Умный регион/Стратегия/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Тел/ Tel: русский · English · татарча / tatarça
Акыллы төбәк.РФ
Россия Федерациясенең региональ үсешен тәэмин итүдә
Викимедиа проектлары мөмкинлекләрен куллану

Баш бит   Проект турында   Идеология   Стратегия   Юнәлешләр   Компетенцияләр   Адымнар   Төбәкләр   Күптеллелек
Хакимиятнең нәтиҗәле эшләвенең иң әһәмиятле критерийларыннан берсе – аның ачыклыгы һәм гражданнарның идарә процессында катнашуы. Безнең тарафтан тормышка ашырылучы проектлар, шул исәптән «Халык контроле» моңа зур ярдәм күрсәтә. Әлеге система аша төрле мәсьәләләр буенча 176 мең гариза керде, шуларның 85 % ы уңышлы хәл ителде. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәте һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында тавыш бирү системасы үстерелә. Җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә бәйле проектлар буенча сораштыруларда бик күп кеше катнашты. Стратегия-2030 документына кертү өчен халыктан электрон рәвештә 3 меңгә якын тәкъдим алынды. Сентябрьдә без Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең кайбер башкарма органнары өчен максатларны һәм бурычларны халык катнашында формалаштыру һәм аларны үтәүгә җәмәгать контроле булдыру буенча беренче проектны башлап җибәрдек. Халык хәзер ведомстволарның өстенлекле бурычларын билгеләүдә турыдан-туры катнашачак, шулай ук аларның төп күрсәткечләргә ирешүен контрольдә тотачак. Кара-каршы элемтәнең, гражданнарның идарә карарлары кабул итү һәм аларны гамәлгә ашыру процессларында катнашуы нәтиҗәлелеге механизмнарын формалаштыру эше дәвам итәчәк. Иң элек бу электрон сервисларны үстерүгә кагылачак. Мондый эшчәнлекне башкаруда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, муниципаль һәм ведомство иҗтимагый советлары, массакүләм мәгълүмат чаралары зур роль уйнарга тиеш.[1]

Рөстәм Миңнеханов (2018)

Бу бит проект максатларына практик ирешүне тәэмин итү турында, ягъни:

  1. төбәк халкының киң катламнарында Вики-компетенцияләрне үстерүгә багышланган юл харитасын булдыру
  2. төбәк белән бар кызыксынганнарны дөньяга аның төрле чынбарлыклары турында системалы килеш мәгълүмат ирештерүгә җәләп итүче механизмны үстерү һәм булдыру.

Стейкхолдерлар[править]

Проект дөнья икътисадының (ru) глобальләшүе, бар өлкәләрендә булган ресурсларның туктамыйча нәтиҗәлерәк кулланылуын тәэмин ителүе, уртак файдалану  (рус.) икътисады (en) механизмнарының гамәлгә кертелүе кирәге ачык аңлашылган чорында башкарыла. Шундый очракта, проектның стейкхолдерлары  (рус.) арасына төбәк халкы һәм аның тышында яшәүчеләр арасында аның белән кызыксынучылар керә. Проектның башкарылуы этаплары буенча озын мөддәтле уңышлы алгарышы (булсын аның пилот башкарылу төбәгендә, булсын башкаларында) бар яклары тойган тулаем файдалылыгы аны тормышка ашыру белән бәйле реаль һәм потенциаль альтернатив чыгымнардан  (рус.) югарырак булырга тиеш. "Акыллы төбәк" проектының уңышлы башкаралуы аның өчен платформа буларак тәкъдим ителгән Викимедиа проектлары һәм аларда катнашучы волонтёрлар җәмгыяте идеаллары, һәм хәрәкәтенең төп оешмасы булган Викимедиа Фонды миссиясенә туры килүе аркасында, бу абруйлы халыкара партнёр белән бергәләп эш итү урынлы дип күренә.

Мәгълүматлар чыганагы[править]

Кулланылган ресурслар[править]

  • Халыкара дәрәҗәдә актив волонтёрларның һәм Викимедиа Фонды хезмәткәрләренең Татарстан инициативасын котлау
  • Россия викимедиачылары
    • "Викимедиа РУ" әгъзалары
    • россияле Викимедиа катнашучылар төркемнәре әгъзалары
    • оешмаган Викимедиа проектлары катнашучылары
  • Кызыксынган партнёрлар

Стратегия чикләрендәге биремнәр[править]

Вики-коммуникация өчен приоритетлы темаларны билгеләү[править]

  • Төбәкнең социо-икътисади чынбарлыкның тасвирлануы
  • Төбәкнең тарихының тасвирлануы
  • Төбәкнең иҗтимагый-мәдәни чынбарлыкның тасвирлануы
  • һ.б.

Вики-коммуникация өчен уңайлы каналларны билгеләү[править]

Төбәк приоритетларын истә тотып, Викимедиа проектлары арасыннан иң отышлыларын билгеләү:

  • Википедия
  • Викимәгълүмат
  • Викиҗыентык
  • Викисәфәр
  • һ.б.

Вики-компетенцияләр исемлеген тасвирлау[править]

Проект катнашучылары түгәрәген билгеләү[править]

  • Аерым темалар буенча проектта пилот катнашучыларын сайлау
  • Катнашучылар белән хезмәттәшлектә, максатчан тирәлектә Һәрбер категория өчен эш итергә туры киләчәк гомумиләштерелгән берләшмә (коллектив) һәм индивид (персона) портретларын тасвирлау.
  • Бу катнашучылар категорияләре өчен аңлашылган һәм кызыклы булган кыйммәтле тәкъдимнәр (en) әзерләү.

Башкару механизмын билгеләү[править]

  • Проектның потенциаль катнашучыларның вики-компетенцияләрен системалы килеш үстерү өчен чаралар исемлеген билгелән
  • Катнашучыларга методик, мәгълүмати һәм бар башка кирәкле ярдәм күрсәтү өчен кирәкле ресурсларны билгеләү
  • Проектны уңышлы килеш башкару өчен җаваплы үзәкне билгеләү

Шулай ук карагыз[править]

Искәрмәләр[править]

  1. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте / http://tatarstan.ru/, 24 сентябрь 2018
    Русча оригинал: "Одним из важнейших критериев эффективности власти является ее открытость и вовлеченность граждан в процесс управления. Этому способствуют реализуемые нами проекты, в том числе «Народный контроль», в который подано 176 тыс. заявок по различным вопросам, из них 85 % решены. На Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан развивается система голосования. Широкий отклик получил опрос по проектам благоустройства общественных пространств. Около 3 тыс. электронных инициатив получено от населения по включению в Стратегию-2030. В сентябре мы запустили пилотный проект по публичному формированию целей и задач ряда исполнительных органов государственной власти Республики Татарстан и общественному контролю за их исполнением. Теперь население будет принимать непосредственное участие в определении приоритетных задач ведомств, а также контролировать достижение их ключевых показателей. Работа по формированию эффективных механизмов обратной связи, вовлеченности граждан в процессы принятия управленческих решений и их реализации будет продолжена. Прежде всего, в части развития электронных сервисов. Весомую роль в этой деятельности должны играть Общественная палата Республики Татарстан, ведомственные и муниципальные общественные советы, средства массовой информации."