Конкурсы/Конкурс научных фотографий 2021/tt
Тел/ Tel: | русский · English · татарча / tatarça |
---|
Кагыйдәләр
[править]Конкурс эшләре бәйгегә 2021 елның 1 мартыннан башлап 30 апреленә кадәр кабул ителә. Йөкләүченең «Викиҗыентыкта» үз хисап язмасын теркәгәндә үз электрон почта адресын күрсәтүе зарур - җиңүе очрагында, хат аркылы хәбәр ителәчәк! | Бәйге алдагы җиде номинациядә уза: «Фәндәге кешеләр», «Микросурәтләр», «Фотографик булмаган материаллар», «Сурәтләр серияләре», «Табигать», «Космос» һәм «Безне чолгап алучы фән». Һәрберсендә жюри өч җиңүчене сайлавы белән, егерме бер иң яхшы сурәт билгеләнә. Боларның авторларына 10 000 сум акча призы тапшырылачак. | Бар конкурс эшләре ирекле лицензия шартлары буенча йөкләнергә тиеш. Кабул ителерлек лицензияләр CC-BY-SA 4.0, CC-BY 4.0, CC0 1.0, һ.б. |
Бәйгегә фәкать аларны йөкләүче автор ягыннан ясалган яки булдырылган материаллар кабул ителә. Сурәт берничә автор ягыннан булдырылган чакта, бар автордашлары исемнәре күрсәтелергә тиешле. Бәйгегә берәр оешма исеменнән кертелгән материал аның вәкиле тарафыннан йөкләнергә тиеш. | Бар сурәтләр өчен яхшы һәм детальле тасвирлама зарур. Кимендә рус телендә, мөмкин булганда инглиз телендәгесен дә тутыру бик әһәмиятле - сурәт еш аның тасвирламасы аркасында фәнни статусын ала! | Мөмкинлек булганда, сурәтләрне максималь югары сыйфатта йөкләү киңәш ителә. Сурәттә логотиплар һәм су тамгалары булмаска тиеш. |
Нәрсәне йөклибез — бәйгенең 7 номинациясе!
[править]Фәндәге кешеләр. Галимнәр үз табигый яшәү мохитләрендә. Үрнәкләр:
-
автор: FMNLab
-
автор: Tsy1980
-
автор: Alexey Faguet
-
автор: Sergei Gnuskov, NUST MISIS
-
автор:Alessiocoser
Микросурәтләр. Монда микроскоп ярдәмендә ясалган сурәтләр керә. Үрнәкләр:
-
автор: Anatoly Mikhaltsov
-
Кока-коланың корыган тамчысындагы кристаллар, автор: Alexander Klepnev
-
автор: TiberiusRufus
-
автор: Sutirtha.ray
-
автор: Kristjan Leben
-
автор: Mtbusca
Фотографик булмаган материаллар. Санак ярдәмендә булдырылган сурәтләр, аудио и видео файллар, фәнни визуализация: инфографика һ.б. Үрнәкләр:
-
Кызыл кырмыскалар, автор: Basile Morin
-
Кешенең кан нейтрофилы тарафыннан бактерия фагоцитозы, автор: Andrei Savitsky
-
Дискретлы йодид-ионнары (I-) һәм дииод молекулаларыннан (I2) до самосборных взаимосвязанных цепочек полииодид-анионнарның үзлегеннән тупланучы үзара бәйләнешле чылбырларына кадәр, автор: Savamat
-
Лоренц аттракторы кара упкын ролен башкара, автор: German A. Chernykh & Irina A, by Chernykh
Сурәтләр серияләре. Бер темага багышланган 2-10 сурәт, кадрлар сериясе буларак йөкләнелә. Бер яки берничә файлда була алалар. Үрнәкләр:
-
2019 елның гыйнвар ай тотылуы баштан соңына кадәр, автор: AstroAnthony
-
Кырмыскалар күпере, автор: Chuxlancev
-
Кырмыскалар күпере, автор: Chuxlancev
-
Кырмыскалар күпере, автор: Chuxlancev
Табигать. Табигатьнең бар чагылышларына багышланган фәнни фотографияләр. Үрнәкләр:
-
автор:Tutoni
-
автор: Gornaevv
-
автор:Renato Augusto Martins
-
автор:Erwan AMICE
-
автор:Senthiaathavan
Космос. Номинация кешенең космоска беренче очышының 60-еллыгына багышланган. Үрнәкләр:
-
автор: Ivan Bok
-
автор: Pline
-
автор:Mplot
-
автор: AlexKrivel
-
2017 елның кояш тотылуы, автор: Michael S Adler
Безне чолгап алучы фән. Югарыдагы категорияләргә кермәгән бар башка сурәтләр: археологиядән зоологиягә, вулканологиядән астрономиягә кадәр. Үрнәкләр:
-
автор: Lucasbosch
-
автор: Maria Plotnikova
-
автор: VektorF
-
автор: Katcerina
-
автор: Andrey Chernogorodov
Регламент
[править]
1. Бәйгене уздыру вакытлары
[править]- 1.1. 2021 елның 1 март белән 30 апрель арасында — конкурс эшләре кабул ителә.
- 1.2. 2021 елның 1 май белән 22 май арасында — бәйгенең нәтиҗәләре билгеләнә.
- 1.3. 2021 елның 22 май көне — бәйге нәтиҗәләре бастырыла һәм җиңүчеләргә белдерүләр җибәрелә.
- 1.4. 2021 елның 22 май белән 10 июнь арасында — призлар бәйгедә җиңүчеләргә тапшырыла.
2. Бәйгедә катнашу тәртибе
[править]- 2.1 Һәрбер катнашучы бәйгегә чикләнмәгән санда конкурс эшләрен кертә ала.
- 2.2 Бар конкурс эшләре ирекле лицензия шартлары буенча йөкләнелергә тиеш. Мөмкин төрләре: CC-BY-SA 4.0, CC-BY 4.0, CC0 1.0, һ.б..
- 2.3 Бәйгедә профессионаллар гына түгел, һәвәскәр фотографлар да катнаша ала.
- 2.4 Бәйгегә материал кертү катнашучыларның бу тәртипләр белән танышканнарын һәм аларны тулысынча кабул иткәннәрен белдерә.
- 2.5 Иҗади конкурс Викимедиа проектларында теркәлгән, бәйгегә үз хезмәтләрен тәкъдим иткән һәм 14 яшенә җиткән Россия Федерациясе яки башка БДБ илләре ватандашлары һәм бәйгегә кертелгән эшләргә хокуклары булган юридик шәхесләр һәм шәхси эшмәкәрләр вәкилләре арасында үткәрелә.
Призлар
[править]- Җиде номинациясенең һәрберсеннән өчәр җиңүчегә 10 000 сум күләмендә акчалата приз биреләчәк. Призлар фондының тулаем күләме 210 мең сум.
Жюри
[править]- Дмитрий Жуков — Википедиянең рус телле бүлеге идарәчесе, ирекле гыйлем популяризаторы, 2005 елдан Русча Википедиясе авторы.
- Станислав Козловский — Википедиянең рус телле бүлеге идарәчесе, психология фәннәре кандидаты, М. В. Ломоносов ис. Мәскәү дәүләт университеты доценты, «Викимедиа РУ» башкарма директоры.
- Мария Семёнова — «Наука» телеканалының баш мөхәррире.
- Сергей Владимиров — физика һәм математика фәннәре кандидаты, Мәскәү физика һәм техника институты доценты, 2008 елдан Русча Википедиясе авторы.
- Анатолий Цапенко — математика фәннәре кандидаты, 2007 елдан Русча Википедиясе авторы.
Оештыручылар
[править]НП «Викимедиа РУ» — Россия Федерациясе территориясендә ирекле кулланылыш таләпләренә туры килүче энциклопедик, белем бирү һәм кешелек тарафыннан тупланылган белемне тасвирлаучы башка мәгълүматларны барлыкка китерү һәм тарату проектларына теләктәшлек күрсәтү өчен булдырылган юридик яктан бәйсез табышсыз оешма. Шундый проектларның алдынгы үрнәге буларак «Википедия» ирекле интернет-энциклопедиясен атау урынлы - соңгысының Россия халыклары телләрендәге бүлекләре «Викимедиа РУ» эшчәнлеге юнәлгән төп объектлары арасына керә.
«Наука» — Россиядә иң популяр фән-белем каналы. "Наука" җитештергән фильмнар һәм программалар Россия һәм бөтендөнья фәннең төп ачышлары турында гади һәм җиңел аңлашырлык телдә сөйли. "Наука" программалары дистәләрчә престижлы бүләк алды, дөньяның 7 теленә тәрҗемә ителгән һәм дөньяның күп илләрендәге тамашачылар тарафыннан карала ала.