Блог/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску

Эта страничка является частью проекта Викимедиа:Многоязычность.

Тел/ Tel: русский · English · татарча / tatarça

«Халыкара нумизматика клубының музее коллекциясе тәнкәләре» мәкаләләр язу вики-бәйгесенең нәтиҗәләре игълан ителде[править]

«Халыкара нумизматика клубының музее коллекциясе тәнкәләре» мәкаләләр язу вики-бәйгесенең нәтиҗәләре 30 ноябрь игълан ителде. 43 катнашучысы 168 яңа мәкаләне булдырды.

Бәйгенең әһәммиятле нәтиҗәсе буларак Халыкара нумизматика клубының музее коллекциясеннән 352 тәңкәсенең аверс һәм реверс якларының сурәтләрен Викиҗыентыкка йөкләнүен атап була - бу гамәл которая на сегодняшний день является самой значительной корпоративной заливкой изображений денежных знаков на Викисклад в истории русча Википедия тарихында берәр оешма тарафыннан Викиҗыентыкка иң эре акча берәмлекләре сурәтләренең йөкләнелүе булып тора. Тулырак...  (рус.)

Россиянең беренче кәгазь энциклопедиясе ирекле лицензиягә күчте[править]

Россиядә Creative Commons Attribution-ShareAlike 4.0 International ирекле лицензиясе шартларында таратыла торган кәгазь энциклопедиясе дә барлыкка килде. Сүз Сәнагәтьтә идарә һәм икътисад институты тарафыннан беренче булып 2001 елда бастырылган «ВСЯ РОССИЯ. Города и населённые пункты» энциклопедиясе турында.

Электән Википедия һаман классик басма энциклопедияләрдән аерыла дип күрсәтелә иде. Сайт белән кәгазь энциклопедияләр арасындагы бар аермаларга туктамыйча төп мәсьәләсендә тукталыйк — Википедия ул ирекле энциклопедия, ә кәгазь энциклопедик басмалары, кызганычка каршы, юк. Ягъни теләсә нинди кеше Википедиянең бар материалларын чикләүсез һәм хокуклар хуҗасының рөхсәтен алмыйча куллана ала, бәйле мәкаләгә сылтаманы урнаштыру гына җитә. Кәгазь энциклопедияләренең текст һәм иллюстрацияләрен гадәттә шул рәвештә ирекле килеш куллану мөмкин түгел, чөнки бу авторлык хокукын бозу дип саналачак.

«ВСЯ РОССИЯ. Города и населенные пункты» энциклопедиясе — заманча Россиядә илебезнең бар шәһәрләре һәм, шәһәр статусына ия булмаса да, зур иҗтимагый-мәдәни һәм икътисади әһәммияткә ия булган күп санлы торак пунктлары турында тирәнтен мәгълүмат бирүче күпкырлы фәнни энциклопедик басмаларының беренчеләр рәтенә керә. Энциклопедия басмага 1998—2000 елларында әзерләнде һәм 2001 елда бастырылды. Хезмәт Россия шәһәрләренең тарихы, аларның икътисади, иҗтимагый-демографик һәм мәдәни үсешләре буенча күләмле мәгълүмат бирә; башкарма һәм закон чыгаручы хәкимиятләр органнары, исемнәре һәм оештырылу үзенчәлекләре буенча мәгълүмат бирелгән. Тасвирланган чорда гамәлдәге җирле үзидарә органнары турындагы кануннамәләр кабул ителмәгәне сәбәпле, укучы XX һәм XXI гасыр чигендә Россия шәһәр һәм регионнарындагы дәүләт һәм муниципаль идарә системаларының күптөрлелеге белән таныша ала. Энциклопедия шулай ук шул вакытта шәһәрләр икътисады һәм төп оешма һәм предприятияләре турында мәгълүмат тасвирлана.

Тулырак... (русча)

WikiGap 2018 Russia[править]

«Викимедиа РУ» һәм Швециянең Россиядәге илчелеге халыкара WikiGap 2018 бәйгесенең Россия өлеше башлануын игълан итәләр.

2018 елның 7 мартында Швеция илчелеге сәгать 13:00 бар теләүчеләрне рус телле Википедиягә мәкаләләр язу буенча семинарында катнашырга чакыра. Бу чараны рус телле бүлегебез исеменнән аның администраторы Софья Багдасарова җитәкли.

Шулай ук 8 март белән 8 апрель арасында шулай ук Швеция илчелеге призларына рус телле Википедиядә хатын кызлар турында мәкаләләр язуга багышланган WikiGap 2018 Russia вики-марафоны үткәрелә.

Билгеле булганча, Википедия мөхәррирләренең 90% — ир кешеләр. Моннан тыш, Википедиядә хатын-кызлар турында мәкаләләр саны ир-атларга багышланнарга караганда дүрт тапкыр түбәнрәк. Бу хәлне үзгәртергә телибез.

WikiGap — глобаль инициатива. Дөнья буйлап кешеләр Википедиягә төрле эшчәнлек өлкәләрендә әһәмиятле хатын-кызлар турында күбрәк мәгълүмат өстәү өчен җыела. 8 март бәйрәменә багышланган чаралар Викимедиа хәрәкәте активистлары һәм Швеция илчелекләре тарафыннан берьюлы 40 илдән артыгында (Швециядән Танзаниягә, Мисырдан Колумбиягә кадәр) узачак.

WikiGap 2018 — Викимедианың Швециядәге бүлеге (Wikimedia Sverige) һәм Швеция чит ил эшләре министырлыгының уртак проекты.

РФ Иҗтимагый пулатында ике Викимедиа РУ проекты тәкъдим ителде[править]

2018 елның 20 һәм 21 февраль көннәрендә Россия Федерациясе Иҗтимагый пулатында НП Викимедиа РУ башкарып торган ике энциклопедик проект тәкъдим ителде.

20 февраль көнне пулатта узган «Россия-алман региональ-муниципаль беректәшлек: үсеш перспективалары» форумы чикләрендә эшлекле төркемнәренең утырышлары дәвамында « Россия һәм Алмания турында өйрән: провинция белән таныш » исемле Википедия мәкаләләр бәйгесе тәкъдим ителде. Иҗтимагый пулаты әгъзасы Леонид Александрович Шафиров Россия коллегаларына һәм Алманиядән кунакларга 20 мая 2018 елның 20 май көнне башланачак һәм октябрь аена кадәр дәвам итәчәк мәкаләләр язу марафоны турында сөйләде.

Марафон чикләрендә рус һәм алман телле Википедияләрендә катнашучыларына Россия Федерациясе һәм Алмания Федератив Республикасының кече һәм урта зурлыгындагы территорияләрнең истәлекле урыннары турында мәкаләләр булдыру тәкъдим ителәчәк. Бу бәйге чикләрендә, кече һәм урта дәрәҗәдәге территорияләр кысаларына яшәүчеләр саны 100 000 кешедән түбән булган торак пунктлары керә. Презентация азагында Дмитрий Жуков һәм Дмитрий Рожков форум катнашучылары белән бу бәйгенең перспективалары турында киңәшләште — соңгылар бу проектка бик позитив карауларын белдерде һәм бар этапларында аның башкарылуына теләктәшлек күрсәтергә сүз бирде.

21 февраль көнне исә РФ төбәкләрдәге иҗтимагый пулатларына видеоконференция аркылы «Россия белән таныш. Укучылар һәм остазлары» күптелле бәйгесе тәкъдим ителде.

«Ачык китапханә» бәйгесе[править]

«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы «Ачык китапханә» бәйгесен башлатты.

Бәйге «Ачык китапханә» ресурслар үзәге проекты чикләрендә уза. Проектның төп максаты – иҗтимагый милектә булган әсәрләргә ачык һәм ирекле ирешүне тәэмин итү. Бәйге бар Россия китапханәләренә ачык. Катнашуның төп шарты – үз фондларындагы түбәндәге шартларга туры килгән китап, газета һәм журналларны ирекле ирешүгә чыгару:

  • иҗтимагый милек хокукый режимына туры килгәннәре (ст. 1282 ГК РФ),
  • авторлык хокуклары якланмаганнары (п. 6 ст. 1259 ГК РФ) яки
  • ирекле ачык лицензияләр шартларында таратылганнары (ст. 1286.1 ГК РФ).

«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы башкарма директоры Станислав Козловский белдергәненчә, бүгенге көндә күп фәнни һәм мәдәни кыйммәтлегендәге әсәрләр Интернетта юк - алар фәкать кәгазь килеш китапханәләрдә саклана торган китапларда, журнал һәм газета мәкаләләрендә генә яши бирә.

«Авторлык хокукы өлкәсендәге чикләүләр аркасында кәгазь басмалары цифрланмый һәм кешеләрнең ирекле ирешүләре өчен ябык булып кала. Авторлык хокукы астында яклану мөддәте узган һәм алар иҗтимагый милеккә күчкән әсәрләрне исә кануни нигездә цифрага күчерү рөхсәт ителә. Бәйгебез китапханәләрне шундый басмаларны массакүләм цифрлауга этәрүдә берәр импульс килеш күрергә телибез. Белем саклагычларда үле йөк буларак ятырга түгел, кешеләргә файда китерергә тиеш».

Бәйге өч номинациядә уза:

  • «Викиҗыентык» - иҗтимагый милектәге әсәрләр бу проектның сайтына йөкләнелә;
  • «Белем банкларының федераль резерв системасы» - мондагы җиңүчесе китапханә исеменнән ФРСта төркәлгән ачык килеш бастырылган әсәрләр саны буенча билгеләнә;
  • «Китапханәләрнең үз электрон ресурслары» - монда иң яхшы электрон китапханә билгеләнә (критерийлар арасында - әсәрләргә ирешү, эзләү системасы уңайлылыгы һәм цифрлы файлларның сыйфаты).

Китапханәләрнең ничә номинациядә катнашуы чикләнмәгән. Бәйге 2018 елның 30 июнь көненә кадәр уза. Китапханәләр тапшырган әсәрләрне төркәү һәм саклау Интернет-матбугачылык ассоциациясе (Ассоциация интернет-издателей) һәм башка иҗтимагый оешмалар һәм интернет-проектлар катнашуында булдырылган Белем банкларының федераль резерв системасы нигезендә оештырыла. Бар катнашкан китапханәләре тапшырган материаллары интернет-кулланучыларына ачык булачак.

«Ачык китапханә» бәйгесенең призлар фонды күләме 300 мең сумга тиң. Проект «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы тарафыннан эшләнелә, Президент грантлары вакыфы тапшырган Ватандашлар җәмгыятен үстерүгә юнәлгән Россия Федерациясе Президентының гранты ярдәме белән булдырылган.

Бәйгедә катнашу өчен мөрәҗәгатьләрне lib@wikimedia.ru адресына юлларга була. Катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат өчен монда карагыз.

Вики һәйкәлләрне ярата 2017[править]

Бәйге призлары: 10 өч-көнлек Moscow CityPass Travel Card турист хезмәтләре карточкасы (Мәскәү)
Бәйге призлары: 8 өч-көнлек St. Petersburg CityPass Travel Card турист хезмәтләре карточкасы (Санкт-Петербург)

Бөтендөнья тынычлык көне һәм Белем көне булган 1 сентябрендә Викиҗыентык глобаль ирекле медиа саклагычы нигезендә Вики һәйкәлләрне ярата 2017 чарасы башланды. Дөньяның иң эре фотобәйгесе соңгы 8 ел эчендә Википедияне укучылар өчен 1,4 миллион һәйкәл сурәтләрен туплаганы белән Гиннесс рекордлар китабына кергән!

Күпсанлы призлар, кызыклы Махсус Номинацияләр (мәс. Викисәфәр ирекле юл күрсәткече җәмгыятеннән), һәм оештыручылар белән катнашучыларның җиң сызганып эшләүләре бу һәр ел узучы чараны искитергеч вакыйгага әйләндерә. Быел Russia CityPass Мәскәү һәм Санкт-Петербург калаларында туристлык хезмәтләренә хокук бирүче акыллы карточкаларны бүләкли, "Яндекс нәшрияты" цифрлы мохиттә мәгариф өчен файдалы проектларны яклаучы партнёр булып катнаша.

«Яндекс нәшрияты» - "Вики һәйкәлләрне ярата 2017" бәйгесенең Россия өлеше партнёры

Вики-Урал бәйгесенең икенче этабы тәмамланды[править]

Усолье, Усолье районы, Пермь крае. Фото авторы – Alx0yago. "«Вики һәйкәлләрне ярата» катнашучылары Урал турында" номинациясендәге беренче этап җиңүчесе.

Урал белән бәйле энциклопедик мәкаләләр язуга багышланган күптелле Вики-Урал бәйгесе 2017 елның 1 июлендә тәмамланды. Бәйгене танытуга Свердловск өлкәсенең туризмны үстерү үзәге дә ярдәм итте. Оештыручылар: Викимедиа РУ, «Моисейкин» зәркән йорты һәм УГМК холдингы. Бу беренче телара хезмәттәшлекнең тәҗрибәсе Викимедиа РУ уздырган башка бәйгеләрдә дә кулланыла башлады: мәсәлән Россия белән таныш. Тын'нан башла. Россия чит ил эәләре министрлыгы ярдәмендә Россия белән Таиланд арасында дипломатик мөнәсәбәтләрнең 120-еллыгына багышланган рус һәм тай телле Википедияләр бүлекләре арасында мәкаләләр язу буенча ярыш оештыру мөмкинлеге күздә тотыла.

Шул ук арада "Урал федераль округы атналыгы" исемле региональ тематикага багышланган Википедия мәкаләләрен язу викимарафоны да тәмамланды. Леонид Макаров исемле активи Вики-Урал катнашучысы белдергәнчә, бәйге 2017 елның 19 июненнән 7 июленә кадәр дәвам итте: 16 актив катнашучысы 516 яңа мәкалә язды, 111 яңа сурәт йөкләде. Бу Көнчыгыш белән танышу атналыгының 7 еллык тарихында — абсолют рекорд. Мәкаләләрнең зур өлеше Свердловск һәм Курган өлкәләренең торак пунктларына багышланган. Викиҗыентык Салехард һәм Екатеринбург шәһәрләре һәм Свердловск өлкәсенең истәлекле урыннарына багышланган сурәтләргә баеды. Шул ук арада викиҗәмгыятьнең «Каменский чугунолитейный завод» мәкаләсе тирәнтен эшкәртелде, яхшы мәкалә статусын алды.

Вики-Урал бәйгесе нәтиҗәләре УрФО атналыгы һәм Уралга багышланган күпсанлы шәп фотосурәтләренә бай Вики Җирне ярата 2017 фотобәйгесенең (мәс. №№ 5, 17, 45, 68, 75, 89, 108, 126, 129, 136, 142, 143, 146, 149, 152, 153, 160, 165, 168, 190, 197, 199, 201 һәм 206) нәтиҗәләре белән бергә билгеләнәчәк.

Вики-Урал «Зур Уралда»[править]

«Зур Урал — 2017» форумының пленар утырышы. «Вики-Урал» презентациясе һәм бүләкләү тантанасы

2017 елның 7 апрель көнне Екатеринбург-ЭКСПО күргәзмәләр үзәгендә Свердловск өлкәсе туризмны үстерү үзәге теләктәшлеген күрсәткән халыкара «Вики-Урал» бәйгесе җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. V халыкара «Зур Урал — 2017» туристлык форумы эшчәнлегендә Россиянең 13 регионыннан һәм 11 чит илдән килүчеләр катнашты. Шул ук көнне Екатеринбург буенча вики-экскурсия оештырылды.

Уралга багышланган бәйгенең оештыручылары буларак Викимедиа РУ, Моисейкин зәркән йорты һәм УГМК холдингы чыктылар, ярышның беренче өлеше спонсоры буларак — инжиниринговая компания VEK elevators инжиниринг ширкәте булды. Бәйгенең икенче өлеше 2017 елның 1 июль көненә кадәр дәвам итәчәк.

Х нчы Бөтенроссия Вики-конференциясе катнашучылары Санкт-Петербургта бергә килделәр[править]

2016 елның 1—2 октябрь көннәрендә Вики-конференция 2016 узды. Россия халыклары телләрендә Викимедиа проектларны үстерүгә һәм гомумән ирекле статуслы белемне булдыру һәм башкалар белән уртаклашу мәсьәләләренә багышланган бу еллык халыкара форум унынчы тапкыр үткәрелгән иде. Фәнни конференция һәм фикердәшләр җыелышы функциясен үтәгән бу еллык чара дәвам итүче һәм төгәлләнгән проектлар турында докладлар һәм презентацияләр ясау, фикерләр белән алмашу һәм контактларны табулары өчен төрле Викимедиа проектлары вәкилләрен бергә китерә. Вики-конференцияләрдә катнашучылар киң даирә темаларга караган мәсьәләләр буенча карашлары белән уртаклаша ала — ирекле һәм ачык прогрпмм тәэминатыннан башлап Россия Федерациясе һәм бар дөнья буенча ирекле белем вики-проектлары эшчәнлеген җәелдерүгә багышланган инициативаларга кадәр.

Конференция Санкт-Петербургта, «Биржевая линия» урамында урнашкан ИТМО илкүләм университетында узды. Конференция нәтиҗәләре һәм катнашучыларның бәяләмәләре.

Джимми Уэйлс мәскәүле википедиячеләре белән очрашты[править]

Джимми Уэйлс википедистлар арасында

2016 елның 14 сентябрь көнне Википедия һәм Викимедиа фонды нигезләүчесе Джимми Уэйлс (Джимбо) «Экстрополис» конференц-үзәгендә мәскәүлеләр белән очрашты һәм аларның сорауларына җаваплар бирде.

Чара НП «Викимедиа РУ» һәм «Яндекс» ширкәте тарафыннан оештырылды. Очрашуны россияле журналист һәм иҗтимагый эшлеклесе Иван Засурский алып барды. Аралашу дәвамында Джимбо'га НП «Викимедиа РУ» җитәкчеләре Владимир Медейко һәм Станислав Козловский ярдәм иттеләр.

Чара өч өлешеннән торды — башта Джимми Уэйлс лекция белән чыгыш ясады, аннары сорауларны җаваплады һәм соңыннан бар катнашучыларның Викимедиа хәрәкәте легендасы белән фотография ясау һәм формаль булмаган аралашу узды.

Биреләчәк сораулар алдан ук Рус Википедиясе форумында тупланды, әммә чара барышы дәвамында да аларны залда ук яки Интернет аша тапшыру мөмкинлеге оештырылды.

Бөтенаурупа фәнни фотографияләр бәйгесе 2015[править]

Бәйгенең Россия өлеше Генераль спонсоры логотибы
Бәйгенең Россия өлеше Генераль спонсоры логотибы

2015 елның 1 ноябреннән 31 декабренә кадәр 2015 елгы беренче Бөтенаурупа фәнни фотографияләр бәйгесенең Россия өлеше уза Фән турында сөйләү генә җитми, фәнни эшләрдә сурәтләрнең булуы зарур. Фәнни фотосурәтләргә һәм иллюстрацияләргә багышланган махсус бәйге нәкъ моның аркасында кирәк.

Википедия укучыларына бу бәйге Википедия бар кешеләр өчен ирекле булган белем бирү өлкәсендә кулланыла алган мәгълүматны туплау һәм уртаклашуга багышланган актив мохит булуы аркасында файдалы. Шуның өчен фәнни фотосурәтләрне тәкъдим итү өчен ул мөкәммәл платформа булып тора.

Фәнне һәм аеруча фәнни фотосурәтләрен популярлаштыруга килгәндә, ирекле энциклопедиясенең җәлеп итүче күп яклары арасында аның куллану өчен ачыклыгы, мәгълүматның җәмгыять һәм Википедия кулланучылары өчен кызыклылыгы һәм дә чыганакларны тикшереп алу мөмкинлеген сүзгә алып була.

Википедия мәгълүмат тарату өлкәсендә алдынгы проектларының берсе, фәнни иллюстрацияләр исә югары информативлык сыйфатына ия; шуның аркасында вики-җәмгыять һәм фәнни фотографлар арасындагы хезмәттәшлектән ике як та файда таба. Фәнни фотобәйге тарафлар арасындагы тотрыклы мөнәсәбәтләрнең барлыкка килүе өчен мотивацион нигез булып тора.

Бәйгенең Россия өлешен Россия фәннәр академиясе фәнни оешмалары (рус.) һәм Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы фәнни платформасы, шулай ук Россиянең фәнни-популяр басмалары яклый. «"Роскосмос" космос эшчәнлеге буенча дәүләт корпорациясе» (рус.) бәйгенең Генераль партнёры булып тора.

Бәйге тарихыннан. 2011-2013 елларда концепция үз уңышлылыгын Эстония фәнни фотобәйгесе (ингл.) чикләрендә дәлилләде, хәзер исә проект масштабын киңәйтү чоры җитте. Нәтиҗәдә, Википедиягә күбрәк фәнне китерү максатыннан чыгып, 2015 елда пан-Аурупа фәнни иллюстрацияләр бәйгесе буларак оештырылачак дип карар кылынды. Халыкара бәйге Викимедиа булдырган бушлай мохите һәм аның элемтә үзенчәлекләрен куллану аркасында фәнни җәмәгатьчелекне ясалган ачышлары һәм тоелган илһам белән тагын да киңрәк аудитория белән уртаклашу мөмкинлекләре белән таныштырырга рөхсәт итә. 2016 елда фәнни эшләр бәйгесе бөтендөнья дәрәҗәсендә уздырылырга тора.

Тулырак мәгълүмат

Кызганычка каршы, элеккеге публикацияләр белән рус телендә генә танышып була. Ирекле волонтёр тәрҗемәчеләр ярдәме һәрвакыт рәхмәт белән кабул ителә