Вики-конференция 2017/Үткәрү урыны

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Бөтенроссия Викимедиа конференциясе 2017
һәм Төньяк Ауразия илләре региональ вики-конференциясе 2017
                     Мәскәү, 14—15 октябрь 2017


Турында   Үткәрү һәм яшәү урыны   Программа   Стипендияләр   Катнашучылар


Конференциянең 2017 елның 14—15 октябрь көннәре Мәскәүдә Н. А. Некрасов ис. универсаль фәнни китапханәсендә уза.

Н. А. Некрасов ис. китапханә

Н. А. Некрасов ис. китапханә — Россиядә иң эре китапханәләренең берсе (фонды 2 млн саклану берәмлеген ашкан). Китапханә Мәскәүнең бар китапханәләре эшчәнлеген оештыручы һәм җитәкләүче үзәк буларак 1919 елда шәхси коллекцияләр нигезендә булдырылган. Бүгенге көндә башкаланың дәүләт карамагындагы массакүләм китапханәләр челтәренең эшчәнлеге өчен төп фәнни-методик һәм ресурс-мәгълүмәти үзәге ролен башкара. Монда «Вестник библиотек Москвы» исемле журнал чыгарыла, телестудия һәм «Библиогород» интернет-порталы эшли.

Адрес
Бауманская ур., 58/25 йорт, 14 бина; м. «Бауманская».
Ирешү
  • Җәяү (700 метр, 9 минут). «Бауманская» метро станциясеннән чыгуга, Бауманская урамы буенча көньякка таба юл тотасыз, Денисовский тыкрыгында уңга аласыз.
  • «Бауманская» метро станциясеннән иҗтимагый транспорт (7 минут, көтүне исәпкә алмыйча). Автобус 425, 37, 45, 50 номерлы һәм Б литералы трамвайлар. Ике тукталыш кына барасыз. Сезгә кирәк булган «Денисовский переулок — Библиотека имени Некрасова» тукталышыгыз «Аптекарский переулок» тукталышыннан соң була.
Хариталарга сылтамалар

Мәскәү

Мәскәү — Россиянең иң эре шәһәре һәм башкаласы. 1147 елда нигезләнгән. Тулысынча Европага керүче шәһәрләр арасында халык саны ягыннан иң зур шәһәр, халык саны ягыннан дөньяның иң эре ун шәһәр арасына керә (12,4 млн кеше).

Өстәмә мәгълүмат өчен Путеводитель «Москва» в Викигиде. карагыз.

Кунакханә

Мәгълүмат якын арада көтелә