Вики-конференция 2017

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Это перевод страницы Вики-конференция 2017, он готов на 64%.
Таким образом помечены устаревшие переводы.
Бөтенроссия Викимедиа конференциясе 2017
һәм Төньяк Ауразия илләре региональ вики-конференциясе 2017
                     Мәскәү, 14—15 октябрь 2017


Турында   Үткәрү һәм яшәү урыны   Программа   Стипендияләр   Катнашучылар


Вики-конференция 2017 — Россия халыклары телләрендәге Викимедиа проектларын үстерү һәм гомумән ирекле белемне тудыру һәм тарату мәсьәләләренә багышланган XI халыкара форум. 2007 елдан бирле «Викимедиа РУ» ТП тарафыннан оештырылып килә. Эш теле — русча.

Фәнни конференция һәм фикердәшләр җыелышы булган еллык Вики-конференция төрле Викимедиа проектларында катнашучыларны җыя. Программада гамәлдәге һәм тәмамланган проектлар турында доклад һәм презентацияләрне тыңлау һәм бәхәсләшү, фикерләр алышу һәм яңа контактларны табу өчен мөмкинлекләр карала. Катнашучылар ирекле һәм ачык программалау тәэминатыннан башлап, Россия Федерациясендә һәм дөнья буенча ирекле белемне таратуга юнәлгән инициативаларга кадәр киң темаларга бәйле түгәрәк өстәлләрдә катнашалар.

Урын һәм вакыт

Быелгы конференциянең 2017 елның 14—15 октябрь (шимбә һәм якшәмбе) көннәре Мәскәүдә, Н. А. Некрасов ис. универсаль фәнни китапханәсендә (Бауманская ур., 58/25 йорт, 14 бина; м. «Бауманская») узуы көтелә.

Теркәлү

Конференция публикага ачык, катнашучыларның теркәлү бите эшли.

Стипендияләр

Юл һәм кунакханә чыгымнарын каплау өчен стипендияләр турында мәгълүмат якын арада көтелә.

Конференцияне оештыру

  • Оеhttps://avatars0.githubusercontent.com/u/5331295?v=4&s=400штыручы:
Викимедиа РУ эмблемасы

Программа комитеты

Оештыру комитеты

Конференция партнёрлары

  • Төп партнёр:
  • Уздыру партнёры
Н. А. Некрасов ис. универсаль фәнни китапханәсе
  • Мәгълүмәти партнёрлар:

Сораулар һәм тәкъдимнәр

Конференция турында фикер белдерү һәм сораулар бирү өчен аның бәхәс бите кулланыла.

Шулай ук карагыз