Умный регион/Направления/Региональное многоязычие/tt

Материал c сайта НП «Викимедиа РУ»
Перейти к навигации Перейти к поиску
Тел/ Tel: русский · English · татарча / tatarça


Акыллы төбәк.РФ
Россия Федерациясенең региональ үсешен тәэмин итүдә
Викимедиа проектлары мөмкинлекләрен куллану

Баш бит   Проект турында   Идеология   Стратегия   Юнәлешләр   Компетенцияләр   Адымнар   Төбәкләр   Күптеллелек
"Бүген кулланылган якынча 7000 телдән ... 5% тан әзрәгендә генә ... цифровой чорында да яшәүләрен дәвам итәргә мөмкинлекләре саклана бирә әлегә. ... Бу тикшеренүнең нәтиҗәләрен алдан кыскача шулай белдерергә була: Үз Википедиясе булмаган телнең шанслары юк."[1]

— Андраш Корнай

[В]акыт җитте ки, ... тел фикерләү образларын тасвирлау ысулы һәм коралы сыйфатында гына калды. ... Үсештәге тел гадәттә көндәлек тормышының бар мохитләрендә аралашу өчен кулланыла. Бер генә мохитен дә -булсын берәр фән яки сәнгать өлкәсен, җитештерү яки хезмәтләр күрсәтү тармагын - бу телдә аралашудан (ягъни фикерләү образларын тудырудан) чыгару – аны төзелмәслек килеш сугып бәрү була, бу телне юкка чыгаруга булыша. ... [Кешеләрнең дөнья турындагы] яңалыкларны бу телдәге тәгъбирләрдән көтүләренә ашкынырга кирәк.

— Гайнулла Ф. Шайхиев[2]

"Телне һәм мәдәниятне саклау өлкәсендәге парадокс - үзгәрүләре аркылы гына сакланыла алуында. Үзгәрешләрдән фәкать үле (юкка чыккан) мәдәният һәм телләрне генә тулысынча саклап була."[3]

Annika Pasanen, Janne Saarikivi

"Яшьләрнең үзләрен мирас телләре белән тиңләштерү өчен, бу тел белән бәйле булган кызыксындыргыч кыланыш үрнәкләрен таба алулары зарур. Өй һәм мәктәп кебек тел кулланылыш мохите инде җитәрлек түгел, үткән турында ностальгия хисләренә нигезләнгән фольклор мәдәнияте бер дә кызыксындырмый. Шулай да, яшьләр мәдәниятен аларның мәдәни төркеменә кермәгәннәргә төзү читен — үз мәдәниятен һәм кызыксындыргыч кыланыш үрнәкләрен яшьләр үзләре генә булдыра ала. Модернизация процесслары аркылы узучы җирле тел җәмгыяте вәкилләре өчен бу игътибарны таләп итүче бик зур авырлык булган мәсьәлә булып тора."[4]

— Анника Пасанен, Янне Саарикиви

Россия халкын төбәк үсешенә һәм җәмгыятьнең җитештерүчәнлеген үстерүенә юнәлгән эшчәнлеккә эмоциональ дәрәҗәдә җәлеп итү өчен безнең уникаль кыйммәтле ресурс булган илнең традицион мәдәни күптөрлелеген һәм күптелелеген куллану мөмкин һәм дөрес дип күренә. Аеруча әһәмиятле нәтиҗәләргә РФ субъектлары дәүләт һәм рәсми телләрендә сөйләшүче тел җәмгыятьләре белән системалы эшләү аркасында ирешеп була.

Гомуми файдасы[править]

Күбесенчә шәһәрләшкән мохиттә яшәүче мәгълүмәти җәмгыять чорында, коммуникацияләр өчен инглизчә һәм берничә региональ ярдәмчел тел (БМО телләре һәм башка киң таралганнары) җитә. Әмма глобальләшкән белем икътисады чорында аерым кешеләрнең һәм аларның төркемнәренең планетар җәмгыяте өчен төп файдалылыгы һәм нәтиҗәдәге икътисади көндәшлелек сыйфаты стандарт булмаган креатив фикерләү, акылларының сизгерлеге һәм төрлечә хәрәкәть итү моделләре куллана алудан тора. Нәтиҗәдә, элек бай идеалистларның гуманитар хоббисы гына буларак күренгән мультикультурализмның илләр һәм дөньяның төбәкләренең икътисади көндәшлелек сыйфатын үстерүгә зур өлешен кертүе аңлашылды.

Күптеллегекнең индивид дәрәҗәсендәге өстенлекләр:

Төбәк телләренең үзенчәлеге[править]

  • Берәр төбәкнең региональ телендә Викимедиа проектлары инде булдырылган икән, яңа мөхәррирләргә аларның мохитендә вики-тәҗрибә туплау күпкә уңайлырак, чөнки халыкара телләрендәгендәгеләргә карата таләпләр җиңелрәк:
    • мәкаләләр язу һәм аларны сурәтләү,
    • минималь күләм һәм матдәнең әһәмиятлелекне дәлилләү
    • кертелгән материал яки ясалган үзгәртүләрне дәлилләүче абруйлы чыганакларга искәрмәләр урнаштыру һ.б.
  • Берәр илдә яки мохиттә доминант булмаган телнең кулланылыш даирәсен үстерүгә һәм мәдәниятенең озын мөддәтле тотрыклылыгын ныгытуга өлеш кертә алу мөмкинлеге бирелдәндә, аларда сөйләшүчеләрне җәмгыять өчен файдалы волонтёр эшчәнлегенә җәлеп итү кулайрак, чөнки бу турыдан-туры аларның психологик тынычлык һәм комфорт дәрәҗәсенә файда китерә.
  • Бәйле телләрне өйрәнүчеләр яки аларда укучылар белем алу процессында Википедия һәм башка Викимедиа проектлары нигезендә башкарган эшләре һәм чишелгән биремнәренең күпсанлы кешеләргә файда китергәннәрен күреп югарырак мотивацияне күрсәтә.

Гомуми тәкъдимнәр[править]

Юл харитасы[править]

  • Контентны тудыруга юнәлгән бәйгеләр чикләрендә максатчан телләрдәге номинацияләрне яклау
  • Вики-проектларның мохитләрен түбәндәге аудиторияләрнең проектларын башкаруга тәкъдим итү:
    • билгеләнгән телләрне өйрәнүчеләрнең
    • билгеләнгән телләрдә укучыларның
    • аларны кулланучыларның

Искәрмәләр[править]

  1. "Of the approximately 7,000 languages spoken today ... less than 5% ... can still ascend to the digital realm. ... To summarize a key result of this study in advance: No wikipedia, no ascent."Digital Language Death by András Kornai
  2.  (рус.)"[Н]астал момент, когда ... язык стал лишь инструментом, средством выражения образов мысли. ... Развивающийся язык находится обычно в общении во всех сферах жизненного цикла. Исключение хотя бы одной сферы, будь она разделом какой-то науки или искусства, производства или услуг, из общения на этом языке, т.е. из производства образов мысли, наносит языку непоправимый удар, способствует его вымиранию. ... Надо стремиться, чтобы новость ожидали из формулировок этого языка."Шайхиев Г.Ф. "Язык разума. Мы думаем и по-татарски, и по-русски, и по-английски..." Казань, изд-во «Хәтер»: 2000 ISBN 5-900004-83-X сс.230-231 Глава V Раздел 9 Асимметрия в эволюции мышления.
  3.  (рус.) "Парадокс сохранения культуры и языка заключается в том, что они сохраняются исключительно путем изменения. Только мертвые языки и культуры можно полностью обезопасить от перемен", from Замятин К., Пасанен А., Саарикиви Я. "Как и зачем сохранять языки России"./ Часть I. Многоязычное общество и многоязычный индивид. Глава "Изменяющаяся роль языков", 35 с.
    ("Россия телләрне ничек һәм ни өчен сакларга". / I баб - "Күптелле җәмгыять һәм күптелле индивид", "Телләрнең үзгәрүче роле" өлеше, 35 б.)
  4.  (рус.) "Для того, чтобы отождествлять себя с родным языком, молодежи требуются привлекательные образцы для подражания, связанные с этим языком. Такие сферы употребления языка, как дом и школа, уже не вполне достаточны, ностальгирующая по прошлому фольклорная культура нисколько не привлекает. Однако молодежную культуру сложно конструировать извне — только молодежь может сама создавать свою культуру и образцы для подражания. Это представляет большую трудность для модернизирующегося сообщества носителей локального языка, на которую следует обращать внимание.", из Замятин К., Пасанен А., Саарикиви Я. "Как и зачем сохранять языки России"./ Часть III. "Пути сохранения языков под угрозой исчезновения. Практические советы", Глава "Преподавание на языке меньшинства в школе", раздел "Что кроме школы и после школы?", 162 с.
    ("Россия телләрне ничек һәм ни өчен сакларга". / III баб - "Юкка чыгу куркынычы янаган телләрне саклау юллары", "Мәктәптә азчылык телендә укыту" өлеше, "Мәктәптән тыш һәм мәктәптән соң нәрсә?" бүлеге, 162 б.)
  5. 1
  6. 2

Шулай ук карагыз[править]