевые заслуги", "За победу над Японией" медальләре, “2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены” һәм башка сугышчан бүләкләр бизи. 
   Сугыштан кайткач, Белоруссия фронтында медсестра булып эшләгән,  үзе әйткәнчә, уңган-булган чая кыз Галия апа белән гаилә корып, 2 егет, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Аларның һәркйсы тормышта үз урынын таба. Шунысы кызганыч, Вагиз абыйга бер улын үз куллары белән җирләргә туры килә. Бергә яшәүләренә 63 ел булганда,  тормыш иптәше Галия апа бакыйлыкка күчә. Бүгенге көндә Вагиз абый туган авылында кызы  Нурия тәрбиясендә яши.Улы Айрат, кызы Кадрия,  читтә яшәсәләр дә, әтиләренең таянычы булып торалар.  Хәзер аның 7 оныгы, 9 оныкчыгы. Аларның барысы өчен дә ул хөрмәтле бабай. Балалары да, оныклары да, туганнары да Вагиз абыйны зурлап,  олылап яшиләр.  Аларга рәхмәте зур аның.