Ачык китапханә/Проект турында

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Это перевод страницы Открытая библиотека/О проекте, он готов на 74%.
Таким образом помечены устаревшие переводы.
Ачык мирас

Открытое наследие
Китапханәче һәм музейчылар өчен ресурс үзәге

Баш бит   Проект турында  


Яңалыклар   Бәйгеләр   Методик кулланмалар   Тикшеренүләр  


Элемтәгә керү


«Ачык китапханә» проекты турында

«Ачык китапханә» ресурс үзәге проекты китапханәләргә бүгенге көндә ирешү мөмкинлеге чикләнгән әсәрләр җыентыкларны ачык ирешүгә чыгару мәсьәләсендә методологик һәм хокуки ярдәм күрсәтү өчен булдырылган.

Проект чикләрендә профессиональ конференция һәм форумларда лекциялар һәм мастер-класслар сериясе уздырыла, шулай ук китапханәләрдә сакланган материалларның ирешүчәнлек хәләтен өйрәнү, цифрланган әләрләрнең өлешен ачыклау буенча тикшеренүләр алып барыла.

Проект максатлары

  1. Ачык ирешүле әсәрләрнең санын үстерү.
  2. Китапханәләргә үз фондларындагы әсәрләрне ачык ирешү рәвешенә күчерү буенча хокуки, методологик һәм технологик ярдәм күрсәтү.
  3. Китапханәләрдә сакланып торган әсәрләрнең даими килеш ачык ресурсларга урнаштыру системасын булдыру.

Проект биремнәре

  1. Китапханәләр өчен үз фондларындагы әсәрләрне ачык ирешү рәвештә бастыру буенча методик материаллар булдыру.
  2. Китапханәләргә проектта катнашу мөмкинлеге турында мәгълүматны тарату һәм ачык ирешүчәнлек мәсьәләләр буенча белем җиткерү кампаниясен үткәрү.
  3. Проект турында мәгълүмат тарату һәм аның турында фикерләр җыю өчен аны экспертлар җәмгыяте игътибарына тәкъдим итү.
  4. Проект турындагы мәгълүматның Интернетта һәм социаль челтәрләрдә таратылуын оештыру.
  5. Әсәрләрне ачык ирешү рәвештә урнаштыру проектында катнашуга Интернет-кулланучыларны, аеруча яшьләрне һәм студентларны җәлеп итү.
  6. Россиядә белемгә һәм мәдәни байлыкларга ачык ирешү мөмкинлекләрен үстерү өлкәсендә киләчәк адымнарда китапханәләр белән эшләү программасын әзерләү.
  7. Китапханәләрне белемгә һәм мәдәни байлыкларга ирешүне ачу буенча эшчәнлектә катнашуга җәлеп итү.

«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы

Логотип НП «Викимедиа РУ»
Логотип НП «Викимедиа РУ»

«Ачык китапханә» проекты «Викимедиа РУ» энциклопедик белемне таратуга теләктәшлек күрсәтүче табышсыз партнерлыгы тарафыннан булдырылган һәм башкарыла.

«Викимедиа РУ» ТП — Россия Федерациясе территориясендә ирекле кулланылыш таләпләренә туры килүче энциклопедик, белем бирү һәм кешелек тарафыннан тупланылган белемне тасвирлаучы башка мәгълүматларны барлыкка китерү һәм тарату проектларына теләктәшлек күрсәтү өчен булдырылган юридик яктан бәйсез табышсыз оешма. Шундый проектларның алдынгы үрнәге буларак «Википедия» ирекле интернет-энциклопедиясен атау урынлы - соңгысының рус телле бүлеге «Викимедиа РУ» эшчәнлеге юнәлгән төп объектларының берсе булып тора.

«Викимедиа РУ» ТП үз эшен башка илләрдәге берничә дистә оешма белән тыгыз хезмәттәшлектә башкара — булар арасына Wikimedia Foundation, Inc. табышсыз оешмасы да керә. Соңгысы «Википедия» ирекле энциклопедиясе кебек ирекле килеш таратыла алучы контентны барлыкка китерүче җәмгыятьләрнең эшчәнлеге өчен матди нигезен тәэмин итә.

«Викимедиа РУ» табышсыз партнерлыгы Россия Федерациясе территориясендә бар телләрдәге вики-проектларга ярдәм күрсәтү һәм аларны популярлаштыру эшчәнлеген алып бара, тик төп көчен рус һәм Россиянең башка телләрдәге (осетин, удмурт, чуаш һ.б.) проектларына юнәлгән.

«Викимедиа РУ» ТП эшчәнлеге «Викимедиа Фонды» яшәткән түбәндәге проектларга теләктәшлек күрсәтә:

    • Википедия — ирекле энциклопедия (рус телендәге бүлеге иң эре 10 бүлеге исемлегенә керә, һәм шулай ук Россия халыклары телләрендәге бүлекләре);
    • Викисүзлек — ирекле сүзлек һәм тезаурус;
    • Викихәбәрләр — яңалыкларны хезмәттәшлектә язу проекты;
    • Викикитап — ирекле белем бирү материалларны булдыру проекты;
    • Викиөзек — ирекле өзекләр җыелмасы;
    • Викиханә — ирекле кулланылышта булган текстлар җыентыгы (шулай ук тарихи документлар, аларга комментарийлар, библиографияләр, һ.б.);
    • Викиҗыентык — ирекле лицензияле рәсемнәр һәм башка медиа-файлларның үзәкләштерелгән күптелле саклагычы;
    • Викимәгълүмат — бар катнашучылар үзгәртүләр кертә алучы күптелле мәгълүматлар базасы;
    • Викисәфәр — ирекле сәфәр кылу һәм туризм белешмәлеге.

«Викимедиа РУ» турында күбрәк…

Проектның финанслануы

Фонд Президентских Грантов
Фонд Президентских Грантов

«Ачык китапханә» ресурс үзәге проекты «Викимедиа РУ» ТП тарафыннан Президент грантлары фонды бүлгән Ватандашлар җәмгыятен үстерү максатлы Россия Федерациясе Президенты гранты ярдәмендә башкарыла.

Проект партнёрлары


Сайт запущен в рамках проекта Ресурсный центр «Открытая библиотека», в 2018—2019 гг. работа продолжается в рамках проекта Ресурсный центр «Открытое наследие» с использованием гранта Президента Российской Федерации на развитие гражданского общества, предоставленного Фондом президентских грантов.Башкасы күрсәтелмәгәндә, «Ачык китапханә» сайты материаллары Creative Commons Attribution 4.0 International хокукый лицензиясе шартлары буенча таратыла. Сурәтләр авторлары сайтның wiki-версиясендә күрсәтелгән.