Программа грантлары

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Это перевод страницы Программные гранты, он готов на 100%.
Бу бит «Викимедиа РУ» ТП грантлар программасына багышланган. Викимедиа Фонды (Wikimedia Foundation, Inc.) бирә торган грантлар турындагы мәгълүмат өчен, зинһар Мета-Вики'ның махсус бүлегенә мөрәҗәгать итегез.

Эта страница является частью проекта Викимедиа:Многоязычность


Викимедиа проектлары һәм ирекле мәдәният, ирекле лицензияләр өлкәсендә һәм «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы уставында тасвирланган бар башка эшчәнлек төрләренә бәйле проектлары чикләрендә уздырылган тикшеренү, оештыру, партнёрлык һәм башка төр программаларын үтәүгә финанс һәм административ ярдәм күрсәтү күзеннән «Викимедиа РУ» ТП программалы грантлар бүлә ала.

Гаризаны әзерләгәндә «Викимедиа РУ» ТП уставы  (рус.) һәм «Проект грантлары турындагы кагыйдәләре» документына  (рус.) мөрәҗәгать итүегез сорала.

Гаризаны тапшыру өчен, түбәндәге форманы кулланып аның асбитен төзегез: исемен кертегез, мәсьәлән Обеспечить мир во всём мире. Бар нәрсә дөрес ясалган чакта, тәкъдим ителгән проектыгыз Тапшырылган гаризалар  (рус.) исемлегендә күренәчәк. Шулай ук карагыз: Гариза үрнәге  (рус.).


Гаризаны тикшерү дискуссиясендә катнашу бар кешеләргә ачык. Гаризаны раслау резолюциясе «Викимедиа РУ» ТП әгъзалары тарафыннан сайланган Программалы грантлар комитеты (әгъзалары: Kaganer, Vlsergey) карары белән чыгарыла. Резолюция нигезендә, «Викимедиа РУ» ТП идарә итү органы программалы грантны бүлеп бирә. Партнёрлык директоры Комитет утырышлары дәвамында каралган мәсьәләләр буенча үз фикерен белдермәгән, комитет әгъзалары анарга турыдан-туры биргән сорауларга җавап бирүче күзәтүче сыйфатында гына катнаша.

Грант бүлеп бирү процедурасына караган дискуссияләр, тәкъдимнәр һәм комментарийлар бу проектның бәхәс битендә  (рус.) алып барыла.

Проектлар

Башкарылган проектлар

Гамәлдәге проектлар

Тикшерелүдә булган гаризалар

Тапшырылган гаризалар

Бар тапшырылган гаризаларны, шулай ук әлегә тикшерелә башланмаганнарны да, монда  (рус.) табып була.