Умный регион/Татарстан/tt
< Умный регион | Татарстан
Тел/ Tel: | русский · English · татарча / tatarça |
---|
Баш бит | Проект турында | Идеология | Стратегия | Юнәлешләр | Төбәкләр | Милләтләр | Күптеллелек | Статистика |
Татарстан Республикасы | Структура | План | Гамәлләр | Партнёрлар | Хронология | Вики-Исемлекләр | Статистика | Районнар |
См. также: Умный регион/Организационная работа/tt
“ | Татарстан хөкүмәте органнары, министрлыклары, муниципалитетлары һәм бәйле оешмаларның өч телле сайтларына үзләре турында язылган Википедия мәкаләләренә сылтамаларны урнаштыру бик урынлы. "Кешеләр блокчейны системасы" бу. Мондагы материал һәм сылтамалар анонимлыгын саклый алган кулланучылар тарафыннан тупланыла. Шундый мәгълүмат белән танышуны үзегезнең тәкъдим итүегез — монда, чит төбәк яки илләрдә яшәүче инвесторларга Татарстанның ачыклыгы турында бик көчле сигнал. Үз капиталларын Республика икътисадына кертү, туристларның мондагы мәдәният һәм башка чынбарлыклары белән танышу, гомумән кешеләрнең Татарстанны яшәү урыны буларак сайлауның чыннан да кызык булуына иң көчле шаһитлык бу.[1] |
” |
“ | Республика карамагындагы Tatarstan.ru халыкара тәэсир рейтингларында 5690 нчы (Alexa Internet) һәм 513740 нчы (SimilarWeb) урынында. Wikipedia.org һәм башка Викимедиа проектларында урнаштырылган материаллар эзләү системалары, ясалма интеллект һәм планета ватандашларына тәэсире югарырак. | ” |
Бу бит "Акыллы төбәк" проектының Татарстан Республикасында башкарылуы буенча эшчәнлеккә багышланган.
Викимедиа проектлары белән тирәнрәк интеграция Татарстан Республикасының халыкара инвестицияләү, мәдәни, эшкуарлык, фәнни һәм туристик ягымлылыгын күрсәтү өчен әһәмиятле мөмкинлек булып тора.
Көтелгән нәтиҗә
[править]- Глобаль танылу ягыннан, төбәк (Татарстан) ул кергән суверен дәүләт (Россия Федерациясе), төбәк башкаласы, башка шәһәрләре һәм муниципаль районнары исә - берәр илнең башкаласы, шәһәрләре һәм төбәкләре кадәр таныла.
- Җир йөзендәге һәрбер ватандаш төбәкнең мәдәни һәм мәгариф, бизнес һәм социаль чынбарлыклары белән җиңел таныша ала.
- Региональ күптеллелек дотацияләр таләп иткән мәсьәләдән керем китерүче тармакка әйләнә.
- Монда укучылар, яшәүчеләр һәм төбәк белән башкача бәйле ватандашлар төбәк язмышын якынрак күрә, тәэсирләренең әһәмиятле булуын сизә башлый.
Эш күләме
[править]- Проект төзелешен билгеләү.
- Билгеләнгән эшләр төрләре буенча исемлекләрне, үрнәкләрне һәм тематик статистикасын күзәтү коралларын әзерләү.
- Башкару планын әзерләү.
- Татарстан һәм аңа бәйле вики-эшчәнлекне стимуллаштыру чараларын тәэмин итү.
Чаралар нәтиҗәлелеген үлчәү
[править]- Вики-популярлык буенча стандарт хисаплан:
- Татарстан муниципалитетлары рейтингы
- Татарстан буенча төрле күрсәткечләрне Россиянең башка төбәкләренеке һәм дөнья илләрнеке белән чагыштыру.
- Проект һәм аның астпроектларында катнашучыларның вики-активлыгы буенча регуляр хисаплан (үрнәк)
- Тематик исемлекләр һәм башка махсус төзмәләр буенчаа регуляр хисаплар.
Искәрмәләр
[править]- ↑ ТР ЭММ'дагы 2.08.2018 җыелышында әйтелгән сүзләрнең «Акыллы төбәк» проекты презентациясе өчен әзерләнгән материалларда тасвирланышы
Шулай ук карагыз
[править]- ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының ел ахыры коллегиясендә презентация (5.02.2018) һәм бәйле Викихәбәр
- «Акыллы төбәк.Татарстан Республикасы» вики-проектының тармакара эш төркеменә тәкъдим итү документы
- IT BILER FORUM 2019 дәвамында Викимедиа проектлары буенча эшчәнлек: ru / en
- Татар телле мохитне үстерү өчен Вики-инициативалар
- Битне карау статистикасы