Пресс-релизы/«Викимедиа РУ» запускает конкурс «Мой Татарстан»/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Тел/ Tel: русский · English · татарча / tatarça
Татарстан Республикасы гербы

«Викимедиа РУ» коммерциячел булмаган партнёрлык һәм татар телле викимедиачылар төркеме Википедиягә мәкаләләр язуга багышланган «Минем Татарстан» халыкара вики-марафонның башлануын игълан итә.

Бәйгегә кертелгән хезмәтләрне кабул итү UTC берләштерелгән вакыт кушагы буенча 2020 елның 15 декабрь көнендә 00:01 башланып, 2021 елның 31 гыйнвар көненең 23:59 мизгелендә тәмамлана. Казан/Мәскәү сәгате белән бу 15.12.2020 (3:01) белән 1.02.2021 (2:59) арасына туры килә.

Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән башкарылган системалы хезмәттәшлек кысаларында барлыкка килде, ярдәме һәм беренче чыгарылышында татар телле контентны үстерүгә өстенлек бирелгән килеш үткәрелә.

Тат.Википедиядәге бәйге[править]

Без булдырабыз!

Минтимер Шәймиев

Википедиянең татар телле бүлеге (tt.wikipedia.org) эмблемасы
Белем икътисады чорында яшәүче глобаль авылдашларыбызга гыйлем дөньясы буенча сәфәргә чыкканда ышанычлы татар телле мәгълүмати компас булу.

Татарча Википедиянең миссиясе

Җылылык картасы: Җир йөзендәге объектларның Википедиядә тасвирланышы (май 2019)

«Минем Татарстан»Татарстаннан төрле партнёрлар белән хезмәттәшлектә башлатылган өченче еллык вики-марафон һәм «Вики-Татарстан» форматында башкарылган беренче бәйге булып тора. Техник яктан проект россиякүләм һәм халыкара мәкаләләр бәйгеләрен үткәрү тәҗрибәсенә ия булган википедистлар тарафыннан оештырыла.

Татар телле бүлек кырларында (tt.wikipedia.org) үткәрелгән проект Википедиягә керә алган һәркемнең катнашуы өчен ачык — яше, яшәү урыны, ватандашлыгы һәм бөтендөнья халык энциклопедиясенә үзгәртүләр кертү тәҗрибәсе буенча аерма ясалмый. Катнашучыларга татарча Википедиядә әле тасвирланмаган Татарстан Республикасы географик, тарихи, мәдәни һәм башка заманча феноменнар турында белешмә-энциклопедик эчтәлек булдыруга өлеш кертү тәкъдим ителә.

4 яки күбрәк квалификацион мәкаләне булдырган бар катнашучыларны бүләкләү каралган. Номинациянең приз фонды 200 мең сум буларак билгеләнгән, финалистлар бәйге чикләрендә кабул ителгән бар хезмәтләренең сыйфатлары өчен бирелгән баллар суммасына пропорциональ килеш бүләкләнәчәк.

Бәйгегә кертелгән хезмәтләрнең нигез таләпләргә туры килүен һәм критерийлар буенча аларга баллар бирүче жюри ролен төрле Татарстан, Россия һәм халыкара бүләкләр алулары белән танылган, татарча Википедиягә өлеше өчен хөрмәт ителгән гамәли һәм элекке актив идарәчеләре һәм проектның гомуми идарә эшчәнлегендә катнашканнары башкара. Процесс Fountain вики-коралы ярдәмендә оештырыла — күләм күрсәткечләре һәм билгеләнгән булдырылу вакытына туры килүе автоматик рәвештә тикшерелә, калган сыйфат параметрлары буенча балл куймау яки күбрәк/азрак бирү рөхсәт ителми.

Бәйге нәтиҗәләре 2021 елның 15 февраль көненә, призларны тапшыру эшчәнлеген 8 мартка кадәр бетерү планлаштырыла.

Татар телле Татарстан википедиячеләрне бу бәйгене оештыруга аеруча илһамландырган тәҗрибә:

Вики-Татарстан.tatar буенча сорау-җаваплар: Telegram @WikiTatarstanTT

Белешмәлек[править]

Татар телле Википедия[править]

«Вики'сыз саклап булмый» презентациясе.
Бүген кулланылган якынча 7000 телдән ... 5% тан әзрәгендә генә ... цифровой чорында да яшәүләрен дәвам итәргә мөмкинлекләре саклана бирә әлегә. ... Бу тикшеренүнең нәтиҗәләрен алдан кыскача шулай белдерергә була: Үз Википедиясе булмаган телнең шанслары юк."[1]

— Андраш Корнай

Википедия ул иң беренчедән Җир йөзебездәге һәрбер кеше үз туган телендә ирешерлек иң югары сыйфатлы ирекле энциклопедияне булдыру һәм җиткерү проекты.

— Википедия нигезләүчесе Джимми Уэйлс

Татарча Википедия (Татар Википедиясе, Tatar Wikipediäse) — татар телендә язылган Википедия бүлеге. 2003 елның 15 сентяберендә ачыла һәм башта латин әлифбасы нигезендә генә эшли. Бүген татарча Википедиясенә кириллча да, латинча да язу мөмкин (2012 елның 24 декабрь көнендә кабул ителгән Татарстан Республикасында татар теле кулланылышы кануны нигезендә транслитерация өчен билгеләнгән уртак төрки әлифба ярдәмендә). Берәр әлифбада инде булдырылган мәкаләнең игезәген булдыру тыела. Проектның бердәм төркемләү агачы кирилл имләсендә.

Агымдагы статистика һәм рейтинглар: (3.12.2020)

2020 елгы ноябрь ае өчен бүлек статистикасы:

Татар телле бүлектә ел саен узган башка проектлар:

Тат.Википедия буенча сорау-җаваплар: Telegram @ttwpHELP

Викимедиа хәрәкәте һәм проектлары[править]

Күз алдыгызга һәрбер кеше бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешә алган бер дөньяны китерегез. Гамәлләребез нәкъ шуңа юнәлгән.

Викимедиа идеаллары

Ил һәм тематик Викимедиа волонтёрларының берләшмәләр картасы
Ирекле хокуки лицензия буенча таратылучы яки иҗтимагый милек статусында булган белем бирү өчен кулланылырлык эчтәлекне туплау, үстерү һәм уртаклашу ягыннан дөньяның бар кешеләренә нәтиҗәле теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтү.

Викимедиа Фонды миссиясе

Викимедианың мәгариф өлкәсендәге проектлары һәм нәтиҗәләре белән танышмын. Челтәребезгә кергән 12000ләп мәктәптә һәрбер укытучы һәм баланың катнашуын теләр идем. Аерым илдә яки төбәгендә тәҗрибәгез белән бүлешә алырлык волонтёрлар һәм үз эшчәнлегенә кертергә әзер укытучылар табылса шат булыр идем.

— Сабин Детцель, ЮНЕСКО белән ассоциацияләнгән мәктәпләр челтәренең халыкара координаторы, Париж (Sabine Detzel, UNESCO ASPnet), 6.09.2018, Казан мәдәниятара диалог форумы кысаларында әнгәмә, Казан ратушасы (чарага багышланган Россия ЮНЕСКО журналының махсус чыгарылышы)

«Викимедиа күптеллелек конференциясендә» россиялеләр чыгышының рус телле слайдлары
  • Викимедиа — шәхси хобби яки берәр проект кысаларында күмәкләшеп күп телле тематик интернет-ресурсларны үстерү эшчәнлектә катнашкан халыкара мәгълүмати волонтёрлар хәрәкәте. Яңа тудырылган эчтәлек бар дөньяга Creative Commons ирекле хокуки лицензияләр буенча тәкъдим ителә.
    • Проектларның иң танылганы — "Википедия" вики-энциклопедиясе — 314 телдә эшли, Җир шарының иң танылган коммерциячел булмаган ресурс, интернет челтәренең иң тәэсирле сайтларының берсе. Россия җирле халыклары телләрендә 33 автоном бүлек эшли + 45 Вики-инкубаторда үсеп тора.
    • Викимедианың башка тематик вики-проектлар арасына Викимәгълүмат машина-укырлык белем базасы, Викиҗыентык мультимедиа саклагычы, Викиханә иҗтимагый милек яки урынлы ирекле лицензияләр буенча бастырылган текстлар тупланмасы, Викиөзек өземтәләр тупланмасы, Викисәфәр юл күрсәткече, Викихәбәрләр яңалыклар уртаклашу проекты, Викикитап күмәкләшеп язу кыры, Викиверситет күмәкләшеп белем бирү курсларын әзерләү һәм үткәрү платформасы, Викисүзлек һәм башкалар керә.
    • ЮНЕСКО, БМОның Кеше хокуклары буенча югары комиссары офисы һәм башка БМО системасы оешмалары белән (Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы, БМОның Үсеш программасы, һ.б.) һәм төрле дәүләтләрнең милли илкүләм институтлары (Швеция чит ил эшләре, Мексика мәдәният министрлыклары, Нигерия туризм комитеты) һәм оешмалары, төбәк хәкимиятләре белән хезмәттәшлек итә.
  • Проектларның озын мөддәтле тотрыклылыгы өчен юридик һәм финанс җәваплылыгы Викимедиа Фонды вакыфы җилкәләренә йөкләнгән.
    • Белем бирү һәм оештыру-техник эшчәнлек, төрле кыйтгаларда урнашкан сервер фермаларын куллану тупланылган эндаумент һәм ел саен җыелган хәер-садака акчалары белән финансланыла (80%'тан артыгы - шәхси кешеләр җибәргән кечкенә суммалардан).
    • 2003 елда барлыкка килә.
    • Волонтёр директорлар шурасы мәгълүмати технологияләр дөньясында танылган шәхесләрдән, халыкара дәрәҗәдә хөрмәт ителгән викимедиачыларыннан тора.
    • Төрле тел, төбәк һәм ил Викимедиа җәмгыятьләре вәкилләренең тематик халыкара семинар-конференцияләрдә катнашу өчен сәфәр билетларын һәм башка чыгымнарын каплый.
    • KPMG халыкара эшчәнлек буенча юридик консалтинг һәм аудит ширкәтенең хезмәтләрен куллана.
  • Волонтёрларның үз илкүләм һәм тематик оешма-берләшмәләре эшли. Россия викимедиачыларының оешмасы илнең Гадәләт министрлыгы тарафыннан 2008 елда теркәлгән.
    • Россия дәүләт, табышсыз һәм шәхси институт һәм оешмалар белән хезмәттәшлек итә
    • ара-тура Президент грантлары Фондының грантларын ота, оешмалар һәм шәхси затлардан үз низами эшчәнлеген алып бару өчен хәер-садака һәм рәсми спонсорлык акчаларын кабул итә.
    • Вәкилләре РФ Хөкүмәте һәм Федераль Җыелыш каршындагы эш төркемнәрендә, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссиядә әгъза булып тора, Викимедианың халыкара эш төркемнәре эшчәнлегендә актив катнаша.

Татарстан өчен Викимедиа тәкъдимнәре[править]

Гомуми күзәтү презентациясенең слайдлар проекты

Искәрмәләр[править]

  1. "Of the approximately 7,000 languages spoken today ... less than 5% ... can still ascend to the digital realm. ... To summarize a key result of this study in advance: No wikipedia, no ascent."Digital Language Death by András Kornai

Шулай ук карагыз[править]