Заглавная страница/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Тел/ Tel: русский · башҡортса · English · français · қазақша · саха тыла · татарча/tatarça · українська


Викимедиа РУ

Россия Федерациясендә ирекле белем
Иганә итү


Яңалыклар

WikiGap.svg

«Викимедиа РУ» һәм Швециянең Россиядәге илчелеге халыкара WikiGap 2018 бәйгесенең Россия өлеше башлануын игълан итәләр.

2018 елның 7 мартында Швеция илчелеге сәгать 13:00 бар теләүчеләрне рус телле Википедиягә мәкаләләр язу буенча семинарында катнашырга чакыра. Бу чараны рус телле бүлегебез исеменнән аның администраторы Софья Багдасарова җитәкли.

Шулай ук 8 март белән 8 апрель арасында шулай ук Швеция илчелеге призларына рус телле Википедиядә хатын кызлар турында мәкаләләр язуга багышланган WikiGap 2018 Russia вики-марафоны үткәрелә.

Билгеле булганча, Википедия мөхәррирләренең 90% — ир кешеләр. Моннан тыш, Википедиядә хатын-кызлар турында мәкаләләр саны ир-атларга багышланнарга караганда дүрт тапкыр түбәнрәк. Бу хәлне үзгәртергә телибез.

WikiGap — глобаль инициатива. Дөнья буйлап кешеләр Википедиягә төрле эшчәнлек өлкәләрендә әһәмиятле хатын-кызлар турында күбрәк мәгълүмат өстәү өчен җыела. 8 март бәйрәменә багышланган чаралар Викимедиа хәрәкәте активистлары һәм Швеция илчелекләре тарафыннан берьюлы 40 илдән артыгында (Швециядән Танзаниягә, Мисырдан Колумбиягә кадәр) узачак.

WikiGap 2018 — Викимедианың Швециядәге бүлеге (Wikimedia Sverige) һәм Швеция чит ил эшләре министырлыгының уртак проекты.

Викимедиа РУ блогыннан күбрәк

Викимедиа РУ турында

«Викимедиа РУ» энциклопедик белемне таратуга теләктәшлек күрсәтүче табышсыз партнерлык (русча: Некоммерческое партнерство содействия распространению энциклопедических знаний «Викимедиа РУ») — Россия Федерациясе территориясендә ирекле кулланылыш таләпләренә туры килүче энциклопедик, белем бирү һәм кешелек тарафыннан тупланылган белемне тасвирлаучы башка мәгълүматларны барлыкка китерү һәм тарату проектларына теләктәшлек күрсәтү өчен булдырылган юридик яктан бәйсез табышсыз оешма.

Шундый проектларның алдынгы үрнәге буларак «Википедия» ирекле интернет-энциклопедиясен атау урынлы - соңгысының рус телле бүлеге «Викимедиа РУ» эшчәнлеге юнәлгән төп объектларының берсе булып тора.

НП «Викимедиа РУ» Викимедиа Фонды тарафыннан Россия Федерациясе территориясендә эш итүче «Викимедиа илкүләм оешмасы» буларак билгеләнде.

«Викимедиа РУ» үз эшчәнлеген Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан 2008 елның 11 ноябрь көнне расланган уставы нигезендә алып бара.

Безнең турында күбрәк өйрәнергә

Безгә языгыз

Форумыбызда теләсә нинди мәсьәләне күтәрә аласыз, конфиденциаль хәбәр очрагында исә электрон хат ысулын кулланыгыз:
Гомуми мәсьәләләр: infoatwikimedia.ru;
Пресс-хезмәте: pressatwikimedia.ru.

Twitter хисап язмабызга (@Wikimedia_RU) языла, ВКонтакте'дагы төркемебезгә (wikimedia) кушыла яки Facebook'тагы битебезне (WikimediaRU) ошата аласыз.

Шулай ук безнең хатлашу исемлегенә языла алуыгыз мөмкин.

Өстәмә контакт мәгълүматлар

Агымдагы вакыйгалар

Тәкъвим

Декабрь

14Mail.ru'га вики-экскурсия һәм түгәрәк өстәл, Мәскәү
14Викимедиа РУ ел ахыры җыелышы, Москва-Сити
20Яңа ел алды җыелышы, Санкт-Петербург

Гыйнвар

182017 елда Россия дәүләт оешмалары веб-сайтларының ирешүчәнлек халәте турында отчёт бастырылган
30РФ Иҗтимагый пулаты әгъзалары белән очрашу, Мәскәү

Февраль

20РФ Иҗтимагый пулатында Россия һәм Алмания турында өйрән: провинция белән таныш проекты тәкъдим ителде, Мәскәү
21РФ төбәкләрдәге иҗтимагый пулатларына видеоконференция аркылы «Россия белән таныш. Укучылар һәм остазлары» күптелле бәйгесе тәкъдим ителде

Март

07«WikiGap 2018 Russia» мәкаләләр язу семинары
19Викимедиа РУ җыелышы
20WikiExpedition Logo Вадим Загородныйның техника музеена вики-экскурсия һәм техника тарихы буенча викимарафон (Мәскәү)
20Wikiwomen logo 1a.png Санкт-Петербургта WikiWomen семинары — Википедиянең русча версиясенә язу буенча


Шулай ук карагыз: meta:WMCEE Calendar 2017

Планнар

Апрель

0«Нумизматика һәм бонистика 2018» мәкаләләр язу викимарафоны, 02.2019 кадәр

Май

20«Россия һәм Алмания турында өйрән: провинция белән таныш» мәкаләләр язу марафоны (20.10.2018 кадәр)

Эшчәнлегебездә катнашыгыз

Comments alt font awesome.svg

Эшчәнлегебез

Ярышлар, очрашулар һәм башка оешмалар белән партнёр проектлары кебек күпсанлы вакыйгаларны оештырабыз.

Icon from Font Awesome by Dave Gandy — http://fortawesome.github.com/Font-Awesome, licensed under Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0

Программалы грантлар

«Викимедиа РУ» максатларына туры килгән проектларны тормышка ашыру өчен акча кирәк булган чакта, грант гаризасын тутырыгыз.

Credit card font awesome.svg

Иганә итү

Россия Федерациясендә Википедияне һәм башка проектларны үстерү эшчәнлегебезгә теләктәшлек күрсәтегез һәм Викимедиа РУ оешмабызның иганәчесе булыгыз.

НП «Викимедиа РУ» оешмабызга фикер, вакытыгыз яки белгәнегез мөмкинлекләрдән куллануны тәкъдим итү өчен, зинһар форумыбызга язып калдырыгыз.

Викимедиа проектлары

Россиядә региональ рәсми статуста булган автохтон халыклары телләрдәге Викимедиа проектлары



Бу битнең күренешен үзгәртергә теләсәгез, тәкъдимнәрегезне аның бәхәс бүлегендә аңлатыгыз.