Вики-конференция 2018/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Тел/ Tel: русский · English · татарча / tatarça
Россия викимедистлары конференциясе 2018
                     Санкт-Петербург, 22—23 сентябрь 2018


Конференция турында   Урын   Программа   Вики-премия 2018   Ирекле гыйлем 2018  


Катнашучылар


Вики-конференция 2018 — Россия халыклары телләрендәге Викимедиа проектларын үстерү һәм гомумән ирекле белемне тудыру һәм тарату мәсьәләләренә багышланган уникенче еллык халыкара форум. 2007 елдан бирле «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы тарафыннан оештырылып килә. Эш теле — русча.

Фәнни конференция һәм фикердәшләр җыелышы булган еллык Вики-конференция төрле Викимедиа проектларында катнашучыларны җыя. Программада гамәлдәге һәм тәмамланган проектлар турында доклад һәм презентацияләрне тыңлау һәм бәхәсләшү, фикерләр алышу һәм яңа контактларны табу өчен мөмкинлекләр карала. Катнашучылар ирекле һәм ачык программалау тәэминатыннан башлап, Россия Федерациясендә һәм дөнья буенча ирекле белемне таратуга юнәлгән инициативаларга кадәр киң темаларга бәйле түгәрәк өстәлләрдә катнашалар.

Вакыт һәм урын[править]

Конференция 2018 елның 22—23 сентябрь (шимбә һәм якшәмбе) көннәре Санкт-Петербург шәһәрендә узачак.

Үткәрелү урыны — «Точка кипения» (пр. Медиков, 3), «Петроградская» метро станциясе.

Туры трансляция каналы @ YouTube

Теркәлү[править]

Конференциядә катнашу бар теләүчеләргә ачык, теркәлү мәҗбүри.

Оештыру[править]

Конференция оештыручысы[править]

Партнёрлар[править]

Программа комитеты[править]

Владимир Соловьёв (рәис), Павел Каганер, Станислав Козловский

Оештыру комитеты[править]

Владимир Медейко (председатель), Павел Каганер, Анастасия Львова, Aervin

Сораулар һәм тәкъдимнәр[править]

Конференция турында фикерләрне белдерү һәм сораулары бирү өчен бәхәс битен кулланыгыз.

Шулай ук карагыз[править]