Ачык китапханә/Тикшеренүләр

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Это перевод страницы Открытая библиотека/Исследования, он готов на 88%.


Ачык мирас

Открытое наследие
Китапханәче һәм музейчылар өчен ресурс үзәге

Баш бит   Проект турында  


Яңалыклар   Бәйгеләр   Методик кулланмалар   Тикшеренүләр  


Элемтәгә керү


Тикшеренүләр

«Викимедиа РУ» һәм Интернет-нәширләре ассоциациясе инде күп еллар дәвамында белемгә ачык һәм ирекле ирешү мөмкинлекләре мәсьәләләрендә тикшеренүләр алып бара. Түбәндә кайбер тикшеренүләребез үрнәкләре китерелгән.

Тышлыгы Исеме Аннотациясе Авторлар Нәшрият Ел
Рекомендации по реорганизации работы библиотек и музеев

В рамках проекта «Открытое наследие», выполняемого при поддержке Фонда президентских грантов, в 2018-2019 годах «Викимедиа РУ» совместно с Ассоциацией интернет-издателей проведено исследование причин, препятствующих таким организациям культуры как библиотеки и музеи заниматься публикацией культурного наследия в интернете. По итогам исследований были подготовлены рекомендации, которые, как мы надеемся, должны помочь учреждениям культуры и органам управления скорректировать свою деятельность

Трищенко Н.Д. Викимедиа РУ 2019
Культурное наследие и общественное достояние В работе рассматриваются вопросы концепции общественного достояния, его регулирование в Российской Федерации в рамках международного и национального законодательства. В работе представлен список наиболее важных для интересов российского общества произведений, переходящих в общественное достояние 1 января 2019 года. Козловский С.А., Корольков А.Ю., Медейко В.В. Викимедиа РУ 2019
Доступ к культуре и культура доступа Анализ факторов, препятствующих библиотекам и музеям открыто размещать коллекции в интернете Доклад посвящен специфике деятельности музеев и библиотек в цифровую эпоху. Авторы рассматривают состояние электронных ресурсов учреждений культуры на современном этапе, анализируют библиотечное и музейное право, проводят оценку стратегических программ развития ведущих российских организаций. Засурский И., Горбунова А., Рязанова Д. Викимедиа РУ 2018
Россиядә иҗтимагый милек һәм авторлык хокуклары Хезмәттә иҗтимагый милек мәсәләләре, аларның Россия Федерациясендә халыкара һәм суверен кануннамәләр нигезендә кулланылыш үзенчәлек карала; 2018 елның 1 гыйнварда иҗтимагый милеккә күчә торган әсәрләрнең Россия җәмгыяте өчен иң әһәмиятлеләрне күрсәтүче исемлек бирелә. Козловский С.А., Корольков А.Ю., Медейко В.В. Викимедиа РУ 2018
Россиядәге электрон китапханәләр. Гамәлдәге статус һәм үсеш перспективалары Китап Россия китапханәләрнең электрон фондларын булдыру мәсьәләләренә багышланган. Басмада цифрлы китапханәләр тарихы турында кыскача белешмә, аларның хокуки статуслары һәм эшчәнлек үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирелгән. Цифрланган коллекцияләрнең барлыгы, аларга ирешү методлары, россияле китапханәләрнең электрон фондларындагы әсәрләр төрләре тасвирлана. Китапта төрле дәрәҗә китапханәләр (федераль, ЮУЙ, махсуслаштырылган һ.б.) тәҗрибәсе ачыкланыла. Хезмәт китапханәчелек һәм Интернетта авторлык хокуклары өлкәсендәге белгечләргә кызыклы булыр. К. Л. Зуйкина, Д. В. Соколова, А. В. Скалабан Сезнең формат 2017
Авторлар хокукларын яклауның милли үзенчәлекләре. Россиядә әсәрләрнең иҗтимагый милек режимына күчү проблемалары Тикшеренүдә дөньяның төрле илләрендә авторлар хокукларын яклау үзенчәлекләре карала. Россия Федерациясендә фәнни, әдәби һәм сәнгати әсәрләрнең иҗтимагый милек режимына күчүгә комачаулаучы проблемалар тасвирланган. С.А. Козловский Интернет-нәширләре ассоциациясе 2016
Иҗтимагый милек Тикшеренүдә иҗтимагый милек концепциясе мәсьәләләре, аларның төрле илләрнең милли һәм халыкара кануннамәләр нигезендәндәге статуслары карала. Аеруча тирән игътибар Россия Федерациясендә иҗтимагый милеккә караган кануннарның барлыкка килү һәм мәхкәмә практикасы анализына бирелгән. Хезмәттә Россия җәмгыяте өчен аеруча әһәмиятле әсәрләр исемлеге китерелә. С. Козловский, В. Медейко, А. Корольков, В. Соловьев, А. Фоменко Проспект 2016
Фәнгә ачык ирешүчәнлек: белем алмашуның яңа моделе өстенлекләрен һәм анарга күчү юлларын анализлау Китапта фәнни коммуникациядәге төп үзгәрешләр тенденцияләре тикшеренә; ачык фән принципларының тарихы, теориясе һәм аларны гамәлгә куллану практикасы тасвирлана; гамәлдәге авторлык хокуклары турындагы кануннамәләрнең проблемалары күтәрелә, ситуацияне үзгәртүнең төрле мөмкин юллары һәм фәнни контентка ирешү моделләрен үзгәртү перспективалары, яшьләргә белем бирү һәм аларның тикшеренү эшчәнлеге өчен ачык ирешүчәнлекнең өстенлеге күрсәтелә, белемнең һәм мәдәни байлыкларның чикләүсез таратылуның кирәклегенә дәлилләр китерелә. Н. Трищенко Интернет-нәширләре ассоциациясе, Кабинетный учёный 2016
Мәгълүмати үтә үткәрүчәнлек: икътисади үсеш коралы буларак авторлык хокукы Хезмәттә дүрт аерым тикшеренү китерелә. Беренче өлеше «Мәгълүмати үтә үткәрүчәнлек: икътисади үсеш коралы буларак авторлык хокукы» дип атала һәм гамәлдәге кануннамәләрнең чорыбызның таләпләренә туры килмәве аркасында барлыкка килүче икътисади һәм социаль югалтулар һәм артык югары чыгымнар тудыручы проблемаларга тирән анализ ясала. Дөнья буенча һәм Россиядәге китаплар бастыру тармагындагы хәлнең тирәнтен анализ нигезендә авторлар хокукларын яклау турындагы кануннарның чордаш иҗтимагый практикаларына һәм яңа медиаларның технологик принципларына туры килмәве аркасында барлыкка килгән проблемалары тикшерелә һәм яңа заманның кулланылмаган потенциалы - инновацион үсешнең нигезе булган мәгълүмати үтә үткәрүчәнлек эффекты - күрсәтелә. Кануннарның ниятләнгән әйберләрне һәм шәхесләрне яклау урынына башкача эшләгәне күрсәтелә - нәтиҗәдә иң зур югалтуларны фикерләрен башкаларга җиткерергә теләүче авторлар һәм тарихи хәтереннән һәм белемгә ирешү тизлегеннән мәхрүр ителгән җәмгыять кичерә. Тикшеренүдә Канада, Франция һәм башка илләр үрнәкләрендә халыкара кануни реформалар тәҗрибәсенә анализ ясала, Россиядә һәм дөнья күләмендә авторлык хокуклары турындагы кануннамәләрнең реформалары өчен детальле гамәлләр планы һәм дәүләт сәясәте өчен яңа кыйблалары тәкъдим ителә. Хезмәтнең беренче өлешендә өзекләре китерелгән ике әсәрнең тәрҗемәләре җыентыкка кертелгән - сүз чит илләрдә үткәрелгән һәм ачык хокуки лицензияләре режимы астында нәшер ителгән ике тикшеренү турында бара. Йэн Харгривсның «Цифрлы технологияләре мөмкинлекләре: Интеллектуаль милек хокуклары һәм икътисади үсеш мәсәләләренә күзәтү» һәм Руфус Поллокның «Мәңгегә минус бер көн? Авторлык хокукларны яклауның оптималь мөддәтен ничек исәпләргә» хезмәтләре бу тикшеренүне башкаруга үз өлешләрен кертте, аның нәтиҗәләрен глобаль контекстта бәяләүгә ярдәм итә. В. Харитонов, И. Засурский Интернет-нәширләре ассоциациясе 2016
Авторлык хокуклары мәсьәләләрен хәл итүнең яңа моделе. Иҗтимагый милек һәм уртак файда төшенчәсеа Китап авторлык хокукларын яклау өлкәсендә заманча тенденцияләрне тикшерүгә, Россиядә бу мәсьәләләргә караган хокуки тәртипләрен бәяләүгә, иҗтимагый файда концепциясенә нигезләнеп, җәмгыятебездәге белемлелек һәм мәдәни дәрәҗәсен үстерү өчен белемгә һәм мәдәни кыйммәтләребезгә ирешүне ачуга юнәлгән яңа дәүләт политикасын нигезләү өчен тәкъдимнәрне формалаштыруга, «цифрлы тигезсезлек»не йомшатучы, мәгълүмати-китапханәчелек тармагы һәм яңа медиаларның үтә тиз үсешен тәэмин итә алучы кешеләр капиталын үстерү һәм күбәйтү буенча инновацион үсеш стратегиясен тасвирлауга багышланган. И. Засурский Интернет-нәширләре ассоциациясе, Кабинетный учёный 2016
Россиядә ятим әсәрләр мәсьәләсе: статус, проблеманы чишү юллары. Авторларын яки кануни хокуклар хуҗаларын билгеләү мөмкин булмаган әсәрләргә ирешүне ничек ачарга Тикшеренү, яклануда кирәге булмавына карамастан, якланылып торган "ятим әсәрләренә" багышланган. Авторлар мәсьәләне концептуаль яктан анализлый, гамәлдәге авторлык хокуклары өлкәсе кануннамәләр нигезләнгән мәсләкләр аркасында барлыкка килүче ятим әсәр феноменына урынлы хокуки билгеләмәсен бирү юлларын тикшерә, эре чит ил китапханәләр коллекцияләре нигезендә ятим әсәрләр проблемасының дәрәҗәсен күрсәтә һәм Россия Федерациясе китапханәләр фондларына кергән әсәрләр өчен проблема масштабын бәяли. Шулай ук, проблеманы чишү юллары буларак заманча хокуки системасындагы гадел кулланылыш мәсләкләрне, ирекле кулланылыш өчен чыгарылмаларны һәм әсәрнең кулланылышын аны варисларсыз милек (выморочное имущество) буларак легальләштерү тәртибен анализлый. И. Левова, Д. Винник, А. Моисеева Интернет-нәширләре ассоциациясе 2016
Россиядәге электрон китаплар бастыру: ирешүчәнлек проблемасы һәм дәүләти идарә итү Хезмәт Россия китаплар бастыру тармагында, аеруча аның электрон матбагачылык өлкәсендә, ситуациягә анализ ясый. Илдә электрон китаплар җитештерү һәм тарату үзенчәлекләре тасвирлана, аларның структурасы, проблемалары һәм перспективалары тасвирлана, базар төзелеше һәм үсеше, эре катнашучылары һәм тармактагы төп проблемалары яктыртыла. Тикшеренү нәтиҗәсендә шулай ук электрон китапларга ачыграк ирешү моделен булдыруга юнәлгән тәкъдимнәр ясала. В. Харитонов Интернет-нәширләре ассоциациясе, Кабинетный учёный 2016
Иҗтимагый милек. Белемгә һәм мәдәнияткә ирешүчәнлекне ничек ачарга. Җыентык Иҗтимагый милек өлкәсенең икътисади, мәдәни һәм хокуки проблемаларына багышланган фәнни хезмәтләр җыентыгы. И. Засурский, С. Козловский, В. Харитонов, И. Левова, Д. Винник, А. Моисеева, Д. Семячкин, М. Сергеев, А. Корольков, В. Медейко, В. Соловьёв, А. Фоменко, Г. Шуклин, Н. Трищенко Интернет-нәширләре ассоциациясе, Кабинетный учёный 2016
Ноосфера инфраструктурасы. Мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсендәге әсәрләрне Интернет челтәрендә идентификация һәм регистрацияләүнең заманча инструментлары Тикшеренүдә мәгариф, фән һәм мәдәният әсәрләрне идентификацияләү кораллары характеристикалары, аларны куллану өлкәләре, аларның нәтиҗәлелеге нигезендә төркемләү китерелә, әсәрләр һәм документларны идентификацияләү өлкәсендә стандарт була алырлык DOI идентификаторына өстенлек бирү өчен дәлилләр китерелә. Туплана торган белемне махсус белем банкларында саклауга юнәлгән резерв системасын булдыруда әсәрләрне идентификацияләү стратегиясе – ачык лицензияләре яки иҗтимагый милек режимында эшләгән ачык репозиторийлары - эшкәртелә һәм күрсәтелә. Ятим әсәрләр реестрын булдыру һәм идентификацияләү процессын федераль бюджеты яки үсеш институтлары тарафыннан финанслау ысулларын куллану мөмкинлеге тирәнтен карала, стратегияне урынга китерү өчен кирәкле финанслау масштабы турыда детальле бәяләмәләр китерелә. И. Засурский, М. Сергеев, Д. Семячкин Интернет-нәширләре ассоциациясе, «Ачык фән» ассоциациясе 2015
Интернетта авторлык хокукы трансформациясе: чит илләрдәге тенденцияләр, бизнес-модельләр, Россия өчен киңәшләр Тикшеренүдә авторлык хокукының төп проблемаларына һәм чит илләрдәге авторлык хокукы өлкәсендәге төп тенденцияләренә анализ ясала. Авторлык хокукларны урынга китерүнең альтернатив бизнес-модельләре тасвирлана, Россиядә авторлык хокукының төп трансформация юнәлешләрен билгеләнә. Кушылмада Фальквинге һәм Энгстрем авторлыгындагы «Копирайт реформасы мәсьәләсе» китабы, Джо Караганис һәм Ленарт Ренкм әзерлән «АКШ һәм Алманиядә копияләү культурасы» тикшеренүнең кыскартылган тәрҗемәсе бастырылган. А. Алексеева, И. Засурский, К. Казарьян, С. Козловский, И. Левова, Г. Шуклин, В. Харитонов Интернет-нәширләре ассоциациясе 2013
Интернетта авторлык хокуклары. Иҗтимагый милек һәм авторлык хокуклары системасы перспективалары Тикшеренүдә Интернет мохитендә авторлар хокукларының урынга китерелүе мәсьәләләренә, автор хокуклары өлкәсендәге киләчәк үзгәрешләр сценарийларына анализ ясала. Интернет һәм контент-җитештерү тармакларының киләчәктәге үсеш преспективаларын искә алып, хезмәттә инде күптән таләп ителгән авторлык хокуклары системасының реформасы буенча тәкъдимнәр ясала. И. Засурский, В. Харитонов, С. Козловский, А. Алексеева Интернет-нәширләре ассоциациясе 2012


Сайт запущен в рамках проекта Ресурсный центр «Открытая библиотека», в 2018—2019 гг. работа продолжается в рамках проекта Ресурсный центр «Открытое наследие» с использованием гранта Президента Российской Федерации на развитие гражданского общества, предоставленного Фондом президентских грантов.Башкасы күрсәтелмәгәндә, «Ачык китапханә» сайты материаллары Creative Commons Attribution 4.0 International хокукый лицензиясе шартлары буенча таратыла. Сурәтләр авторлары сайтның wiki-версиясендә күрсәтелгән.