Конкурсы/Мой Татарстан/2021/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Тел/ Tel: русский · English · татарча / tatarça
Минем Татарстан

Минем Татарстан — Татарстан Республикасының географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм бүгенге чынбарлыклары турында Википедия мәкаләләрен булдыру һәм үстерүгә багышланган тематик марафон. 2020 нче елның 15 декабереннән 2021 нче елның 31 гыйнварына кадәр уза.

Вики-марафонга кабул ителгән мәкаләләр Татарстанның географиясе, тарихы, мәдәнияте һәм бүгенге чынбарлыгына караган бар феноменнарына карый ала:

  • аерым игътибарга лаеклы, танылган яки үзенчәлекле урыннар — мәсәлән, тарихи мираска, табигый яки сәнгәти кыйммәткә ия булганнары. Бу төркемгә караган объект һәм чараларның кайбер үрнәкләре: тарихи вакыйгалар урыннары, һәйкәлләр, музейлар, китапханәләр, сәнгәть галереяләре, ботаник бакчалар, биналар һәм корылмалар (тегермәннәр, ныгытмалар, элекке төрмәләр, сарайлар һәм утарлар, курганнар, күперләр һ.б.), милли парклар һәм тыюлыклар, урманнар, күңел ачу парклары, карнавал һәм ярминкәләр, мәдәни чаралар һәм охшашлары.
  • Татарстан җирләрендә урын алган яки башкача тормышына тирәнтен тәэсир иткән әһәмиятле тарихи вакыйгалар,
  • бу якларда яшәп иҗат иткән яки башкача тарихында эз калдырган мәдәният эшлеклеләре, архитекторлар, археологлар, фольклор җыючылары, тарихчылар һәм башка игътибарга ия булган шәхесләр,
  • чынбарлыгының социаль яктан башка әһәмиятле феноменнар - иҗтимагый, икътисади һәм дәүләт институтлары, әһәмиятле периодик вакыйгалар, танылган оешмалар һәм башка охшаш әйберләр.

Беренче тапкыр вики-марафон «Татар телендәге Википедиядә яңа булдырылган мәкаләләре» номинациясендә генә уза.

Катнашучыларның уңайлылыгы өчен Татарстанның объектлары, шәхесләре, феноменнары һәм вакыйгалары турында кайбер мәкаләләр һәм төркемләү агачы категорияләре исемлеге тәкъдим ителә.

Марафон Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе (англ. Commission for the Preservation and Strengthening of Tatar language use under the auspices of the Republic of Tatarstan President) һәм Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме (англ. Wikimedia Community of Tatar language User Group) катнашуында Россия вики-волонтёрларының «Викимедиа РУ» (англ. Wikimedia Russia) илкүләм табышсыз партнёрлыгы тарафыннан оештырыла.

Гомуми кагыйдәләр

Мәкаләләргә карата таләпләр

Бәйгегә түбәндәге критерийларга туры килүче мәкаләләр кабул ителә:

  • Мәкалә 2020 елның 15 декабрь көненең 00:01 UTC белән 2021 елның 31 гыйнвар 23:59 UTC вакыт мизгелләре арасында булдырылган.
  • Мәкалә әдәби татар телендә белешмә-энциклопедик стилендә язылган.
  • Мәкалә темасы Татарстан Республикасының туристик объектлары һәм истәлекле урыннарына, мәдәнияте һәм тарихына, агымдагы иҗтимагый һәм социаль-экономик вәзгыятенә багышланган.
  • Мәкалә минимум 2500 байт һәм минимум 200 сүздән тора.
  • Булган мәкаләнең тематик игезәге түгел.
  • Мәкаләдә вандализм, авторлык хокуклары тәртипләрен санга салмау, яши биргән шәхесләр биографияләренә карата тәртип бозулар, нигезсез фикерләр яки спам очраклары күренми.

Югарыдагы критерийларга туры килүче бар мәкаләләр бәйгегә автоматик килеш кабул ителә. Сыйфат балларын жюри алдан билгеләнгән бәяләү критерийлары нигезендә бирә — мәс. мәкаләнең бәхәс битендә тиешлечә тутырылган бәйге мәкаләсе калыбы булуы өчен (мәгълүмат бирүдән тыш мәкаләне шулай ук "Бәйге мәкаләләре" төркеменә кертә) өстәмә балл бирелә.

Призлар

Номинациянең приз фонды 200 мең сум буларак билгеләнгән, финалистлар бәйге чикләрендә кабул ителгән бар хезмәтләренең сыйфатлары өчен бирелгән баллар суммасына пропорциональ килеш бүләкләнәчәк.

Алдан пресса вәкилләренә таратылган пресс-релиз һәм вики-марафонда катнашу тәртибе белән танышу да мөмкин.

Бәйге оргкомитеты[править]

Викимедиа РУ әгъзалары

Жюри[править]

Тат.Википедия[править]

Гамәлдәге һәм экс-идарәчеләре

Нәтиҗәләр[править]

Wikimedia Russia   Wikimedia Community Tatar language   Don Wikimedians