Конкурсы/Общественное достояние — 2019/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Тел/ Tel: русский · English · татарча / tatarça


Иҗтимагый милек 2019
Энциклопедик мәкаләләр язу һәм
ирекле әсәрләрне йөкләү бәйгесе

Бәйге турында   Кагыйдәләр   Агымдагы торышы   Файдалы материаллар   Нәтиҗәләр

«Иҗтимагый милек — 2019» бәйгесе турында[править]

Ел саен 1 гыйнвар көнне бөтендөнья буенча «Иҗтимагый милек көне» дип аталган үзенчәлекле бәйрәм билгеләнә. Бу көнне күпсанлы әсәрләр иҗтимагый милеккә күчә. Бу бәйрәмгә багышланган бәйгедә катнашырга чакырабыз.

Бәйге өч номинациядә уза:

Номинация 1. Иҗтимагый милеккә күчкән әсәрләрне Викиханәгә йөкләү. Өстәмә мәгълүмат...

Номинация 2. Авторлык хокукларының сакланылу астындагы чоры тәмамлануы аркасында иҗтимагый милеккә күчкән фотографияләр, рәсем репродукцияләре һәм башка сурәтләү сәнгате әсәрләре, шулай ук бәйге катнашучылары төшергән һәйкәл фотосурәтләрен Викиҗыентыкка йөкләү. Тулырак...

Номинация 3. Иҗтимагый милеккә күчкән әдәбият, фән һәм сәнгать әсәрләре, һәм аларның авторлары турында Википедия мәкаләләрне язу. Тулырак...

Бәйге бар Россия Федерациясендә яшәүчеләр өчен ачык. Катнашу өчен, үзегез йөкләгән әсәрләрне бәйле төзмәгә кертегез.

Бәйге вакыты[править]

Бәйгегә Мәскәү вакыты белән 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап 2019 елның 31 мартына кадәр кертелгән әсәрләр, сурәтләр һәм язылган мәкаләләр кабул ителә. Тулырак...

Призлар[править]

30 (!) призлы урын — һәрбер номинациягә 10-шар. Призлар күләме - 1000 белән 15 000 сум арасы. Тулырак...

Оештыручы[править]

«Викимедиа РУ» энциклопедик белемне таратуга теләктәшлек күрсәтүче табышсыз партнёрлыгы. Бәйге җюрисы

Финанслау[править]

Фонд Президентских Грантов
Фонд Президентских Грантов

Бәйге «Ачык мирас» ресурс үзәге проекты чикләрендә Президент грантлары фонды бүлгән Россия Федерациясе Президентының ватандашлар җәмгыятен үстерү гранты ярдәмендә башкарыла.