Конкурсы/Общественное достояние — 2019/Правила/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Тел/ Tel: русский · English · татарча / tatarça


Иҗтимагый милек 2019
Энциклопедик мәкаләләр язу һәм
ирекле әсәрләрне йөкләү бәйгесе

Бәйге турында   Кагыйдәләр   Агымдагы торышы   Файдалы материаллар   Нәтиҗәләр

Бәйге кагыйдәләре[править]

«Иҗтимагый милек» темасы белән бәйле мәкаләләр булдыру һәм яхшырту бәйгесе бу. Бәйгенең максаты — 2019 елның 1 гыйнварыннан бирле Россия Федерациясе территориясендә иҗтимагый милек категориясендә булган әсәрләрне Викиханәгә һәм Викиҗыентыкка йөкләү, әһәмиятлелек критерийларына туры килгән әсәрләр һәм аларның авторлары турында Википедиядә мәкаләләр булдыру. Бәйге 2019 елның 1 гыйнвар башлана һәм 2018 елның 31 март көненә кадәр уза.

Бәйге «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы тарафыннан Президент грантлары фонды бүлгән Ватандашлар җәмгыятен үстерү өчен Россия Федерациясе Президенты гранты акчаларын кулланып оештырылган.

Иҗтимагый милек (рус. Общественное достояние, англ. Public Domain) — авторлык хокуклары һич булдырылмаган яки аларның якланылу мөддәте төгәлләнгән әсәрләрнең барлыгы.

Иҗтимагый милеккә күчкән әсәрләрне теләсә кемгә авторлык хакы әҗерен түләмичә ирекле килеш кулланырга рөхсәт ителә. Шулай да, авторлыгы, исем хокукы һәм автор репутациясен яклау хокукы кебек милек хокукларына кермәгән авторлык хокуклары хөрмәт ителергә тиеш.

Әсәрләрнең иҗтимагый милек категориясенә күчү вакытлары һәм тәртибе төрле илләрдә бераз аерылып тора. Мәсәлән, Россиядә иҗтимагый милектә булган әсәр АКШта әле авторлык хокукы астында була ала, һәм киресенчә. Күпчелек Аурупа илләрендә бастырылуыннан яки авторы үлүеннән 70 ел узгач әсәр иҗтимагый милек категориясенә күчә.

I. Бәйге максатлары[править]

  1. Россиядә белемгә һәм мәдәни байлыкларга ачык ирешүчәнлек мөмкинлекләрне үстерү.
  2. Ачык ирешүчәнлек шартлары буенча урнаштырылган әсәрләр санын үстерү.
  3. Оригиналлары сакланган беренчел чыганакка (репозиторийга) ирешү чикләнгән булмаганда да әсәрләрне халыкка ачу.
  4. Интернет кулланучыларның ачык ресурсларга, аеруча Викимедиа гаиләсе проектларына таба кызыксынуны үстерү.
  5. Россия халыклары телләрендә ачык ресурсларны үстерү.

II. Бәйге вакытлары[править]

  1. Бәйге чикләрендә кертелгән әсәрләр Мәскәү вакыты белән 2019 елның 1 гыйнвар көненнән башлап 2019 елның 31 мартына кадәр кабул ителә.
  2. Бәйге нәтиҗәләре 2019 елның 15 апрель көненә кадәр чыгарыла.
  3. Җиңүчеләр 2019 елның 30 апрель көненә кадәр бүләкләнә.

III. Катнашу[править]

Бәйге бар Россия Федерациясендә яшәүчеләр өчен ачык.

IV. Номинацияләр[править]

Бәйге өч номинациясендә уза. Катнашучылар бер үк вакытта берничә номинациясендә катнаша ала. Бәйге җәдвәленең беренче өч баганасын катнашучы үзе тутыра. Аерым номинацияләр буенча кертелгән әсәрләр сыйфаты җитәрләк булмаганда яки аларда катнашучылар саны түбән булуы очрагында (10 азрак), жюри бу номинацияләрдә аерым призлы урыннарны билгеләмәскә мөмкин.

Номинация 1. Викиханә. Әсәрләр[править]

  1. Бәйге җәдвәленә 2019 елның 1 гыйнвар көненә барлыкка килү илендә һәм дә Россия Федерациясендә иҗтимагый милектә саналган әсәрләр кабул ителә.
  2. Бәйгегә рус телле Викиханәгә һәм Россия Федерациясе чикләре тышында аерым субъектлыгы булмаган башка Россия халыклары телләрендәге Викиханә бүлекләренә йөкләнелгән әсәрләр кабул ителә. Әсәрләрне Викиханәләргә йөкләгәндә, бәйгедә катнашучылар бәйле телле бүлекнең кагыйдәләренә тугрылыклы эшләү мәҗбүри.
  3. Россия халыклары телләрендәге Викиханә бүлекләре җәмгыятьләре бәйгедә катнашырга теләсә, алдан жюри белән хезмәттәшлек өчен берәр киңәшчене билгеләргә тиеш.
  4. Тәрҗемә ителгән әсәрләрне йөкләгәндә, тәрҗемәчеләрнең авторлык хокуклары да игътибарга алынырга тиешле.
  5. Күләм, форматлау сыйфаты (сурәтләүчеләрнең авторлык хокуклары ихтирам ителгәндә чыганакта пәйда булган оригиналь иллюстрацияләрнең саклануы) һәм тиңсезлек (интернетта әлегә пәйда булмаган кәгазь чыганагыннан сканер белән күчерү) үзенчәлекләрен искә алып, бәйгедә катнашучыга һәрбер йөкләнгән әсәр өчен 1 белән 3 балл бирелә ала.
  6. Иҗтимагый милеккә фәкать 2019 елның 1 гыйнварында күчкән әсәрләр өчен бирелгән баллар икеләтә коэффициент белән билгеләнә (2 белән 6 балл арасы).

Номинация 2. Викиҗыентык. Әсәрләр[править]

  1. Бәйге җәдвәленә 2019 елның 1 гыйнвар көненә барлыкка килү илендә һәм Россия Федерациясендә иҗтимагый милектә саналган әсәрләр кабул ителә.
  2. Бәйгегә Викиҗыентыкка бу проект кагыйдәләренә буйсынып тиешле тәртиптә йөкләнгән материаллар кабул ителә.
  3. Бәйгегә кабул ителгән материаллар төрләре:
    • Авторлык хокуклары якланылу мөддәте узуы аркасында иҗтимагый мираска күчкән сурәт яки башка сурәтләү сәнгате әсәрләренең һәм фотографияләренең репродукцияләре,
    • бәйгедә катнашучылар тарафыннан төшерелгән һәйкәл фотографияләре (төрле ракурслардан төшерелгән максимум 3 сурәт).
  4. «Панорама иреге» турындагы кануны астына кергән мигъмари һәм башка объектлары фотографияләре бәйгегә кабул ителМИ.
  5. Сурәтнең график челтәре үлчәменең тирәнлеге, сыйфаты һәм тәңгәлсезлегенә карап, һәрбер йөкләнгән әсәр өчен 1 белән 3 балл арасында бирелә.
  6. Иҗтимагый милеккә фәкать 2019 елның 1 гыйнварында күчкән әсәрләр өчен бирелгән баллар икеләтә коэффициент белән билгеләнә (2 белән 6 балл арасы).
Шулай ук Әсәрләре иҗтимагый милеккә 2019 елның 1 гыйнварында күчкән рәссам, сынчы һәм фотографлар исемлеген карагыз

Номинация 3. Википедия. Әсәрләр һәм авторлары турында мәкаләләр[править]

  1. Бәйге җәдвәленә 2018 елның 1 гыйнвар көненә барлыкка килү илендә һәм Россия Федерациясендә иҗтимагый милектә саналган әсәрләр һәм аларның авторлары турындагы яңа булдырылган мәкаләләр кабул ителә.
  2. Бәйгегә рус телле Википедиягә һәм Россия Федерациясе чикләре тышында аерым субъектлыгы булмаган башка Россия халыклары телләрендәге Википедияләр бүлекләрендә булдырылган мәкаләләр кабул ителә. Мәкаләләрне булдырганда, бәйгедә катнашучыларга бәйле телле бүлекнең кагыйдәләренә тугрылыклы эшләү мәҗбүри.
  3. Россия халыклары телләрендәге Википедияләр бүлекләре җәмгыятьләре (рус теллесеннән тыш) бәйгедә катнашырга теләсә, алдан жюри белән хезмәттәшлек өчен берәр киңәшчене билгеләргә тиеш.
  4. Булдырылган мәкалә минимум 2000 байт һәм минимум 150 сүздән торырга тиеш.
  5. Булдырылган мәкаләнең күләме, форматлау һәм викификация сыйфатына карап, катнашучыга һәрбер мәкаләсе өчен 1 белән 3 балл арасында бирелә ала.
  6. Иҗтимагый милеккә фәкать 2019 елның 1 гыйнварында күчкән әсәрләр һәм аларның авторлары турындагы мәкаләләр өчен бирелгән баллар икеләтә коэффициент белән билгеләнә (2 белән 6 балл арасы).
  7. Призлар кимендә 10 бәйге шартларына туры килүче мәкаләне язган катнашучыларга гына бирелә ала.
  8. Бәйге җәдвәленә кертелгән мәкаләләрдән авторлык хокукларын хөрмәт итүләре, кабул ителерлек сыйфатка ия булулары һәм патрульләү таләпләренә туры килүләре көтелә. Мәкаләләрдә күп санлы орфографик, пунктуацион һәм стилистик хаталар булмаска тиешле. Мәгънәви яктан буш булган сүзтөзмәләренең күп булган мәкаләләр кабул ителми. Түбән сыйфатлы мәкаләләрне күпләп булдырган катнашучыга жюри әгъзалары кисәтү ясый. Моннан соң булдырылган мәкаләләр сыйфаты артмаганда, катнашучыга дисквалификация яный ала.
  9. Темаларны сайлау уңайлылыгы өчен тематик исемлекне кулланып була.
  10. Яңа катнашучылар шулай ук мәкаләләр булдыру остаханәсен файдалы булуын таба ала.

V. Жюри[править]

Бәйгенең үзенчәлеклелеген искә алып, жюри «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы билгеләгән 3 тәҗрибәле вики-проектлар катнашучысыннан булдырыла. Жюри җаваплылыгына бәйге җәдвәленә кертелгән материалларны бәйге таләпләренә туры килүләрен бәяли.

Жюри төзелеше:

VI. Призлар фонды[править]

Призлар фонды ― 201 000 сум. Бүләкләр һәрбер номинациядә иң күп бал җыйган 10 катнашучыга бирелә. Түбәндә күрсәтелгән суммаларга физик затларның керем салымы керә, бу өлеше турыдан салым җыю оешмаларга тапшырыла.

  1. Беренче урынны алган катнашучыга — 15 000 сум.
  2. Икенче урынны алган катнашучыга — 12 000 сум.
  3. Өченче урынны алган катнашучыга — 10 000 сум.
  4. Дүртенче урынны алган катнашучыга — 8 000 сум.
  5. Бишенче урынны алган катнашучыга — 7 000 сум.
  6. Алтынчы урынны алган катнашучыга — 5 000 сум.
  7. Җиденче урынны алган катнашучыга — 4 000 сум.
  8. Сигезенче урынны алган катнашучыга — 3 000 сум.
  9. Тугызынчы урынны алган катнашучыга — 2 000 сум.
  10. Унынчы урынны алган катнашучыга — 1 000 сум.

Ике катнашучы тигез баллар җыйган очрагында, алда булучы катнашучы булып 2019 елның 1 гыйнвар көнендә иҗтимагый милеккә кергән материалларны иң күп йөкләгәне, яки шундый әсәрләр һәм аларның авторлары турында иң күп энциклопедик мәкаләләр язганы билгеләнә. Тигезлек саклана бирсә, шундый материаллар ярдәмендә иң күп баллар җыйган берәве алда дип белдерелә.

Приз акчаларын алу өчен, бәйге нәтиҗәләре билгеләнүдән соң бер атна эчендә җиңүчеләр үзләренең банк карталары һәм контакт мәгълүматларын тапшырырга тиеш була.