Умный регион/Идеология/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Тел/ Tel: русский · English · татарча / tatarça
Акыллы төбәк.РФ
Россия Федерациясенең региональ үсешен тәэмин итүдә
Викимедиа проектлары мөмкинлекләрен куллану

Баш бит   Проект турында   Идеология   Стратегия   Юнәлешләр   Компетенцияләр   Адымнар   Төбәкләр   Күптеллелек
Мәдәният хәзерге үсеш дәрәҗәсендә мәгариф системасы, туристлык, спорт өлкәсе, архив һәм китапханә эше белән тыгыз берлектә булырга тиеш. Мәдәниятнең үткәнгә генә түгел, киләчәккә дә карап эш йөртүе, замана таләпләренә җавап бирүе мөһим. Бу аеруча яшьләргә кагыла, ә алар исә үткәннәр белән чагыштыруны кабул итә алмый һәм яңа йогынтыларга җиңел бирелә, ышаныч белдерүгә һәм социаль гаделлеккә аеруча сизгер, шәхес буларак ачылу мөмкинлеген югары бәяли һәм дөньядагы иң яхшы казанышларга йөз тота. Гражданлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүнең һәм традицион рухи хәзинәләрне маяк итүнең әһәмиятен таныган хәлдә, егет-кызларның башлангыч һөнәри күнекмәләр алуда, проектлар төзү эшчәнлегендә, перспективалы һөнәрләр үзләштерүдә кече яшьтән катнашуының нәтиҗәле моделен төзү хакимият органнарының шулай ук өстенлекле бурычына әверелә. Тирәлек үзе үк уңышка, эшлеклелеккә, уникаль белемнәр һәм күнекмәләр үзләштерүгә, үсешкә юнәлгәнлек формалаштырырга, шушыларның модага керүенә ярдәм итәргә тиеш. Талантлы, иҗади яшьләр һәм аларның берләшмәләре белән эшләүгә аеруча игътибар бирергә кирәк. Креатив индустрияләр, ресурс үзәкләре булдыру мөһим. Гадәттә бирегә тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән кызыклы, үзенчәлекле фикерләре булган кешеләр килә. Республиканың зур шәһәрләрендә мәйданчыклар булдыру тәҗрибәсен муниципалитетларда да файдаланырга кирәк. Югары уку йортларыбыз һәм башка уку учреждениеләре бу эшне төп башкаручылар булырга тиеш. Билгеләп үтәм, яшьләр мәктәптән үк үз киләчәген республика белән бәйләүне күздә тотарга, безнең алар үсешендә кызыксынган булуыбызны, тормышлары һәм эшләре өчен лаеклы шартлар тудырырга тырышуыбызны ачык тоярга тиешләр.[1]

Рөстәм Миңнеханов (2017)

Бу бит ясалма интеллект, блокчейн, автоматлаштыру, оптимизация һәм эшчеләргә чыгымнарны башкача кыскарту чорында бу ни өчен кирәк булганы турында.

Инновацион потенциал[править]

Игътибар (en) һәм белем икътисады чорында чын кыйммәт дип берәр җитештерелгән товар яки күрсәтелгән хезмәт, теге яки бу контент түгел, ә аңлы килеш мәгълүмат чыганакларны сайлау, күрсәтелгән мәгълүматны критик килеш үз итү һәм өстәлгән кыйммәт булган яңа белемне тудыру осталыгы. Шундый шартларда, региональ үсеш тизлеген арттыру өчен төбәктә һәрбер яшәүчесе һәм аның кунагының үз креатив потенциалын куллану нәтиҗәлелеген үстерү әһәмияте арта - моның өчен иҗтимагый вәкаләтләренең мөмкин кадәр күбесен аерым индивид дәрәҗәсенә тапшыру һәм шәхесләрне охшаш тормыш шартларында яшәү өчен әзерләү кирәге туа. Гадәткә кергән мәдәни каршларны үзгәртүче, яңа традиция һәм ысулларны тудырганы инновация дип атала. Кешене кеше итүче, тормышларын яңа дөньяны ярату гамәлендә катнашуда шатлыгы белән тутыручы көч - нәкъ инновацион потенциалы, үз дөньясына башкача карый һәм аны төптән үзгәртә алу булып тора.

Цифрлы чор җәмгыятенең хезмәттәшлеге[править]

Планетабызның һәр төбәгенең ягымлылыгы Җир йөзендә яшәүчеләре тормышына китергән шатлык һәм башка файда күләме белән бәяләнә ала. Бар илләрендә яшәүчеләр тормышы мәгълүмати туфан (ru) һәм төрле мәсьәләләрне ак яки кара буларак катгый сәясиләштерү шартларында узганда, төрле мәдәниятләренең саны белән чикләнмәгән вәкилләренең конструктив хезмәттәшлек өчен иң нәтиҗәле платформа буларак Викимедиа проектлары булып тора. Россия һәм дөньяның башка илләренең бар төбәкләрендә яшәүче халыкны бу осталыкларга өйрәтү, үз торак пункты, төбәге, иле, мәдәнияте һ.б. файдасына уртак иҗатка җәлеп итү аларның үз-үзләрен бәяләү, кәнәгатьлелек һәм тормыш дәрәҗәсен үстерүгә булышачак.

Ихтыярый катнашучылар үстерә торган Викимедиа проектлары платформасын куллану монда теркәлү яки премодерация таләпләре булмаганы, шулай ук киң танылган ирекле хокуки лицензияләре кулланылышы, волонтёрлар җәмгыяте, нигез принциплары һәм, Википедия үрнәгендә, һәрбер Викимедиа проектының махсус тәртипләре хәттә бәхәсле мәсьәләләрне тасвирлаучы материаллар сыйфатының вакыт узуы белән туктамыйча яхшыраюын тәэмин иткәннәре сәбәпле тәкъдим ителә. Россиядә бу проект җирле иҗтимагый, мәгариф, муниципаль һәм дәүләт институтлары, кызыксынуларын күрсәткән башка партнёрлар белән хезмәттәшлектә Викимедиа хәрәкәтенең илкүләм оешмасы НП «Викимедиа РУ» җитәкчелеге кысаларында төбәк волонтёрлары тарафыннан үстерелә.

Региональ үсеш[править]

Вики-җәмгыятьтә берәр төбәктә яшәүче, яки телдә сөйләшүчеләрнең вәкилләре саны бәйле мохиттә ватандашлар җәмгыятенең (ru) үсеше дәрәҗәсе һәм андагы интеллектуаль капитал (ru), креатив икътисад (ru) һәм урта сыйныфны (ru) үстерү перспективаларын билгеләүче фактор.

Якты киләчәк[править]

Проектның уңышлы башкарылуы шулай ук Викимедиа дөньясын булдыруның әһәмиятле өлеше булып тора. Бәйле принциплары планетаның төрле төбәкләрендә яшәүче кешеләренең зур өлеше өчен әһәмиятле чынбарлыкка әверелүеннән соң гына бу вәзгыять чынга ашачак. Россиядә бу реалиягә ирешүгә шулай ук Викимедиа юл харитасы чаралары да ярдәм итә алачак.

Искәрмәләр[править]

  1. Татарстан Президентының республиканың дәүләт советына еллык юлламасы / http://president.tatarstan.ru/, 21 сентябрь 2017
    Оригиналь русча: "Культура – это не только сохранение материального, духовного наследия, но и формирование объединяющих людей ценностей, создание новых культурных продуктов. Современный уровень развития культуры должен быть интегрирован с системой образования, сферой туризма, спорта, архивного и библиотечного дела. Культура должна быть обращена не только в прошлое, но и в будущее, соответствовать современным запросам. Особенно это касается молодежи, которая не приемлет сравнение с прошлым и легко подвержена новым влияниям, обостренно воспринимает доверие и социальную справедливость, ценит возможность для самореализации и ориентируется на лучшие мировые практики. При всей значимости воспитания гражданственности, патриотизма и следования традиционным ценностям приоритетными задачами органов власти также становятся выстраивание эффективной модели раннего вовлечения молодежи в профессиональные пробы, проектную деятельность, обучение перспективным компетенциям. Сама среда должна формировать ценностные ориентиры и моду на успех, предприимчивость, владение уникальными знаниями и навыками, стремление к развитию. Особое внимание надо уделять работе с талантливой, творческой молодежью и ее объединениями. Важно развивать центры креативных индустрий, ресурсные центры. Как правило, сюда приходят люди, генерирующие интересные, уникальные решения, направленные на улучшение качества жизни. Наработанный опыт создания площадок в крупных городах республики следует распространить на наши муниципалитеты. Ключевым звеном в этой работе должны быть наши вузы и другие учебные учреждения. Отмечу, молодежь должна со школьной скамьи видеть свое будущее в республике, ощущать нашу заинтересованность в ее развитии, в создании достойных условий для жизни и работы."