Конкурсы/Конкурс научных фотографий 2018/tt
Тел/ Tel: | русский · English · татарча / tatarça |
---|
Фәнни фотография
|
Бәйге турында
[править]Фәнни фотография бәйгесе 2018 — бөтендөнья Викимедиа хәрәкәте волонтёрлары тарафыннан фәнне популярлаштыру һәм фәнни темаларга багышланган Википедия мәкаләләрен заманча сыйфатлы фотографияләр һәм медиафайллар белән сурәтләүгә юнәлгән Россия фотоконкурсы.
Бәйге «Наука» телеканалы белән хезмәттәшлектә оештырыла һәм 2018 елның 15 июль белән 30 сентябрь көннәре арасында уза.
Бәйгенең максаты: Катнашучылар арасында иҗади сәләтләрне үстерүгә һәм үзләрен күрсәтүгә ярдәм итү. Фән турында сөйләү генә җитми, аның сурәтләнүе зарур!
[править]
Кагыйдәләр
[править]Нәрсәне йөклибез — бәйгенең 5 номинациясе!
[править]Галимнәр үз табигый яшәү мохитләрендә.
-
Бөек Петр исемендәге Петербург политехник университеты. Укытучы Вадим Евгеньевич Привалов радиофизика факультетының беренче курс студентларын электростатика буенча материал белән таныштыра, автор: Dan5265
-
Эксперимент: Tommysteryy
-
Орнитолог Калев Раттисте Какрараху утравындагы акчарлаклар колониясе турында билгеләр ясый, автор Johanna Adojaan
-
Төньяк Боз океанының диңгез бозы өстендәге инструмент һәм кабельләр арасында эшләүче галим, автор Transpolar
-
Борынгы мәгарәдәге археологик казу эшләре, авторы Giorgos Peppas, Panagiotis Koutis
Монда оптик, электрон микроскопия, сканлаучы зондлы микроскопия яки охшаш ысуллары белән ясалган сурәтләр керә.
-
Минераль өслеккә ябыштырылган бактерияләрнең сканлаучы электрон микроскопия аркылы сурәте, автор: Stefan Weiss
-
Күбаяклар, автор: Pr.zs.i
-
Ут бирүче тормыш. автор: Sutirtha.ray
-
Серкәлекнең конфокаль лазер сканлаучы флуоресцент микрофотографиясе, автор: Heiti Paves
-
Inachis io күбәләге канаты тәңкәләре, автор: Anatoly Mikhaltsov
Фотографик булмаган материаллар
Санак ярдәмендә булдырылган сурәтләр, аудио и видео файллар, фәнни визуализация: инфографика һ.б.
-
Кызыл кырмыскалар, автор: Basile Morin
-
Сыек азот температурасына кадәр суытылган иттрий-барий-бакыр оксидлы суперүткәргеч өстендә көчле неодим магнитының левитациясе, автор: Maxim Bilovitskiy
-
Бәйлелек коэффициенты кече һәм зур булган очраклардагы симметрик элемтәдә торучы ике Рикер тигезлеге системасының фазалы фәзаның симметриясен күрсәтүче тартым бассейннары (кыйгач сызыклар белән параметрларның инвариант күрсәткечләре һәм режимнар аерылы), автор: Matvei Kulakov
-
Лоренц аттракторы кара упкын ролен башкара, автор: Герман A. Черных & Ирина A. Черных
Бер темага багышланган 2-10 сурәт, кадрлар сериясе буларак йөкләнелә. Бер яки берничә файлда була алалар.
-
Айның Җир өстеннән узуы, автор: Astoddard73
-
Кеше эмбрионының беренче тәүлеге, автор: NinaSes
-
Кеше эмбрионының икенче тәүлеге, автор: NinaSes
-
Кеше эмбрионының өченче тәүлеге, автор: NinaSes
Югарыдагы категорияләргә кермәгән бар башка сурәтләр: археологиядән зоологиягә, вулканологиядән астрономиягә кадәр.
-
Умарта кортлары төнне уздыра автор: Stoyko Sabotanov
-
Урта гасырларның беренче яртысындагы каберләреннән археологик табылдыклары, автор: Archeologia.chodlik
-
Diplulmaris antarctica автор: Erwan AMICE
-
Андромеда галактикасы, автор: Michael S Adler
-
:Шигеллалар, сальмонеллалар, эшерихияләр колонияләре, автор: Николай Смолянкин
Регламент
[править]1. Бәйгене уздыру вакытлары
[править]- 1.1. 2018 елның 15 июль белән 30 сентябрь арасында — конкурс эшләре кабул ителә.
- 1.2. 2018 елның 1 октябрь белән 7 октябрь арасында — бәйгенең нәтиҗәләре билгеләнә.
- 1.3. 2018 елның 9 октябрь көне — бәйге нәтиҗәләре бастырыла һәм җиңүчеләргә белдерүләр җибәрелә.
- 1.4. 2018 елның 15 октябрь белән 31 октябрь арасында — призлар бәйгедә җиңүчеләргә тапшырыла.
2. Бәйгедә катнашу тәртибе
[править]- 2.1 Һәрбер катнашучы бәйгегә чикләнмәгән санда конкурс эшләрен кертә ала.
- 2.2 Бар конкурс эшләре ирекле лицензия шартлары буенча йөкләнелергә тиеш. Мөмкин төрләре: CC-BY-SA 4.0, CC-BY 4.0, CC0 1.0, һ.б..
- 2.3 Бәйге дөньяның бар илләрнең ватандашлары өчен ачык.
- 2.4 Бәйгедә профессионаллар гына түгел, һәвәскәр фотографлар да катнаша ала.
- 2.5 Бәйгегә материал кертү катнашучыларның бу тәртипләр белән танышканнарын һәм аларны тулысынча кабул иткәннәрен белдерә.
Призлар
[править]- Биш номинациясенең һәрберсеннән өчәр җиңүчегә 10 000 сум күләмендә акчалата приз биреләчәк. Призлар фондының тулаем күләме 150 мең сум.
Жюри
[править]- Станислав Козловский — психология фәннәре кандидаты, М. В. Ломоносов ис. Мәскәү дәүләт университеты доценты.
- Сергей Владимиров — физика һәм математика фәннәре кандидаты, Мәскәү физика һәм техника институты доценты.
- Дмитрий Жуков — русча Википедиясе администраторы, ирекле гыйлем популяризаторы.
- Анатолий Цапенко — математика фәннәре кандидаты, НП Викимедиа РУ әгъзасы.
Оештыручылар
[править]НП «Викимедиа РУ» — Россия Федерациясе территориясендә ирекле кулланылыш таләпләренә туры килүче энциклопедик, белем бирү һәм кешелек тарафыннан тупланылган белемне тасвирлаучы башка мәгълүматларны барлыкка китерү һәм тарату проектларына теләктәшлек күрсәтү өчен булдырылган юридик яктан бәйсез табышсыз оешма. Шундый проектларның алдынгы үрнәге буларак «Википедия» ирекле интернет-энциклопедиясен атау урынлы - соңгысының рус телле бүлеге «Викимедиа РУ» эшчәнлеге юнәлгән төп объектларының берсе булып тора.
«Наука» — Россиядә иң популяр фән-белем каналы. "Наука" җитештергән фильмнар һәм программалар Россия һәм бөтендөнья фәннең төп ачышлары турында гади һәм җиңел аңлашырлык телдә сөйли. "Наука" программалары дистәләрчә престижлы бүләк алды, дөньяның 7 теленә тәрҗемә ителгән һәм дөньяның күп илләрендәге тамашачылар тарафыннан карала ала.