Умный регион/О проекте/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Тел/ Tel: русский · English · татарча / tatarça
Акыллы төбәк.РФ
Россия Федерациясенең региональ үсешен тәэмин итүдә
Викимедиа проектлары мөмкинлекләрен куллану

Баш бит   Проект турында   Идеология   Стратегия   Юнәлешләр   Компетенцияләр   Адымнар   Төбәкләр   Күптеллелек
Системик катнашуым Википедиянең планетабыздагы озын-мөддәтле лингвистик һәм мәдәни күптөрлелеге өчен әһәмиятлелеген аңлавымнан соң башланды. Хәзер Вики-технологияләрне актив кулланмыйча, киләчәктә сөйләшүчеләр саны кимрәк булганнары гына түгел, хәттә рус һәм кытай телләрен һәм мәдәниятләрне саклый алу да авыр булачагында шик калмаганымны раслыйм.[1]

Белем икътисады чорында комфортлы яши алу өчен, every resident of Татарстан һәм татар дөньясының һәрбер ватандашы Википедиянең рус һәм инглиз телле версиясенә нәтиҗәле һәм актив килеш өлеш кертә алырлык сәләтләргә ия булырга тиеш. Моның өчен җәмгыяьнең ничек эшләве, үз карашларыңны ничек белдерү урынлылыгы һәм башка яклар белән таныш булу зарур. Вики-мохитнең чынбарлыклары һәм гадәтләренә ияләшү һәм тәртипләре белән танышу рус теллеләренә караганда катнашучылар саны түбәнрәк булган Россия хаыклары телләрендәге Викимедиа проектлары (мәс. Википедия, Викикитап, Викисүзлек һ.б.ның татар телле бүлекләре) аркылы күпкә җиңелрәк, тизрәк һәм кулайрак булачак.[2]

— 2018 Wikimedian of the Year Фәрһад Фаткуллин (Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе).

Проект тарихы[править]

Нигә Викимедиа[править]

Википедия һәм башка Викимедиа проектларының төп көчле сыйфаты — анда барлыкка килгән үзидарәле мохит. Мондый тирәлектә катнашу төрле дәрәҗәдә потенциалны үстерә:

  • аерым ватандашларда — социаль яктан кыйммәтле сәләтләрне үстерә,
  • оешма һәм берләшмәләр өчен — нәтиҗәле коммуникация һәм төбәктә яшәүчеләр файдасына хезмәттәшлек,
  • төбәкне тулаем алганда — мәгълүмати системаның бар әһәмиятле компонентларын үстерә.

Һәрбер төбәк яки җәмгыятьнең үсеше өчен бу эшчәнлеккә аның халкын җәлеп итү зарур (җәлеп итүче сәясәт). XXI гасырның технологик ландшафтында төп сәяси агентлар буларак үз гамәлләре һәм кәшефләре белән халыкның нәрсә мөмкин булуы турындагы фикерләрен киңәйтүче планетабызның креатив ватандашларыбыз булып тора.

Y һәм, аеруча, Z буынының һәрбер вәкиле өчен берәр оешма бинасы яки хезмәткәрләре аның интернет сайтының дизайны яки электрон мөрәҗәгәткә тиз һәм кәнагәтьләндерүче җәвабы дәрәҗәсендә әһәмиятле. Кызыклы портал яки социаль челтәрләр очрагында, аларның төзелеше белән таныш булу һәм андагы хисап язмасы берәр торак пунктында юлны таба алу һәм яшәү иленең паспорты (ватандашлыгы) булуга тиң.

Уен кагыйдәләрен һәрберебез үзгәртә алган дөньяда халыкны катнашуга җәлеп итү турында сөйләшәбез икән, планетаның бар башка ватандашлары өчен әһәмиятле булган әйберләрне бу мизгелдә үк булган урыныгыздан үзгәртә алуыгыз турында сүз итү урынлы — шәһәрдә, урманда яки тауларда булуыгызга карамастан. Булсын Татарстан.РУ порталы яки Россия Хөкүмәте сайтындагы, булсын халыкара иҗтимагый институтларының социаль челтәрләрендәге хисап язмаларыннан бастырылган яки эзләгечтәге сорауга бар дөнья күрәчәк җавап текстын үзгәртергә мөмкинлек теләсә нинди мәктәп укучысы, яшь специалист яки пенсионерга бирелмәсә дә, ватандашларга цифрлы дөньяда продуктив катнашу тәҗрибәсен туплау урыны да, үзләренең яшәгән җәмгыятьләре тарафыннан кабул ителүен һәм аның өчен объектив кыйммәтен тою да зарур. Бар бу кирәкләр иң яхшы килеш айга 1400 миллиард уникаль девайстан мөрәҗәгать ителүче Википедия һәм халыкара волонтёр Викимедиа хәрәкәтенең теләсә кемнең үзгәртүләренә ачык булган башка проектлары аркылы чишелә.

Акыллы төбәк — Викимедиа мөмкинлекләрне аерым торак пункт яки төбәк дәрәҗәсендә җәмгыятьнең көндәлек тормышына эффектив килеш кертү турында (мәктәп, клублар, иҗтимагый институтлар, ЮУЙлар, бизнес, дәүләт структуралары).

Ник хәзер[править]

2018 елга ясалма интеллект инде сөйләм телне һәм язма текстларны анализлый, Интернет киңлекләрендә мәгълүматны җыя, аны гомумиләштерә, фразалар тудырырга һәм кеше белән мәгънәле диалог алып бара. Смартфоннарыбызда яшәүче тавыш ярдәмчеләре дөньябызны үзгәртә һәм кеше роле турында уйландыра.[3][4][5][6]

Шундый децентральләшкән Җәмгыять 4.0 эчендә комфортлы яши алу өчен һәрберебезгә кирәк булган төп осталыклар:

  1. дөрес сорауларны күтәрү,
  2. мәгълүматның абруйлылыгын һәм төгәллеген бәяли алу,
  3. яңа мәгълүматны үзебезнең дөньяга карашыбызга интеграцияләү, һәм нәтиҗәдә
  4. үз мөгамәлә шаблоннарыбызны үзгәртү.

Мәгълүмати мөстәкыйльлек өлкәсендәге бу осталыклар фәкать системалы күнегү аркасында барлыкка килә. Җәмгыятебез тарафыннан кабул ителүләрен тою һәм аның күзләрендәге объектив кыйммәтләрен күрә алу өчен, бар яшьтәге ватандашларыбызның цифрлы дөньяда продуктив катнашу тәҗрибәсен алу теләге дә, кирәге дә бар.

Ватандашларны цифрлы дөньяда хезмәттәшлеккә ничек өйрәтеп була? Моны шундый хезмәттәшлеккә нигезләнгән, аның кирәкләренә туры килгән ресурс ярдәмендә башкарып була.

Нигә Татарстан белән башланды?[править]

Википедия эчендәге күп еллар дәвамындагы практик тәҗрибәсе, аның киң-күләм мәсьәләләрне нәтиҗәле хезмәттәшлек юлы белән хәл итә алырлык җәмгыятьне булдыруын гына түгел, шул ук арада мәдәни белем һәм этник телләрне саклау, көчләндерү һәм киң тарату өчен бик шәп корал булуын күрсәтте. Бу өлкәдәге Татарстан тәҗрибәсенең глобаль дәрәҗәдә игътибар казануы Викимедиа Фонды тарафыннан Фәрһад Фаткуллинны 2018 нче елның Ел Викимедиачысы буларак игълан ителүе, Республика хөкүмәтенең исә Сәләт ВикиМәктәбен тануы һәм аңа ярдәм күрсәтә башлавы белән дәлилләнә.

Шулай ук карагыз[править]

Искәрмәләр[править]

  1. Интервью "2018 нче елның Ел Викимедиачысы Фәрһад Фаткуллин Википедиянең ник шундый әһәмиятле булуы турында сөйли / http://www.toptr.ru, 2018 нче елның 13 ноябрь көне
    Русча оригинал: "Системно начал участвовать, когда осознал важность Википедии для долгосрочного сохранения языкового и культурного многообразия планеты. Сегодня уверенно заявляю, что без активного использования Вики, даже русский и китайский языки и соответствующие культуры в будущем будет сохранить сложно, не говоря о более малых"
  2. Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупа илләре викимедиачыларының VII еллык Wikimedia CEE Meeting 2018 конференциясе дәвамындагы чыгышы һәм анарга әзерләнү дәвамында
  3. Коръән, Бәкара сүрәсе, 30-34 аятьләре: "Һәм әйтте синең Раббың фәрештәләргә: "Мин, әлбәттә, җир өстендә хәлфә итеп Адәмне кылмакчымын. Фәрештәләр әйттеләр: "Ий, Раббыбыз! Бозыклык кылучы, сугышып кан түгүче затны җир өстенә хәлифә кыласыңмы? Без исә Сине мактап тәсбихләр әйтәбез, һәм Сине һәр кимчелектән пакьсең дип игътикад итәбез". Аллаһ фәрештәләргә: "Дөреслектә Мин сез белмәгәнне беләмен" – диде. Аллаһ Адәмгә исемнәрнең барчасын өйрәтте дә, фәрештәләргә әйтте: "Әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз, Адәм белгән исемнәрне барчасын әйтеп бирегез". Фәрештәләр әйттеләр: "Ий һәр кимчелектән пакь булган Раббыбыз! Бездә һич белем юк, мәгәр Син белдергәнне генә беләбез, Син, әлбәттә, һәрнәрсәне белүче, хикмәт белән эш кылучысың". Аллаһ Адәмгә әйтте: "Фәрештәләргә исемнәрнең барчасын әйтеп бир", – дип. Адәм исемнәрнең барчасын әйтеп биргәч, Аллаһ фәрештәләргә әйтте: "Мин сезгә әйтмәдеммени җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләрне беләмен һәм сезнең ачык эшләгән вә яшерен эшләгән эшләрегезне дә беләмен дип?". "Хөрмәт йөзеннән Адәмгә сәҗдә кылыгыз", – дип фәрештәләргә әйткән вакытыбызда, алар сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, тәкәбберләнде һәм көферләрдән булды."
  4. Коръән, Әхзаб сүрәсе, 72:"Без әманәтне күкләргә, җиргә вә тауларга йөкләдек, тәкъдим иттек Ислам шәригатен, ләкин алар кабул итмәделәр, әгәр үти алмасак, ґәзаб ирешер дип курыктылар, бу әманәтне кеше көчсез булганы хәлдә кабул итеп өстенә йөкләде, эшнең ахырын белмичә, наданлык белән зур әманәтне кабул итте дә, үти алмыйча, үзенә золым итүче булды."
  5. Коръән, Сад сүрәсе, 72 аять: "Аны халык кылып тәмам иткәч, аңа җан кертеп тергездем, фәрештәләр Адәмне зурлап сәҗдәгә бардылар."
  6. Хәдис. Мөхәммәт пәйгамбәр әйтте: "Аллаһ фәрештәләрне яратты һәм аларга акыл бирде. Хайваннарны яратып, аларга теләкләр (ихтыяр көчен) бирде. Аллаһ адәм баласын яратты, аңа акылны да, теләкләрне (ихтыяри көчне) дә бирде. Әгәр адәм акылы белән хәерле юлны сайлый икән (акыл теләкләрдән югарырак), ул фәрештәдән дә югары булырга мөмкин. Әгәр дә ул акылы белән хәерсез юлны сайласа (теләкләр акылны буйсындыра), ул хайваннан да түбән төшәргә мөмкин."
    / Гасан Сулейманович ГАСАНОВның «Сотворение человека» сайты буенча өзек:  (рус.) "Всевышний создал ангелов и наделил их разумом. Он создал животных и наделил их страстями. Он создал человека и наделил его как разумом, так и страстями. Тот, у кого разум преобладает над страстями, выше ангелов. Тот, у кого страсти преобладают над разумом, ниже животных".
    / Рамил Юнысның «Хөсетлек» вәгазеннән: "Аллаһ фәрештәләргә акыл бирде, ләкин ихтыяр сыйфатын бирмәде. Алар хәерле белән хәерсезне үзләренә сайлый алмыйлар. Аллаһ адәм баласын яратты, аңа акылны да, ихтыяри көчне дә бирде. Адәм баласы хәерлене хәерсездән аера ала. Хайваннарда акыл юк, әмма ихтыяр бар. Үсемлекләрдә акыл да, ихтыяр да юк. 4 төрле зат арасында иң хәерлесе – адәм, әгәр дә ул акылы белән хәерле юлны сайлый икән, ул фәрештәдән дә югары булырга мөмкин, әгәр дә ул акылы белән хәерсез юлны сайласа, ул хайваннан да түбән төшәргә мөмкин."