Умный регион/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Тел/ Tel: русский · English · татарча / tatarça
Акыллы төбәк.РФ
Россия Федерациясенең региональ үсешен тәэмин итүдә
Викимедиа проектлары мөмкинлекләрен куллану

Баш бит   Проект турында   Идеология   Стратегия   Юнәлешләр   Компетенцияләр   Адымнар   Төбәкләр   Күптеллелек
"Һәрбер кеше үз белемен бар башкалар белән уртаклашудан ап-ачык файда күргән дөньяны күз алдыгызга китерегез.

Фәрһад Фәткуллин
2018 ел викимедиачысы

Россиянең проблемасы - монда демократия булу-булмавы түгел, ә җәмгыятенең гражданлылык һәм аңа бәйле хокуклары турында өйрәнү мөмкинлеген тудыру өчен кирәкле булган халыкның социаль активлыгы түбән булуында. Кешеләрнең ил белән конструктив идарә итүдә катнашу тәҗрибәсе булганы юк иде. [Вики-]Җәмгыятенең барлыкка килүе исә алар өчен шундый мөмкинлекне тудырачак.[1]

— Матвей Малый
инвестицияләр буенча консультант (2010)

«Акыллы төбәк» — бар ватандашларны үзләрен кызыксындырган юнәлешләр буенча мәгълүматны вики-мохиткә кертүгә җәлеп итү проекты.

Кешеләр үзләренә әһәмиятле темаларны башкаларга таныта, төбәкнең региональ үсешнә файда китерә, шул ук арада соңгының бүгенге көнге халыкара танылуы дәрәҗәсен һәм икътисади активлыгын иң алдынгы илләр дәрәҗәсендәгенә күтәрергә ярдәм итә ала.

Википедия, Викимәгълүмат, Викиҗыентык һәм башка күп телле Викимедиа проектларына өлеш кертү һәрберәүгә ачык, тәэсире исә охшаш материалны рәсми оешманың сайтына яки социаль челтәрләргә урнаштырудан да югарырак була гадәттә.

Проект кысаларында, түбәндәге өлкәләрдәге әлегә кулланмаган мөмкинлекләр ачылачак:

  • төбәкләрнең социаль һәм икътисади үсеш
  • бар ватандашларының кеше потенциалларын һәм шәхси нәтиҗәлелеген үстерү
  • төбәктә кызыксынуы булган бар шәхесләрне аның киләчәген булдыруга җәлеп итү

Проектның башкарылуы дәвамында

  • балалар һәм яшьләр, олылар һәм, аеруча өлкән буын вәкилләре күптелле вики-мохит ачкан мөмкинлекләр белән таныштырылачак,
  • ватандашлар тормыш буе дәвамлы белем алуны һәм ирекле килеш кулланылырлык мәгълүмати ресурслар булдырылуын алга сөргән глобаль Викимедиа волонтёрлык хәрәкәте эшчәнлегенә кушылуга җәлеп ителәчәк,
  • төбәктәге җирле партнёрлар үзләренең һөнәри өлкәләренә караган мәсьәләләрдәге белешмәлек мәгълүматларның актуальлеген ара-тура бәяләү һәм бу урынлы мәсьәләләргә мәгълүмати волонтёрларның игътибары кирәклелеген белдерүгә чакырылачак.

Шулай ук карагыз[править]

Искәрмәләр[править]

  1. Матвей Малый / Россиядә Вики-җәмгыятенең ни өчен һәм ни килешендә кирәк булуы турында / Новая газета, 2010 нче елның 10 ноябрьдәге №126-лы саны
    Русча оригинал: "Проблема в России не с демократией или ее отсутствием, а с низким уровнем социальной активности народа, в ходе которой народ обучался бы гражданственности и осознавал свои права. У народа просто не было возможности в конструктивной форме участвовать в управлении страной. С появлением [Вики-]Сообщества такая возможность появится".