Умный регион/05.02.2019/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Тел/ Tel: русский · English · татарча / tatarça
Акыллы төбәк.РФ
Россия Федерациясенең региональ үсешен тәэмин итүдә
Викимедиа проектлары мөмкинлекләрен куллану

Баш бит   Проект турында   Идеология   Стратегия   Юнәлешләр   Компетенцияләр   Адымнар   Төбәкләр   Күптеллелек

Бу бит Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының 2019 елның 5 февраль көненә планлаштырылган еллык коллегиясендә «Акыллы төбәк» проекты турында Фәрһад Фаткуллинның татар телле чыгышы текстын, кулланылачак слайдларны һәм ясалачак тәкъдимнәрне әзерләүгә багышлана.

Текст[править]

  1. Хөрмәтле Татарстан Президенты, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, коллегия катнашучылары!
  2. Алдыгызда күбегезгә таныш булган тәрҗемәче ролемдә түгел - "Акыллы төбәк" инициативасын таныту, республикабызда пилот проект буларак башкаруга әзерләнү турында хисап тоту, алга таба хәрәкәть итүгә хәер-фатихагызны алу, киңәш һәм урынлы ярдәмегезне сорау өчен мин монда.
  3. "Вики-Татарстан" проекты Россия һәм башка дөнья илләренең төбәкләре өчен үрнәк булырга тора. Максаты - бер яктан Республика халкының киң катламнарында Вики-компетенцияләрне үстерү өчен юл харитасын булдыру булса, икенчедән һәрбер ватандаш, төбәк кунагы яки аның белән кызыксынучы интернетчыларны мәгълүмати волонтёр буларак Татарстан чынбарлыкларын дөньяга танытуга һәм аның социо-икътисади үсешен тәэмин итүдә катнашуга җәлеп итү механизмнарын булдыру.
  4. Проект идеясе Татарча Википедиягә, соңыннан Викимедиа хәрәкәтенең башка күптелле краудсорсинг проектларына өлеш кертү, чараларында катнашу, дөньяның төрле илләрдә Викимедиа платформаларын куллану буенча уңышлы кейслары белән танышып торуым нәтиҗәсе. Маслоуның ихтыяҗлар пирамидасы мәгълүмати волонтёр булуга мотивацияне аңлата, тик, ата кеше булуга, шундый кыланышларымны берәр практик файда белән генә аклый ала идем. Монда минем бу хобби нәрсәгә китергәне турында сөйләргә чакырдылар.
  5. Башта контекст: Ленин бабай телефон һәм телеграф станцияләрне кулга алудан башласа, бизнес ширкәтләре һәрвакыт радио һәм ТВ каналларга эләгүне теләде. Бүгенге мәгълүмати туфан заманаларында кешелекнең күпчелеге өчен Википедиядә булмаган әйбер юкка тиң. Тормыш туктамый - виртуаль ассистентлар һәм ясалма интеллект инде актив килеш Викимәгълүмат белем базасына нигезләнеп эшләүне өйрәнә бара. Җәмгыять 4.0 дип билгеле постиндустриаль чорының гыйлем икътисады формациясе һәрбер кешене Коръән-и мәгънәсендәге "хәлифәгә" - ягъни Ходай Тәгәләнең Җир йөзендәге тулы вәкаләтле, барсын белүчән һәм барсына сәләтле вәкиленә - әйләнергә мәҗбүр итә. 7 миллиардтан артык шундый аерым ихтыярый зат, һичшиксез, бар төр мәсьәләләр буенча консенсуска ирешергә мәҗбүр калачак һәм бүгенгә моның өчен дә Википедиядән яхшырак мохит юк. Цифрлы чорда күптеллелек, милли-этник һәм башка төр мәдәни белемнең сакланылу мәсьәләсе өчен дә Википедия һәм Викимәгълүмат системалары зур төрәк. Быелгы ЮНЕСКО Халыкара асаба халыклары телләре елы алдыннан бу хәттә БМО кыршысында алдынгы халыкара практика үрнәге буларак күрсәтелде. Иҗтимагый сәләмәтлек, туризм, мәдәни мирас, мәгариф, цифрлы мохиттә яши белү, PR һәм коммуникацияләр, һ.б. - Викимедиа проектлары бар өлкәләрендә конкрет практик файда китерә.
  6. Алдынгы слайдларда инициативаны яклаучылар һәм файда күрәчәкләрен аңлаганнары үрнәкләре:
    • Монда уйларымны проектка әйләндерергә этәргән Татарстандагы күп танылган шәхесләрдән кайберәүләре
    • Викимедиа хәрәкәте тарафыннан якланылуы
    • Татарстан һәм киңрәк Россия Федерациясе академик һәм иҗтимагый җәмгыятьләреннән
    • РФ һәм ТРда моны аңлаганнары һәм файда күрүчеләре
  7. Викимедиа хәрәкәтенең дөньяда кайда үсеп килүе харитасы
    • Илләрендә яшәүче башына һәм телләрендә сөйләшүче исәбенә караганда туган телләрендәге Викимедиа проектларына иң актив өлеш кертүчеләр һәм иң актив укучылар арасында беренчеләрдән Эстония, Финляндия һәм Израиль халкы
    • АКШ һәм Канаданың инглиз телле провинцияләрендә мәгәриф өлкәсендәге проектлар өчен аерым Wiki Education Foundation оешмасы булдырылган.
  8. Безгә шулай ук дөньяның иң күп телле илләрнең һәм төбәкләрнең берсе булу язмышы елмайды! Вики-мохитнең тәртипләре белән танышу һәм аларга ияләшүгә килгәндә, рәсми БМО теллеләрендәгеләренә караганда катнашучылар саны түбәнрәк булган Россия телләрендәге Викимедиа проектларына өлеш кертүдән башлау күпкә җиңелрәк һәм кулайрак.
  9. Кылынган гамәлләр үрнәкләре:
    • Мәс.: Август аенда Татарстан планетабыз буенча беренче булып бар төбәк һәм муниципаль башкарма хәкимият органнарының рәсми сайтларын ирекле хокуки лицензияләргә күчерде - хәзер дөньяда һәрбер кеше анда урнаштырылган бар материалларны "күчергәндә сылтама мәҗбүри" принцибы нигезендә аерым рөхсәтне көтмичә куллана ала.
  10. Алга таба планнарыбыз үрнәкләре:
    • Мәс.: Вице-премьер Роман Шәйхетдинов Татарстанның дөньяга ачыклылыгы турында туа алган бар шикләрне юкка чыгаручы гамәлне кылырга тәкъдим итте. Гади техник юлы белән - ТР дәүләт хәкимияте органнары, министрлык һәм ведомстволар, муниципалитет һәм бәйле оешмаларның өч телле сайтларыннан да Википедиянең бәйле бүлекләрендә аларны һәм җәваплылыклары зонасын тасвирлаган мәкаләләргә туры сылтаманы урнаштыру белән. Нәтиҗәдә сәхифәләренә кергән һәрберсе бу оешмадан бәйсез халыкара җәмәгатьчелек порталында алар турында тупланган досье белән таныша алачак - кимендә татарча, русча һәм инглизчә. Аноним кала алу мөмкин булган гади халык вәкилләренең кешеләр блокчейны системасында туплаган материаллар һәм сылтамалар белән таныша алу мөмкинлеген алга сөрү - төбәкнең җирле һәм чит ил инвестицияләре һәм яшәү сыйфаты ягынан кызыклы урын икәненең иң көчле дәлиле булачак.
    • Министрлыкта оештырылган Викимедиа эш төркеме тикшергән башка адымнар да Россия викимедиачылары һәм халыкара коллегаларыбыз тарафыннан яклау таба.
  11. Мине бу проектны үстерүдә катнашырга ни этеп торганнары турында слайд
  12. Викимедиа проектлары мөмкинлекләрен төбәгебез файдасына кулланылуын тизләтү һәм киңрәк даирә специалистлары белеме һәм бай тәҗрибәсеннән файдалана алу өчен, ТР МЭМ кысаларындагы Викимедиа эш төркемен ведомство-ара статусына күтәрергә тәкъдим итәр идем.
  13. Монда алга таба әһәмиятле булачак адымнар үрнәкләрен китерәм.
  14. Чыгыш ясау мөмкинлеге һәм игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Слайдлар структурасы[править]

Слайдларга бәйле сылтамалар[править]

Слайд 1[править]

  • Экранда: Проект исеме: Вики-Татарстан / чыгышка багышланган бит адресы / авторы / Викимедиа РУ.
  • Текст: Хөрмәтле Президентыбыз, министр, коллегия катнашучылары!

Слайд 2[править]

Слайд 3[править]

  • Экранда: Төп Викимедиа проектлары, һәм аларның әһәмиятле дип аңлау өчен курсәткечләре!
    1. айга 1.4-1.6 млрд уникаль караучы
    2. индексланган журналлар һәм хөкүмәт порталларына караганда күбрәк укыла
    3. ~70 000 актив волонтёрлар тарафыннан үстерелә
    4. системалы кулланучылар: Google, Facebook, YouTube, Amazon Alexa, Яндекс, һ.б.
  • Текст: Үз инкыйлабын әзерләгәндә, Ленин телефон һәм телеграф станцияләрне кулга алырга планлаган иде. Бизнес ширкәтләр һәрвакыт радио һәм ТВ каналларга эләгүне теләде. Бүген дөнья Википедиядә сүзгә алынмаган әйберләргә игътибар итми. Озын мөддәттә шул ук хәл Викимәгълүмат белән дөрес булачак.

Слайд 4[править]

  • Экранда: Wiki Takes .."туган якны".. <-> .."Туган як" takes Wiki
  • Текст: Инвестицияләр, туристлар, бизнес партнёрлар, гади ватандашлар һ.б. гадәттә яңадан-яңа күргән һәм ишеткән әһберләргә генә игътибар итә һәм уйлый. Ягъни региональ үсеш өчен кулланыла алган бар әйберләрне бастырганда, түбәндәге урыннарга өстенлек бирү урынлы
    • кешеләр һәм аларга хезмәт күрсәтүче ясалма интеллект ярдәмчеләре җиңелрәк һәм/яки ешрак таба алачак урыннар
    • максимум озын-мөддәтле файда китерә алган урыннар

Слайд 5[править]

  • Экранда: Акыллы төбәк проектының сәбәбе
  • Текст: Проект һәрбер ватандаш, территориядә булган кунак һәм Җир шары буенча яшәгән бар кызыксынучы интернет кулланучыларны төбәккә бәйле чынбарлыкларны ил һәм дөнья күләмендә таныту эшчәнлегенә мәгълүмати волонтёр буларак җәлеп итә алу өчен Россия төбәкләренең региональ дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре, һәм киңрәк иҗтимагый даирәләренә керүчеләрнең Вики-компетенцияләрне үстерү буенча юл харитасын булдыру һәм системик килеш эшчәнлекне башлауга юнәлгән.

Слайд 6[править]

  • Экранда: Бу нигә әһәмиятле
    • Блокчейн + Сәнәгать 4.0 + Виртуаль ассистентлар = Җәмгыять 4.0
    • Ватандашлар катнашкан краудсорсинг проекты 2018 елгы Интернетның иң тәэсирле веб-порталы дип билгеләнгән (шәхси, хөкүмәт һәм дәүләтара берәүләреннән югарырак).
    • Коллектив хезмәттәшлек > индивидуаль эксперт казанышлары.
  • Текст: Пост-мәгълүмати җәмгыять чоры гыйлем икътисады һәрбер кешене Коръән-и мәгънәсендәге "хәлифә"гә - Яратучының Җир йөзендәге тулы вәкаләтле вәкиленә - әйләнергә мәҗбүр итә. 7+ млрд шундый зат бар төр мәсьәләләр буенча консенсуска ирешергә мәҗбүр калачак һәм бүгенгә моның өчен Википедиядән яхшырак корал юк.

Слайд 7[править]

Слайд 8[править]

Слайд 9[править]

Слайд 10[править]

Слайд 11[править]

Слайд 12[править]

    • Текст / Финляндия һәм Израиль халкы илләрендә яшәүче башына һәм телләрендә сөйләшүче исәбенә караганда Викимедиа хәрәкәтенең туган телләрендәге проектларына иң актив өлеш кертүчеләр һәм иң актив укучылар арасында
    • Текст / АКШ һәм Канаданың инглиз-телле өлешләрендәге мәгәриф өлкәсендәге проектлар гадәттә аерым Wiki Education Foundation фонды эшчәнлеге кысаларында алып барыла

Слайд 13[править]

Слайд 14[править]

Слайд 15[править]

  • Текст: Август аенда Татарстан планетабыз буенча беренче булып бар төбәк һәм муниципаль башкарма хәкимият органнарының рәсми сайтлары ирекле хокуки лицензияләргә күчерде - хәзер дөньяның теләсә нинди илдә яшәүче һәрбер кеше анда урнаштырылган бар мәгълүмат һәм контентны "күчергәндә сылтама мәҗбүри" принцибы нигезендә аерым рөхсәтне көтмичә куллана ала.

Слайд 16[править]

  • Экранда: Алга таба планнар
    • Эш төркеменең соңгы очрашу протоколы сурәте
    • Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты - меморандум, публик чыгыш, эшлекле төркем, ВМРУ / Мәскәү дәүләт университеты вәкилләренең "Мәгарифтә Викимедиа мөмкинлекләре" буенча вебинарлары (фото?)
    • КФУ буендагы Шиһабетдин Мәрҗәни ис. 2 нче татар гимназиясе / BalaCity полилингваль мәктәбе (фото?)
    • Татарстан программалаучыларны "Викимәгълүматны программалау" белән таныту мастер-класслары
    • "Мәгарифтә Викимедиа" проектларны http://eduforumkazan.ru/ конференциясендә тәкъдим итү
    • Татарстанга бәйле Википедиа мәкаләләрне язу бәйгеләре
    • Багышланган Сәләт аланы сессиясе...
    • Россия викимедиачыларының тәҗрибә уртаклашу Вики-семинарларны һәм конференцияләрне, соңыннан да Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупа илләре викимедиачылары оештырган эшлекле җылышын (соңгысыннан татарча Викихәбәр) һәм дөньякүләм Викимания конференциясен үткәрүгә Казан нәмзәтлеген тәкъдим итү
  • Текст: Төбәкнең халыкара ачыклылыгын һәм инвестицияләр ясау өчен кызыклылыгын яхшырак күрсәтү һәм тагын да үстерү өчен, вице-премьер Роман Шәйхетдинов ТР министрлык һәм ведомстволары эшчәнлеген ачык халыкара «Халык контроленә» чыгарырга тәкъдим итте. Бусы исә аларның өч теле (татарча, русча һәм инглизчә) рәсми сайтларыннан Википедиянең бәйле бүлекләрендә аларны тасвирлаган мәкаләләргә рәсми сылтаманы урнаштыру белән үк оештырыла ала. Нәтиҗәдә сәхифәләренә кергән һәрбер бәндә эшчәнлекләре турында халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан ничек бәяләнгәнен җиңел таба алачак. Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында оештырылган Викимедиа эш төркеме караган башка адымнар да Россиядәге һәм халыкара коллегаларыбыз тарафыннан яклау таба.

Слайд 17[править]

  • Экранда: Минем өчен бу нигә әһәмиятле?
    • Текст / Телнең саклануы өчен тиешлечә инфраструктурасы булмаганда
    • Текст / балаларым һәм оныкларым көндәлек тормышларында татарчаны куллануларын, бәйле мәдәни феноменнарга игътибар итүләрен һәм үз чиратында аны киләчәк буыннарга тапшырачакларын раслаучы практик сәбәпне күрмим.
    • Төрле халыкара тикшеренүләр нәтиҗәләре исә Вики-сыман технологияләрне актив кулланмыйча, киләчәктә сөйләшүчеләр саны кимрәк булганнары гына түгел, хәттә рус һәм кытай телләрен һәм мәдәниятләрне саклый алу да авыр булачагына ишарәләр бирә.
    • Текст / Француз мәктәп укытучылары гыйлем икътисады чорында Википедиянең ничек эшләгәнен аңлау, мәгълүмат чыганаклары белән мөстәкыйль эшләү һәм ышанычлы карарлар алу программалау сәләтеннән дә әһәмиятлерәк икәнен ассызыклый.
    • БМО системасы институтлары арасыннан Викимедиа хәрәкәтенең төп партнёры булган ЮНЕСКО тарафыннан Җирле халыклар телләренә багышланган халыкара елы буларак игълан ителгән ел башында чыгыш ясыйм - планетабызның төрле илләрендәге тәҗрибәле Викимедиа волонёрлары белән хезмәттәшлектә төрле уңышлы инициативалар башкарыла.
    • Гыйлемне киңрәк тарату эшендә яңадан файдалану мөмкинлеге булмаган яки акыллы ярдәмчеләрне кулланган җәмәгатьчелегенә турыдан-туры хезмәт иттереп булмаган төрле уку-укыту проектлары дәвамында булдырылган хезмәтләр, башка тупланган материаллар һәм мәгълүмат базаларны бик үк акыллы реалия дип атап булмый.
    • Креатив һәм эшкуарлык сәләтләренә ия булган ватандашларыбызның өлеше югарырак булуын телибез икән - балалар һәм яшьләребезне үз казанышларын теге яки бу вәкаләтләргә ия булганнарның сүзләренә карап түгел, ә тормыштагы файдалылыгы күзлегеннән бәяләүгә өйрәтергә мәҗбүр калабыз.

Слайд 18[править]

  • Экранда: Тәкъдим һәм киңрәк эш төркеменә чакырылганнары
  • Текст: Сүзгә алынган мөмкинлекләрне куллануны гамәлдәге Татарстан программаларына кертү һәм Викимедиа проектлары эчендә төбәккә бәйле эчтәлекнең булдырылуын һәм үсүен тизләтү өчен, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы кысаларындагы Викимедиа эш төркемен тармак-ара статусына күтәрергә тәкъдим итәм. Алга таба очрашуларда каралу өчен, төбәккә бәйле эчтәлекнең халыкара танылуына һәм татар теленең глобаль кулланылу сәләтенә өлеш кертәчәк өстәмә гамәлләр исемлеге тупланып тора.

ТР Президенты беркетмәләре протоколына пункт[править]

Татарстанда төбәкнең мирасын һәм бүгенге хәлен илкүләм һәм халыкара танылуын үстерүдә Викимедиа проектлары мөмкинлекләрен системик рәвештә куллануны оештыруга юнәлгән тармакара эш төркемен булдыру

Катнашуга чакырылган тармак экспертлары:

Эш төркеме каравы өчен тәкъдимнәр[править]

  1. Республикада башкарылган «ТРның Милли электрон китапханәсе», электрон музейлар проектлары нәтиҗәлелеген үстерү, мәдәни мирасны саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру институтларының заманча цифрлы җәмгыять тормышының чынбарлыгына интеграциясенең халыкара тәҗрибәсен үз итү өчен ТР китапханәләр һәм музейларны РФ Президенты Грантлары Фондыннан финансланган "Ачык китапханә"/ "Ачык мирас" проектында актив катнашуына җәлеп итү.
  2. Россиянең кануннары буенча махсус мәҗбүри яклану таләпләре булмаган галереяләр, китапханәләр, архивлар һәм музейларның фондларын тасвирлаучы каталогларына машина укырлык форматларда ирешүчәнлекне оештыру өчен, аларны иҗтимагый милек хокуки статусына күчерү һәм Викимәгълүмат белем базасын актив кулланучы ясалма интеллект системалары аркылы мәдәни мирасыбызны глобаль дәрәҗәдә популярлаштыруны оештыру.
  3. Глобаль табылу, ирешүчәнлек һәм укылуны үстерү өчен, җирле авторларының хезмәтләрен электрон яки басма килеш чыгаруны финанслаучы бар республика идарә һәм оешмалары регламентларына эксклюзив авторлык хокукларын тапшыру, материалларны исә цифрлау һәм ирекле хокуки лицензияләр нигезендә эшләүче медиафайллар тупланмасы Викиҗыентык һәм билгеле авторлар булдырган текстлар китапханәсе Викиханәгә йөкләү буенча рекомендациясен кертү
  4. Татар теле ягыннан, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең бәйле институтлары специалистлары катнашында охшаш Вики-компетенцияләр үзәген Бөтендөнья татар конгрессы челтәре эчендә булдыру.
  5. «Татар энциклопедиясен» һәм төбәктәге чыганакларыннан финансланган башка контент-сайтларны ирекле хокуки лицензияләренә күчерүне тизләтү — Google тәрҗемәчесен өйрәтү өчен Википедия текстлары җыелмасы иң уңайлы ысул булып тора, бу гамәл адекват татар телле машина сервисларының барлыкка килүен тизләтәчәк.
  6. Викимәгълүмат белем базасы мөмкинлекләрен өйрәнү һәм Татарстан файдасына мөмкин кадәр киңрәк куллана башлауны тизләтү, аны татарчалаштыру өчен ТР ФАнең Г.Ибраһимов ис. ТӘСИ специалистларын җәлеп итү — башка әйберләрдән тыш, бу Татарстан электрон хезмәтләрен дөньяның теләсә нинди телдә күрсәтә башлауга, Җир йөзенең теләсә нинди ноктада Google Assistant, Siri, Echo, Алиса һ.б. виртуаль ассистентлар ярдәмендә кирәкле хезмәтләргә татар телендә ирешүгә юл ачачак.
  7. Республика халкының киң катламнарында Вики-компетенцияләрне үстерү һәм төбәгебезне илкүләм һәм халыкара танылуын үстерүгә юнәлгән мәгълүмәти волонтёрлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлгән системалы эшчәнлекне башлату
    1. Бәйле компетенцияләрне үстерү һәм халыкара Викимедиа хәрәкәтенең БМО системасы халыкара институтлары белән хезмәттәшлектә республиканың күренүен көчәйтү өчен, РФның ЮНЕСКО белән ассоциацияләнгән мәктәпләр челтәренең Татарстан мәктәпләренә "Мәгариф өчен Викимедиа" проектына кушылырга тәкъдим итү — ЮНЕСКО ассоциацияләнгән мәктәпләр челтәренең глобаль координаторы тарафыннан хупланган.
    2. Татарстан — Яңа Гасыр телеканалы специалистларына «Һәрбер әрмәннән — туган телендә берәр Википедия мәкаләсе» (1, 2) төрендәге татар һәм рус телле иҗтимагый реклама, шулай ук Википедия һәм башка Викимедиа проектларында эшләү белән таныту видео дәресләрен яздыру белән ярдәм итүне, соңыннан боларны ирекле хокуки лицензия нигезендә эшләүче Викиҗыентык һәм YouTube саклагычларына йөкләүне киңәш итәргә
    3. ТР район үзәкләрендәге китапханә һәм башка иҗтимагый үзәкләренә Викимедиа проектларында Татарстанның бүгенге чынбарлыгы һәм мәдәни мирасын таныту белән шөгыйльләнергә теләүчеләргә аларның мохитләрен, җиһазларын һәм башка мөмкинлекләрен куллануны рөхсәт итү белән ярдәм итәргә тәкъдим итү.
    4. РФ пенсионерлар берлегенең Татарстан бүлегенә Викимедиа проектларында катнашу белән таныштыруны Өченче буын университеты программасына кертергә тәкъдим итү.
  8. Республиканың татар телле мәгариф хезмәткәрләре җәмгыятенә Викиверситетның татар телле бүлеген Вики-инкубатор эчендә булдыру һәм үстерүдә катнашырга тәкъдим итү.

Слайдлар[править]